Туклыклы рулет
Эштә һәм өйдә тамак ялгап алу өчен менә дигән! Бу рулетны кухняга беренче мәртәбә кергән кеше дә ясый алачак, ә нәтиҗәсе - һәрвакыт искиткеч.
Кирәк: юка ләвәш, йомшак сыр (плавленный), 2-3 йомырка, краб таякчыклары, майонез, петрушка яки укроп (тәменчә).
- Ләвәшкә юка итеп йомшак сырны угыч аша чыгарып сибәбез (телемләп салырга да ярый)
- Өстенә угычтан чыгарылган йомыркаларны салабыз
- Краб таякчыкларын сүтеп җәябез (алар болай да кечкенә рулетларга төрелгән)
- Майонез белән каплыйбыз
- Ваклап туралган петрушка яки укроп өстибез (яраткан кеше тозлы яки свежий кыярны телемләп кисеп куя ала)
- Ләвәшне төрәсе
Бу рулетны кичтән әзерләсәң әйбәтрәк. Болай эшләгәндә ул тәмле һәм сусыл була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев