Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА

75 елдан соң тапшырылган бүләкләр

Бөек Ватан сугышы ветераны Антон Шлыковның бүләкләре аның туганнарына кадәр 75 елдан соң барып җиткән. Бу атна башында Казанда РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә аларны ветеранның кызы һәм оныгына тапшыру тантанасы булды.

«Әтинең бүләкләре барлыгын белмәдек. Улым бабасы турында мәгълүмат эзли башлады һәм аның Калининград өлкәсендә жирләнгәнен белде. Ул анда үзе барып та кайтты, әмма, кызганыч, төгәл җирләү урынын табып булмаган. Аннары ул Калининград Хәрби комиссариаты белән элемтәгә керде, аның хезмәткәрләре Подольскка мөрәҗәгать итте. Әтиемнең бүләкләре барлыгын шуннан белдек тә. Бу мәгълүмат соңрак Татарстанга да җибәрелде», — дип сөйли геройның кызы Антонина Субботина.
Шулай итеп, лейтенант Шлыковның батырларча сугышуы һәм героик үлеме турында мәгълүм булган. Беренче бүләк — Кызыл Йолдыз ордены аңа 1944 елның 5 октябрендә бирелә. Дубисса елгасы янында ул дошманның оборона линиясен өзә, яшерен рәвештә алга чыга һәм пулемет взводы уты белән станоклы пулеметны, 2 кул пулеметын, 12 немец солдатын юк итә. Дошман Гримзе районында көчле ут ача, шул рәвешле килүче пехотага юлны яба. Алабугалы үз пулеметларыннан дошманның ут нокталары буенча ут ачып, 2 станок пулеметы, 1 кул пулеметы һәм 10 немец солдатын юк итә.
Икенче бүләк — I дәрәҗә Ватан сугышы ордены аңа соңгы сугышта күрсәткән батырлыклары өчен, үлгәннән соң бирелә. 1945 елның 19 гыйнварында Антон Шлыков Рагнит шәһәре өчен сугышта беренчеләрдән булып шәһәргә бәреп керә, урам сугышында 45 немец солдатын һәм офицерын юк итә. Неман елгасы янына чыкканда тагын сигезне юк итә һәм 5 немец солдатын әсилеккә ала. 20 гыйнварда Тильзит шәһәре читендәге сугышта 10 немец солдатын һәм 3 кул пулеметын юк итә. Бу сугышта ул һәлак була. Өйдә аны хатыны һәм дүрт баласы көткән.
«Яраланганнан соң ул бер мәртәбә өйгә кайтып киткән иде. Шул вакытта Тарловкага баруыбызны һәм аның мине җилкәсенә утыртып баруын хәтерлим», — дип искә ала Антонина Антоновна. Ул Алабуга хәрби комиссариаты хезмәткәрләренә, хәрби комиссар Николай Битюковка әтисе бүләкләрен алырга барырга булышканнары өчен рәхмәт белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев