Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА

Алабуга районының Танайка авылында яшәүче Татьяна Кельш бер фотосурәт турында хатирәләре белән уртаклашты

Ватаныбызны саклаган солдатларга күп нәрсә аша узарга туры килә. Ни кызганыч, күпләре инде арабызда юк, әмма алар турында истәлекләрне якыннары саклый.

Танайка авылында яшәүче Татьяна Кельш та үзенең гаилә фотоальбомында кечкенә генә саргайган рәсемне кадерләп саклый. Фотосурәтнең артына түбәндәгечә язылган: ФотодаСеменовка районы, Горький өлкәсе Малиновка авылында яшәүче ирле-хатынлы Барышевлар. Ире – Барышев Владимир Николаевич, хатыны – Барышева Глафира Алексеевна, 1942 ел”.

Владимир Николаевич һәм Глафира Алексеевна Барышевлар – Татьяна Кельшның әти-әнисе.

– Бу фотода алар өйләнешкән булган инде, – дип сөйли ул. –Әти пехотада сугышкан булган һәм ике тапкыр яраланган, ә әни сугыш вакытында тракторчы булып эшләгән. Яраланган әтине Түбән Новгород өлкәсенең Балахна шәһәрчегенә дәваланырга җибәрәләр, анда тылда яралылар өчен махсус госпиталь урнашкан була. Әткәй контузияләнгән булган. Уң кул бармакларында снаряд кыйпылчыклары калган.

Әни бервакыт шундый кызыклы вакыйга турында сөйләде. Алар авылда яшәгәннәр, кышкы караңгы кичләрнең берсендә кинәт тәрәзә каккан тавыш ишетелә. Әни барып караса – бернәрсә дә күренми, бөтен җирне кар каплаган. Анда ниндидер ак шәүлә генә күренә. Ә ул әти булган икән, кыска ак тун кигән, өстәвенә, бөтен җире диярлек бинтлар белән бәйләнгән, ул хатыны белән күрешеп кайту өчен госпитальдән сорап киткән була. Госпитальдән соң аны хәрби комиссариатка җибәрәләр һәм хәтта сәламәтлек торышы буенча запаска чыгарырга телиләр. Сугышта атарга кирәк бит, ә аның кулы эшләми. Әмма әти барыбер фронтка китәчәген әйтә. Бу 1942 елда була. Фото да нәкъ менә шул вакытта, әткәйне фронтка озатыр алдыннан, госпитальдән чыгарганнан соң төшерелгән. Әни сөйләгәнчә, аның фотога төшәрлек киеме дә булмаган, ә рәсемдә – матур кофта, аны иптәш кызы биреп торган икән. Бу фотосурәт миңа бик кадерле, анда минем әтием әле бөтенләй яшь, чибәр.

 

“Новая Кама” һәм “Алабуга нуры” газеталары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Бер фотосурәт тарихы” проектын башлап җибәрә. Әгәр сезнең гаилә архивында якыннарыгызның хәрби фотосурәтләре сакланса, алар турында сөйләгез, һәм без геройларыбыз турындагы истәлекләрне бергәләп сакларбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев