Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА

8 ел буена, ахыргача бергә

Иске фотография өчен вакыт кысалары юк. Алар кеше хәтерен саклаучы. Хәтер – төрле буын кешеләрен берләштерә, үткәнебезне бүгенгесе һәм киләчәге белән тоташтыра торган нәрсә. Сугыш еллары фотосурәтләре үткән, бүген һәм киләчәк арасындагы шундый бер чылбыр булып тора. Бер фотосурәт турындагы истәлекләре белән Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрәкыйп Мөбарәк улы Мөбарәкшин уртаклашты.

Габдрәкыйп Мөбарәк улы тумышы белән – ТАССРның Арча районы Курайван авылыннан. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, ул җирле колхозда төрле эш башкаруга керешә. 1944 елда 17 яшьлек үсмер фронтка алына. Фронтта Һава армиясенең 36нчы штурм авиация полкы радисты булып хезмәт итә. Ул күп кенә орден-медальләр белән бүләкләнгән: 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре, “Фронтовик 1941-1945” билгесе һәм башкалар.

Гәбдрәкыйп Мөбарәкшин шкафтан үзенең хәрби, инде саргаеп килгән фотосурәтләрен алып, хатирәләре белән уртаклашты. Шуның берсендә ике яшь егет сурәтләнгән. Ә бит нинди яшь булуларына карамастан, алар инде күпме авырлыклар күргән. Ветераннарыбыз сөйләгән истәлекләр белән танышып, без аларның ничек иртә үсеп җитүен, үз Ватаныбызны сакларга сәләтле, кирәк булса үз гомерләрен дә бирергә әзер булган кешеләр икәнен аңлыйбыз.

– Бу фотосурәттә минем дустым, Ютазы егете – Ризван Зарипов. Кайчан төшерелгәнен һәм кем төшергәнен төгәл генә хәтерләмим инде, күпме еллар узган бит, 1947-1948 еллар дип уйлыйм. Бергә хезмәт иткәч, шулай танышып киттек, якташлар булып чыктык. Армия сафларында да һәр кеше үз эшен башкара, һәркемнең үз бурычы бар. Ул клубта кино күрсәтә иде. Без аның белән 8 ел бергә хезмәт иттек. Яшь егетләр булып киткән идек, 1952 елда туган ягыбызга чын ир-атлар булып әйләнеп кайттык, – дип сөйләде Гәбдрәкыйп Мөбарәк улы.

Хезмәт иткән вакыттагы хатирәләрне дә искә төшерде ветеран. Тәртипне бозарга, хәрби частьтан аерылырга, поляклар белән якыннан аралашырга ярамый иде, ди ул. Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен хәтерлисезме дигән сорауга, Гәбдрәкыйп Мөбарәк улы менә ничек җавап бирде:

– Ничек инде, әлбәттә, хәтерлим. Бу көнне мин радиостанциядә постта тордым. Иртән бу куанычлы яңалыкны хәбәр иттеләр. Шатлыгыбыз чиксез иде!

Армиядән кайткан көнен дә ул яхшы хәтерли. Үзенең ике дусты белән кайткан. Алар башта Габдерәкыйп абыйның авылына, аннары Арча районы авылына, соңыннан Норлат районына бергәләп кунакка кайткан. Солдатларны авылларда бик җылы каршы алганнар. Хәзер инде алар вафат булдылар дип уфтанып искә ала Гәбдрәкыйп Мөбарәк улы.

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 75 ел вакыт үтсә дә, аның вакыйгалары  ветераннарыбыз күңелләренә бик тирән сеңеп калган. Әрнү-сыкраулар, ашарга эзләп тилмерүләр, үтмәс кебек көннәр, өшетерлек төннәр, хатын-кызларның, балалыктан иртә чыккан яшүсмерләрнең олылар белән тигез эшләүләре, онытырга теләп тә, онытып булмаслык нәрсәләр... Балачак бәхетеннән мәхрүм иткән, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән сугыш башлануын Гәбдрәкыйп абый бүген дә хәтерли. Сугыш башланганда аңа 14 яшь була. 1944 елга кадәр ул колхозда эшли:

– Хәзер кайбер мизгелләрне искә төшерәм дә, ничек түздем икән дип гаҗәпләнәм. Нинди генә авырлыклар кичерергә туры килмәде. Авылда нинди эш бар, барысы да безнең җилкәгә төште, чөнки авылда балалар, хатын-кызлар һәм демобилизацияләнгән ир-атлар гына бар иде. Ул вакытта тракторлар, комбайннар юк, бары тик атлар гына, их яхшы атларны да сугышка алып киттеләр. Минем кебек яшь малайларның һәрберсенә бер ат, аны карыйбыз, ашатабыз, урманга утынга йөрибез. 1943 елда мине бездән ерак түгел тимер юл станциясенә бер ай буена утын әзерләргә җибәрделәр, чөнки поездлар күмер белән түгел, утын белән эшли башлады. Анда мин бер әби белән бабайда тордым. Ничек атны караганмын, ашатканмын, ничек үзем исән калганмын – әле һаман да аңлый алмыйм.

Ветераннарыбызның кадерләп саклаган фотосурәтләренә карап, тарихка кагылабыз һәм алар безгә шул вакыт мохитен тоярга мөмкинлек бирә, кешеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар турында тагын бер кат искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев