Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Тузганак балы 

Тузганак балы ясадыгызмы әле? Җитешмәгән булсагыз, сәламәтлек өчен бик файдалы кайнатма рецепты белән уртаклашабыз.

Иң мөһимен истә тотыгыз: кайнатма өчен чәчәкләрне юллардан читтә булган, экологик чиста урыннарда җыярга кирәк. Моннан тыш, чәчәкләрне иртәнге якта, яңгырсыз коры көнне җыю мөһим. Болай иткәндә, файдалы элементлары күбрәк саклана.

  • Шулай итеп, чиста урыннан яшел өлешен кертми генә 400 данә эре, матур чәчәкләрне җыябыз. 
  • Салкынча су белән бер кат юып алабыз. 
  • Чәчәкләрне кәстрүлгә салабыз һәм 1 литр 200 грамм су өстибез. 
  • 2 лимонны иттарткыч аша чыгарабыз һәм чәчәкләргә кушабыз.
  • Кәстрүлне кайнатырга куябыз.
  • Кайнап чыккач, тагын 10 минут кайнатып алабыз һәм сүндереп куябыз.
  • Кайнатма бераз суынгач, вак тишекле сөзгеч аша суын чыгарабыз.
  • Сөзелгән кайнатмага 1 кг 200 грамм шикәр комын акрын гына өстәп, 30-40 минут акрын утта кайнатып алабыз.

Тәмле булсын!

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев