Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Яшел диета

К витамины җитмәгәндә тәндә гематомалар чыга, борыннан кан килү күзәтелә.

К витаминын күпләр белмидер. Тик ул безнең организмга бик кирәкле витамин. Ул аксымны синтезлауда, канның оешуын тәртиптә тоту өчен кирәк. Моңа өстәп иммун системасын ныгытуда да әһәмияте зур. Безнең өчен бу витамин бик мөһим һәм организмда аны тиешле дәрәҗәдә саклау зарур.

 

Нигә кирәк?

— Канның оешучанлыгын җайлый. Тик К витаминының кирәгеннән артык булуы канның куеруына, тромблар барлыкка китерергә мөмкин.

— Сөякләрне ныгыта. К витамины көндәлек азыктан кальцийны үзләштерергә булыша.

— Иммун системасының тиешле дәрәҗәдә эшчәнлегенә ярдәм итә.

— Аксым синтезында катнаша.

— Шикәр диабетын профилактикалауда мөһим роль уйный. Ул кандагы шикәрне тиешле күләмдә тотып торырга ярдәм итә.

 

Витамин кытлыгы

Гадәттә яңа туган балаларда К витамины җитмәү күзәтелергә мөмкин. Өлкәннәрдә ул сирәк очрый. Без ул витаминны азыктан алабыз. Тик эчәклектә азык эшкәртү процессы бозылган очракта организм К витамины кытлыгы кичерергә мөмкин.

К витамины җитмәгәндә тәндә гематомалар чыга, борыннан кан килү күзәтелә. Аеруча кискенләшкәндә эчкә кан савуга, артериаль кан тамырлары стеналарына тозлар утыруга, кимерчәкләрнең сөякләнүенә, балаларның һәм яшүсмерләрнең үсүче сөякләренә зыян китерергә мөмкин.

К витаминының организмда кирәгеннән артык туплануы да куркыныч. Ул канны куерта һәм бу варикоз, тромбофлебиттан интегүчеләргә куркыныч. Мигрень, холестерин дәрәҗәсе югары булучыларга да аны контрольдә тотарга кирәк.

Дөрес, белгечләр ышандыруынча, К витаминына бай булган азыкларны күпләп ашап кына аны организмда кирәгеннән артык туплау мөмкин түгел. Организм кирәк кадәрле генә витаминнарны азыклардан туплый, калганын кабул итми. Ә менә медикаментоз формада, әйтик витамин төймәләрен күпләп эчү организмда витамин күләмен арттыра. Шуңа күрә, гомумән теләсә кайсы витаминнар комплексын кабул итәр алдыннан табиб белән киңәшәләр.


Көндәлек күләме

Өлкәннәр өчен 120 мкг, 13 яшькәчеләргә — 60 мкг, ә яшүсмерләргә 75 мкг киңәш ителә. Антибиотиклар кабул иткәндә К витаминының күләмен арттыралар.


Үзләштерү өчен нәрсә кирәк?

К витамины майларда эри, шуңа күрә А витамины кебек аны майлы продуктларга өстәргә кирәк (үсемлек мае салынган салатлар, атланмайдан соуслар һ.б.). сүз уңаеннан, майсыз ризыклар диетасында утыручыларда К витамины дефициты булырга мөмкин.


Нәрсәдә бар?

Сирәк булса да, К витамины кытлыгы көндәләк рационда файдалы матдәләр җитмәүдән дә килеп чыга ала. Кыш көне безнең өстәлләрдә яшелчә, җиләк-җимеш сирәгәя. Шул чагында организмга өстәмә К витамины кертү турында уйларга кирәк.


Петрушка (100 граммда 1640 мкг)

Петрушкада К витамины көндәлек нормадан 10 тапкырга күбрәк. Бу яшелчәне күпләп ашап булмый. Тик аны күп ашарга да кирәкми, азрак петрушка яфракларын капкаласаң — шул җиткән.


Шпинат (100-483)

Аны тикмәгә генә дөньяда иң файдалы үсемлек дип йөртмиләр. Шпинат ашкайнату процессына ярдәм итә, күп күләмдә үсемлек аксымы бар, метаболизмны тизләтә, организмны А витамины белән тулыландырып күз күремен яхшырта.

Петрушкада К витамины көндәлек нормадан 10 тапкырга күбрәк. Бу яшелчәне күпләп ашап булмый. Тик аны күп ашарга да кирәкми, азрак петрушка яфракларын капкаласаң — шул җиткән.


Кәбестә (100-76)

АС витаминына бай булудан тыш, К витамины да бирә. Бер кәбестә салаты порциясе ашасагыз, көнлек витаминнар белән тәэмин ителәсез.


Брокколи (100-102)

Әлеге яшелчә фосфор, магний, кальций, тимер, цинк һәм В, С, К витаминнарына бай. Брокколи ашкайнатуга, иммун системасына яхшы тәэсир итә. Антиоксидантларга, ялкынсынуга каршы үзлекләргә ия.

Чыганак 
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев