Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

“Яңа ел” салаты

Яңа ел табынына салат рецептлары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Арадан күңелегезгә аеруча хуш килгәннәрен сайлап алырсыз, дип ышанбыз.

Кирәк:

Үзенчәлекле салат өчен 3-4 бәрәңге, 200 грамм ысланган тавык ите яки кальмар, 2 маринадланган кыяр, 3 йомырка, 1 алма, 150-200 грамм сыр, майонез, 1-2 тырнак сарымсак, тоз, төелгән борыч, бизәү өчен зәйтүн җимеше, виноград кирәк.

Әзерләү:

Бәрәңге белән йомырканы пешереп, суынганнан соң эре, сырны исә вак угычтан уарга. Кыярны, тавыкны саламлап яки шакмаклап турарга. Алманы чистартырга, эре угычтан уып, каралмасын өчен өстенә лимон согы салырга. Иң яхшысы, алманы салатны ясаган вакытта гына угычтан уыгыз. Алма яратмыйсыз икән, салатка аны салмаска да була.

Майонезны сарымсак белән болгатырга. Салатны катламлап ясарга кирәк. Һәр катламы саен сарымсаклы майонез сыларга.

Беренче катлам: бәрәңге.

Икенче катлам: туралган кыярның яртысы.

Өченче катлам: ысланган тавык ите яки кальмар.

Дүртенче катлам: калган кыяр.

Бишенче катлам: йомырка.

Алтынчы катлам: алма (теләгән очракта).

Җиденче катлам: сыр.

Өстен майонез белән сылаганнан соң зәйтүн җимеше, виноград белән бизәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев