Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Йорт һавасын чистартучы биш үсемлекне атадылар

Өй һавасында бик күп зарарлы матдәләр бар. 

NASA галимнәре бүлмә һавасында даими рәвештә трихлорэтилен, бензол, аммиак һ.б шундый зыянлы органик кушылма өлешләре булуын ачыклаган. 

Бүлмә хризантемасы
Бу үсемлек — NASAның яраткан гөле. Космик агентлык офисларындаһава чистарту өчен нәкъ менә бу чәчәкләрне кулланалар. Алар бүлмәләрдәге аммиак, бензол һәм формальдегидны нәтиҗәле юкка чыгара. 

Хлорофитум 
Бу үсемлек фатирны җыештырганда кулланылган химикат өлешләребелән нәтиҗәле көрәшә. 

Джемсон герберасы
Чәчәк атучы бу матур гөл һавадагы трихлорэтилен, формальдегид һәм бензолны юкка чыгара. Җылы һәм кояш ярата.

Сциндапсус 
Һаваны формальдегид һәм бензолдан нәтиҗәле чистарта. Бу агулы үсемлекне балалар һәм хайваннардан ераграк тотарга киңәш ителә. 

Драцена
Бу чәчәкләр песиләр һәм этләр өчен агулы , әмма ул һавадагы бензол, трихлорэтилен һәм ксилолны юкка чыгара.

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев