Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Җәй көне зелпене ашап калырга кирәк 

Аның яфрагы, җимеше һәм кайрысы да файдалы икән.

Зелпе — иң иртә өлгерә торган җиләк. Июнь аенда күп кешенең бакчасында зелпе җитешә. Россиядә аның 50 төре билгеле, дөрес, барысы да ашарга яраклы түгел. Ашарга яраклы зелпе (жимолость) озынча формада, кара зәңгәр төстә була.

Зелпе — куаклы үсемлек, ул май урталарында чәчәк ата. Июнь һәм июль айларында җимеш бирә. Аның яфрагы, җимеше һәм кайрысы да файдалы.
Зелпенең файдалы үзенчәлекләре шактый. Ә җимеше — витамин һәм минераллар чыганагы. Аларда С, А һәм В төркеме витаминнары, глюкоза, фруктоза һәм органик кислоталар да бар. С витамины буенча зелпе лимон һәм кивидан бер дә калышмый.

Бу җиләк иммунитетны яхшыртыра. Моннан тыш, зелпе — антиоксидантлар буенча рекордсмен. Алар организмны вакытыннан алда картаюдан саклый, йөрәк, кан тамырларын, бавыр һәм баш миен ныгыта.

Зелпедә калория аз, шуңа аны диетик продукт дип атыйлар. Ул кандагы холестеринны киметергә булышлык итә. Буй-сынын күзәтеп торучы хатын-кыз зелпе җимешеннән көн саен авыз итә ала. Җиләк эсседә ашыйсы килүне һәм сусауны баса.

Антиоксидант үзенчәлекләре аркасында, ул тиренең торышын яхшырта, хатын-кызлар организмын яшәртә һәм кан басымын төшерә.

Салкын тигән вакытта, зелпедән ясалган төнәтмәне куллансаң, авыру өзлегүләрдән башка уза. Шулай ук яфрак төнәтмәсен ангина булганда куллану файдалы. 

Әбүнәчеләребез дә бу җимешне үз бакчаларында үстерә.
Алия Арсланова:
Җиләге бик тәмле. Кан басымын төшерә, шуңа күрә күп ашарга ярамый. Утырткач та, кимендә 2-3 елда җимеш биреп куандыра башлый. Ел саен җимеше була, ләкин коела. Шуның өчен зелпе куагы төбенә кайбер кеше ак тукыма куя, ә без клеёнка куябыз, шунда коела. Җыйганда, җиләген «яшерә». Коелмасын өчен, сак кына җыярга киңәш итәм. Үзем зелпе җимешен кыш өчен шикәр беләп болгатып куям. Тәмле дә, файдалы да була.

Алсу Хафизова:
Бакчабызда матур гына зелпе үсә. Җәй көне сусыл, саф һәм витаминнар белән тулы булганда ашарга яратам. Иртән җыеп, шикәр һәм мюсли кушып ашаганда — бик тәмле була. Җиләген пирог эчлегенә дә салам.
Б төркеме витаминнарына аллергиядән тыш, җиләкне куллануда каршылыклар юк. Аны көнгә 100 граммнан да артык кулланмаска киңәш ителә.

Зелпе — гаҗәеп матур үсемлек, рус телендәге тәрҗемәсе ике сүздән тора: «жизнь» һәм «молодость». Яшәргә көч һәм дәрт бирүче бу һәм башка җимешләрдән авыз итеп, үзебезнең сәламәтлегебезне кайгыртып яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X