Ябыктыра торган салат
Ябыгучыларга һәм табынны гадәти булмаган ризык белән бизәргә теләүчеләргә менә дигән рецепт. Һәрвакыттагыча: тиз, җиңел һәм тәмле.
Кирәк:
Салат яфраклары
Черри помидорлары
Авокадо
Хөрмә җимеше (финики)
Әзерләү:
Салат тарелкасына салат яфракларын салабыз.
Черри помидорларын урталай кисәбез.
Хөрмә җимешен чистартабыз, буй-буй кисәкләргә турыйбыз.
Соус:
3 аш кашыгы зәйтүн мае
1 чәй калагы бал
0,5 чәй калагы горчица
Лимон согы .
Барысын кушып, яхшылап болгатырга.
Салатның өстен кыздырган кедр чикләвеге белән бизәргә.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев