Яшел тәмләткечләр файдасы
Белгечләр кайсы яшел тәмләткечнең файдалырак икәнен ачыклады.
Белгечләр кайсы яшел тәмләткечнең файдалырак икәнен ачыклады. Беренче бишлеккә: укроп, петрушка, сельдерей, руккола, фенхель кергән.
Сельдерей А, В, K һәм Е витаминнарына бай. Анда протеин бар, шуңа эчәклек өчен файдалы. Стресстан коткара, арыганда көч кертә, су-тоз алмашын җайга сала, хәтерне яхшырта.
Укропта В төркеме, С, А, Е, Р витаминнары, тимер, кальций, магний, фосфор күп. Ул кан тамырларын киңәйтә, баш мие эшчәнлеген яхшырта, ашказаны-эчәк тракты авыруларыннан булыша.
Петрушкада С витамины цитруслылардан өч тапкыр күбрәк. Анда А, Р, Е витаминнары, фосфор, кальций, магний бар. Петрушка иммунитетны күтәрә, ашказаны-эчәк тракты авыруларын кисәтә, организмнан артык сыеклыкны чыгара.
Фенхель Е һәм В витаминнарына бай. Иммунитетны күтәрә, эчәклек эшчәнлеген яхшырта, бөер, бавырга файдалы.
Руккола клетчаткага бай, аппетитны киметә, шунлыктан ябыгырга булыша. Ашкайнату системасына файдалы, иммунитетны күтәрә, канда шикәрне киметә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев