Алабуга нуры

Аларның балачагын сугыш урлаган

«Сугыш балалары...» Аларның балачагын сугыш урлаган. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллык юбилее елында бу категориягә караган кешеләр сугыш башлануы турында ничек белүләре турында сөйләде.

Надежда Разина:
«Сугыш башланганда миңа 4 яшь иде. Күп нәрсә исемдә калмаган, әмма ул вакытта бөтен авылның елаганы хәтеремдә. Повесткалар килә, ир-атлар атларга утырып китә. Башта әтине, аннары ике абыйны сугышка алдылар. Бер абыйга бәхет елмайды, ул исән кайтты. Әти ике елдан соң, ә 1945 елда әни вафат булды. Бер абыебыз вафатыннан соң без 10 бала калдык, аларның 3се балалар йортына эләкте, шул исәптән мин дә, калганнары эшли башлады. Балалар йортыннан чыккач, мине башлангыч сыйныф укытучысына укырга җибәрделәр. Аннан кияүгә чыктым. Гаиләбездә өч бала туды».
Георгий Чешков:
«Сугыш башлану кебек әйберләр турында беркайчан да онытмыйсың. Миңа ул вакытта 6 яшь иде. Бөтен авыл урамга чыкты, барысы да елады. Авылдашларыбызны фронтка озатуларын хәтерлим. Кызлар аларның иңнәренә яулыклар элде, атларны да чәчәкләр белән бизәп, ир-атларны гармун тавышы астында авыл башына кадәр озата бардылар. Фронттан аларның берсе дә диярлек әйләнеп кайтмады. Әтием гражданнар сугышында катнашкан иде, шуңа күрә Бөек Ватан сугышына чакырылмады, әмма безгә дә сугыш елларының авырлыгын татырга туры килде. Кычыткан һәм алабута белән генә яшәдек».
Нина Никитина:
«Мин 1936 елда туганмын, ә әтине 1941 елда сугышка алганнар. Әнием ул вакытта бала көткән була. Энем тугач, әни совхозга эшкә чыкты, ә мин энекәшемне карадым. Әти бер генә хат җибәргән, борчылмагыз, барысы да яхшы булыр, сугыш тәмамланганнан соң без элеккечә яшәячәкбез, дип язган. Тиздән аның хәбәрсез югалуы турында хәбәр килде».
Марат Сәгыйтов:
«Мин ул вакытта кечкенә идем, 6 яшьтә. Без Ленин мәйданындагы йортта яшәдек. Бер нәрсәне яхшы хәтерлим, малайлар белән бергә утырган вакытта бер ир-ат безнең янга килеп: «Сез ник монда утырасыз? Сугыш башланды бит!» диде. Әтием сугышка чакырылмады, чөнки совет-фин сугышында яраланган иде, аны кабат алмадылар. Тик ул үзе китәргә һәрвакыт әзер торды, фронтка чакыра калсалар дип, чемоданын да әзерләп куйган иде. Сугыш вакытында авыл хуҗалыгында хезмәт куйды — көн-төн басуларда югалып эшләде. Ә менә сугыш тәмамланганын бик яхшы хәтерлим. Почта үзәк бүлеге янында репродукторлар тора иде, алар буенча сугыш тәмамлануы турында мәгълүматны тапшырдылар. Барысы да бик дулкынланды, кочаклаштылар».

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: