Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА

Алабугада «Җиңүне каршылап» конкурсы игълан ителде.

Шәһәр-район предприятиеләре Җиңү көненә автомобильне хәрби тематикада бизәгән өчен 50 мең сум акча ота ала.

Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган шәһәр һәм район оешмалары һәм предприятиеләре арасында хәрби тематикада автомобильне иң яхшы бизәү буенча муниципаль конкурс башланды. Ул «Җиңүне каршылап» дип атала.

Конкурста Алабуга районы территориясендә урнашкан предприятиеләр генә катнаша. 

Катнашучыларга автомобильнең Җиңү көненә оригиналь һәм кызыклы бизәлешен уйлап табарга кирәк. Аннан соң аны фотога төшереп, 4 майдан да соңга калмыйча festival.emr@mail.ru электрон адресына җибәрергә. 

Жюри әгъзалары бәяләгән вакытта автомобильне презентацияләргә кирәк булачак (шигырь, җыр, ике минуттан да артык булмаган бию тәкъдим итәргә була). 

9 май көнне катнашучыларга бизәлгән автомобильдә 8.00 сәгатькә «Мәйдан» га килергә һәм катнашучы номерын алырга кирәк. 
Нәтиҗәләр ясау, бүләкләү тантанасы 9 майда булачак. 

Төп приз — 50 мең сум. Икенче урын өчен оештыручылар 30 мең сум, ә өченче урын өчен 20 мең сум вәгъдә итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев