Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Үсентеләрне үстерү кагыйдәләре

Яшелчә үсентеләрен әзерләү вакыты да килеп җитә. Бу эштә кайбер кагыйдәләрне белеп тору файдалы булыр.

Утырту өчен туфракны үз кулларың белән әзерләү ышанычлырак. Яшелчә культураларының күпчелеге өчен (томат, борыч, баклажан, кыяр, карбыз, суган) түбәндәге состав туры килә: җир — 30-35 процент, торф яки черемә — 30-50, ком — 25-30 процент. Кәбестә өчен ком өлешен 40 процентка кадәр арттырырга мөмкин. Томатлар катнашма сыйфатына бик үк таләпчән түгел — алар өчен туфрактагы җир өлешен 70 процентка җиткерергә мөмкин.

Орлык утырту
Чәчү алдыннан үсентеләр утыртылачак савытларны зарарсызландырырга кирәк. Аларны, хәтта яңаларын да, хлор известе эремәсендә (10 литр суга 200 грамм) яки бакыр купорос эремәсендә (10 литр суга 100 грамм) дезинфекцияләргә кирәк. Савытларның дренаж системасы яхшы, су озаклап тормасын һәм тамырлар черемәсен өчен махсус тишекләре булырга тиеш. Җылы су белән дымланган туфракны (суга куе ал төскә кадәр марганецлы калий өстәү дә файдалы) бераз тыгызлыйлар, ян-якларыннан кысыбрак куялар. 

Орлыкларны артык тирән утыртырга ярамый: орлык аның өч тапкыр калынлыгындагы туфрак катламы белән капланырга тиеш.

Җилләтеп торыгыз
Чәчүлекләргә бүлмә температурасындагы су сибәләр, пыяла яки пленка белән каплыйлар һәм әрҗәне җылы урынга куялар. Күпчелек культураларның үсүе өчен оптималь температура 20-24 градус тәшкил итә, шул ук вакытта орлыкларга яктылык кирәкми. Чәчүлекләрне көн саен җилләтеп тору мөһим, югыйсә, орлыкларга һава җитмәскә мөмкин.

Шытымнар барлыкка килүгә, савытны тиз арада якты урынга урнаштырырга, температураны беренче көннәрдә 16-18 градуска кадәр төшерергә кирәк. Тәрәзә рамнарында ярыклар булган очракта, җил өреп тормасын өчен аларны яхшылап сылап куярга, үсентеләрне турыдан-туры коры һава агымнарыннан саклау өчен батареяларны капларга кирәк.

Күчереп утырту
Үсентеләр белән янәшә бүлмә гөлләре булырга тиеш түгел, чөнки алар корткычлар белән зарарланган булырга мөмкин, ә аларның үсентеләргә дә күчү ихтималы бар. Болар — акканат (белокрылка), пәрәвез талпаны, гөблә, ончыл чык.

Беренче чын яфраклар барлыкка килгәч, үсентеләр күчереп утыртыла. Моны эшләмәскә дә була, әмма андый үсемлекләрнең тамыр системасы күпкә яхшырак, алар көчлерәк була. 

Күчереп утырткан вакытта бик сак эш итәргә кирәк, алдагы көнне үсентеләргә су сибелгән булырга тиеш. Туфракта зур булмаган чокыр ясала, үсенте шушы чокырга аскы яфракларына кадәр төшерелә, ә аннары тамырлары туфрак белән каплана һәм тыгыз итеп басып куела. Игътибарлы булыгыз, тамырлары бөгелеп калмасын.

Томатларның тамыр системасы алга таба нык таралган булсын өчен, төп тамырны озынлыкның өчтән беренә чеметеп куярга мөмкин. 

Күчереп утыртканнан соң үсемлекләр ияләшеп китсен өчен аларны 2-3 көнгә турыдан-туры кояш нурларыннан каплап куерга кирәк.

Минераль органик яки әзер ашламалар белән тукландыру үсентеләрне уңышлы үстерү өчен кирәк. Моны 2-3 тапкыр эшлиләр.

Өстәмә яктырту мөмкинлеге булмаса, температураны игътибар белән күзәтергә кирәк: караңгырак булган саен, ул түбәнрәк булырга тиеш, бу үсемлекләрнең үсешен тоткарлау өчен эшләнә (әмма температураны 14 градустан да кимрәк төшермәскә).

60 көнлек яхшы үсентеләр 20-25 сантиметр биеклектә, тыгыз сабаклы һәм 12-15 ачык-яшел яфракларга ия булырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев