Алабуга нуры

Алабугалы Сергей Соловьев улы Алексей белән концлагерьда соңгы сыену урынын тапкан бабаларының каберен күреп кайткан

Күпме еллар узгач, 2019 елның август аенда Алабуга районының Шүрнәк Башы авылыннан булган, хәзер Алабугада яшәүче Сергей Соловьев та улы Алексей белән күңелендә йөрткән уен чынга ашыра – Алманиянең Цайтхайн хәрби әсирләр лагеренда 1941 елның 22 ноябрендә вафат булган һәм туганнар каберлегендә җирләнгән бабасы – Иван Лаврентьевич Соловьевның соңгы сыену урынын күреп кайталар.

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, дип, юкка гына әйтмәгәндер халык. Бу уңайдан Сергей Соловьев һәм аның улы Алексейның башкаларга үрнәк булырлык гамәлен мисал итеп китерергә кирәк.

Бөек Ватан сугышы – бу сүзләрдә күпме кайгы, газап, үлем, күз яшьләре, югалтулар... Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә, бер гаиләне дә читләтеп узмый. Вакыт үткән саен көннән-көн ерагайган фаҗигале көннәрнең ачылмаган серләрен фронтовиклар һәм тыл ветераннары якты дөньялардан үзләре белән алып китә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар, анда һәлак булганнар, фашист әсирлегенә эләгеп лагерьларда газап чиккәннәр турында мәгълүматлар бик аз кала.

Һәр гаилә Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабайлары, туганнары белән горурлана, аларны һәрдаим истә тота. Күпме еллар узгач, 2019 елның август аенда Алабуга районының Шүрнәк Башы авылыннан булган, хәзер Алабугада яшәүче Сергей Соловьев та улы Алексей белән күңелендә йөрткән уен чынга ашыра – Алманиянең Цайтхайн хәрби әсирләр лагеренда 1941 елның 22 ноябрендә вафат булган һәм туганнар каберлегендә җирләнгән бабасы – Иван Лаврентьевич Соловьевның соңгы сыену урынын күреп кайталар. Аларның сәфәргә бәйле яңалыкларын Фирдәвес Хуҗинның газетабыз битләрендә басылган “Үлгәннәрнең каберен бел...” язмасында укырга була.

Иван Соловьев 1941 елның җәендә мобилизацияләнеп фронтка озатылган, күп тә үтмәстән “хәбәрсез югалды” дигән язу килә. Сергей Соловьев сүзләренчә, Иван Лаврентьевич язмышы турында күбрәк ачыклау турында алар гаиләсендә һәр кеше кызыксынган. Әнисе Анна Ивановна һәм аның абыйсы бу турыда сорап төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать иткән, әмма төгәл генә җавап ала алмаганнар. 2010 елда гына Иван Лаврентьевичның Цайтхайн авылы янәшәсендәге элекке концлагерь зиратында җирләнүе турында хат килә. Хәрби комиссаритта аларны чакырырга сүз бирсәләр дә, күп вакыт үткәннән соң да хәбәр булмый. Кызганыч, Иван Лаврентьевичның кызы Анна шушы көнне көтеп җиткерә алмыйча, гүр иясе була. Үткән ел Сергей Соловьев бернигә карамастан бабасы каберен үз күзләре белән барып күрергә карар итә һәм морадына ирешә. Ниһаять, озын юллар үтеп, Иван Лаврентьевич җәсәде күмелгән каберне йөзләгән чакрым ераклыкта, чит-ят җирләрдә күрү Сергей белән Алексейның күңелен кузгата. Бер яктан бабаларының җәсәде кайда ятканын беләләр, икенче яктан, сугыш елларында бабалары җәфа чиккән лагерь мәхшәрләрен күңелләре аша уздырып сызланалар.

Сергей Соловьевның шушы изге гамәле, аның тирән кичерешләре үз балаларына, оныкларына гына түгел, башка кешеләргә дә үрнәк булыр, дип ышанасы килә. Ил азатлыгы өчен көрәшкән геройларның, тыл каһарманнарының фидакарьлеге беркайчан да, беркем тарафыннан да онытылмаска тиеш.

Һәркем Сергей Соловьев кебек үзенең сугышта катнашкан бабасы, әтисе, туганнары турында якты хәтерне сакласа, Бөек Җиңүнең чын геройлары беркайчан да онытылмаячак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: