Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Яшел төс байлык китерә

Акчаның тартылу көчен беләсезме? Аны бурычка бирү һәм алу турында берничә кагыйдә бар.

Акчаны мөмкин кадәр ешрак бурычка бирегез, ә үзегез әзрәк тотарга тырышыгыз. Чөнки бурычка биргән акчагыз үзегезгә икеләтә күбрәк кайткан кебек булачак.

Сишәмбе көнне бурычка акча алма. Гомер буе бурычлы яшәрсең. Дүшәмбедә бурычка бирмәсәң, әйбәтрәк булыр. Кыйммәтле товар алырга уйласагыз да, акчаны дүшәмбе көнне түләмәгез.

Кич белән акча алмавың да, бирмәвең дә хәерлерәк, юкса акчаңның бәрәкәте качар.

Кич белән акча бирергә туры килсә, гадәттә, уң кул белән бирәләр, ә бурычны алганда сул кул белән алалар.

Түләгәндә акчаны бөкләп бирергә тырышыгыз. "Ачык" килеш бирсәгез, аның "көче" югалачак.

Акча янчыгыңны беркайчан да буш тотма (нинди генә хәлдә булсаң да, бер сум калырга тиеш). Янчыкта яшел төстәге акча тотарга кирәк. Яшел төс - байлык билгесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев