Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА

Алабугалы фотосы – Беларусьны азат итү символы

75 елдан соң фронтовик әти турында хәбәр алу – чын могҗиза. Алабугалы Наталья Сыромятникова белән нәкъ менә шундый вакыйга булды.

Берничә атна элек Алабуга районы Ветераннар Советына Беларусь Республикасының Слуцк шәһәреннән электрон почта аша хат килгән. Ул шәһәрдә яшәүче Людмила Люцко тумышы белән Алабугадан булган ветеран Геннадий Красновның туганнарын эзли.

Ул хатка совет солдатларының 1944 елның июлендә Слуцк халкы белән очрашуы сурәтләнгән фотографияне дә беркеткән. Бу фотография алар өчен бик кадерле һәм бу шәһәрдә генә түгел, бөтен Беларусьта да Җиңү символы булып санала икән. Аны еш кына илебезне фашист илбасарларыннан азат итү буенча материаллар әзерләгәндә кулланалар, – дип сөйләде Алабуга районы Ветераннар Советы рәисе Надежда Грахова.

Аның сүзләренә караганда, ул ветеранның исемен генә белә һәм эзләнүләрен башлый. Узган атнада гына очраклы рәвештә Надежда Александровна Алабугада күпләргә билгеле булган Наталья Сыромятникованың нәкъ менә ул эзләгән Геннадий Красновның кызы икәнлеген ачыклаган.

– Узган ел интернет киңлекләрендә әтием сурәтләнгән фотога тап булдым. Мин аны урнаштырган хатын-кызны таптым, ул бу темага тулы бер эш язган икән. Без аралашып тордык, әмма соңрак элемтә өзелде, – диде Наталья Геннадьевна.

Ул әтисенең 1942 елда фронтка 18 яшендә алынып, минометчы булып хезмәт итүен сөйләде. Тәкъдим ителгән фотода Геннадий Красновка нибары 20 яшь. – Әти сугыш турында искә алырга яратмады. Без – балалар да сорашмадык. Ул вакытта кызыксынмавыбыз начар, хәзер инде сорарга кеше дә юк, –дип уфтана Наталья Сыромятникова.

Ул шулай ук интернетта әтисенең бер бәрелеш өчен бүләкләү материалларын табуы турында сөйләде, ул вакытта әтисе авыр яраланган булуына карамастан, позицияләрне саклап кала.

Геннадий Краснов 1990 елда вафат булган, әмма аның истәлеге мәңгегә калачак. Ул гаилә фотоальбомы битләрендә генә түгел, йөрәкләрдә дә, тугандаш халык – белорусларның баннерларында һәм басма материалларында да яшәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев