Алабугалы Юрий Федоров үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде
Хәрбинең әти-әнисе батыр уллары турында сөйләде.
Җитәкчеләр киңәшмәсендә район башлыгы Рөстәм Нуриев махсус операция зонасында сугышчан бурычларны үтәгәндә батырларча һәлак булган Юрий Федоровның Батырлык орденын аның әти-әнисенә тапшырды.
Федоровлар моннан бер элек улларын югалту кайгысын кичерә. Виктор Михайлович һәм Галина Анатольевна герой турында истәлекләре белән уртаклашты.
Юра Алабуганың 6 нчы мәктәбендә укыган.
— Ул әйбәт укыды. Директор янына чакырганнары да булгалады. Күңелле егет иде. Театр училищесына керергә хыялланды, — дип сөйли Виктор Михайлович.
Мәктәптән соң Юрий 1 нче лицейга укырга керә, анда электрик һәм машина йөртүче һөнәрен ала. Аннары Рязань өлкәсендә Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Анда югары хәрби академияне тәмамларга теләсә дә, барып чыкмый.
Армиядән соң инкассатор булып эшли. Аннары үз эшен башлап җибәрә, йөк ташу белән шөгыльләнә. Эш белән беррәттән актив ялга да вакыт таба, дуслары күп була, балыкка йөри. Төрле шәһәрләр буйлап сәяхәт итәргә ярата, Татарстан һәм Россияне — Түбән Новгородтан Кырымга кадәр йөреп чыга.
Аралашучан һәм оптимист, Юрий тиздән өйләнә, улы туа. Икенче никахтан ике кызы туа. Юрий фатир сатып ала, йорт төзергә ниятли. Әти-әнисенә ярдәм итеп тора. Эшмәкәр буларак үсәргә, Казанда икътисад, менеджмент юнәлешендә югары белем алырга хыяллана.
Юрий 2022 елның сентябрендә, мобилизациянең беренче дулкыны вакытында хезмәт итәргә китә.
— Ул чакта 60ка якын кешене озаттык, арада аның дуслары, безнең ишегалдында үскән егетләр дә бар иде. Мин Юра белән Казанга кадәр бардым. Аннары аларны шәһәрләргә, полигоннарга тараттылар. Ул безгә барысын да сөйләп тормады. Сватово, Авдеевка турында беләбез. «Барысы да яхшы, әти» дип кенә әйтә иде, — дип уртаклаша Виктор Михайлович.
Кече сержант Юрий Федоров зенит установкасы командиры итеп билгеләнә. Сугышчы ярты ел саен өенә ялга кайта. Әти-әнисе әйтүенчә, фронттан күп балалы әти буларак кайту мөмкинлеге тугач та, Юрий «анда минем егетләр. Мин аларны ташламыйм» дип, кайтудан баш тарта. Юрий хезмәттәшләре өчен җан атып тора. Берничә тапкыр коткара, үзен аямыйча дроннардан каплый. Кече сержант батырлыгы өчен рәхмәт хатлары, бүләкләр ала. Мәскәүгә Батырлык орденын тапшырырга чакыруларын көтте, дип искә ала Галина Анатольевна.
Соңгы сугыш алдыннан Юрий яралана. Госпитальдән чыгып, озак та үтми, зенит установкасы командирын Бердычи торак пункты янына задание белән җибәрәләр.
— Шунда ук 14 кешене алгы сызыкка җибәрәләр. Алар артиллерия утына эләгә. Ниндидер бер йортка кереп яшеренәләр, анда җимерекләр астында калалар. Ярдәм көтәләр. Безнекеләр анда өч айдан соң гына керә ала. Бөтен төркемнән бары берсе генә исән калган. Аны табасым килә, ләкин әлегә кадәр тапмадым, — дип сөйли Виктор Михайлович.
23 февральдән 12 майга кадәр әти-әниләр шактый йокысыз төннәр үткәрә. Герой белән хушлашу Алабугада июнь аенда гына уза.
Хәзер Виктор Михайлович һәм Галина Анатольевна оныклар үстерә — әби-байның сигез оныгы бар, шуларның өчесе — Юраныкылар. МХО сугышчыларына ярдәм итәләр, сугышчылар төркеменнән хәбәрләр алалар, акча җибәрәләр, "Игелек планетасы"на азык-төлек һәм медикаментлар китерәләр.
— Кием-салым, кадаклар, баулар, көрәкләр, азык-төлек сатып алдык. Генераторларга акча җыйдык. Ярдәмнәре өчен район администрациясенә, Алабуга егетләре янына шәхсән үзе барган Рөстәм Нуриевка зур рәхмәт. Шәһәр бик әйбәт ярдәм итә, йөкләрне машиналар белән җибәрәләр. Кураторыбыз Римма Булановага рәхмәт, ул молодец. Үзе дә улын югалтты, ләкин башкаларга ярдәм итәргә көч таба, — дип рәхмәтен белдерә Виктор Михайлович.
Галина Анатольевна да волонтерларга көченнән килгәнчә ярдәм итә. Гуманитар штабта коры ашлар әзерләүдә катнаша, маскировка челтәрләре үрә. Гомуми эшкә үз өлешен кертү теләге бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев