Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА

Аларның исеме онытылмас

Язмабыз Ватаныбызның данлы уллары – бөек көрәшләрдә катнашып, зур батырлыклар күрсәткән Сәйфуллиннар турында.

Мәхмүт Сәйфуллин истәлегенә

(Бу шигырь Алабуга балалар йортының беренче директоры, егерме ике ел гомерен ятим балаларны тәрбияләү һәм укыту эшенә багышлаган Мәхмүт Фәтхетдин улы Сәйфуллинга багышлана.

Бөек Ватан сугышы елларында ул Ватаныбызны фашист илбасарларыннан батырларча яклый. Мәхмүт Фәтхетдин улы сугыш юллары буйлап күп чакрымнар үтә, Польша, Венгрия, Чехословакия һәм Германияне уза. Берлин штурмында катнаша. Курск дугасындагы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен сугышчан бүләк – “Сугышчан казанышлары өчен” медале белән бүләкләнүгә тәкъдим ителә.

Күрсәткән кыюлыгы, батырлыгы һәм каһарманлыклары өчен Мәхмүт Сәйфуллин күп кенә сугышчан орденнар һәм медальләр – Бөек Ватан сугышы ордены, “Германияне Җиңгән өчен”, “Японияне Җиңгән өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнгән)

 

Сөйлиләр аның турында

Үз итеп, якын итеп:

“Чын педагог иде” – диләр, –

Яратты һәрчак тәртип.

 

Ул игътибарлы җитәкче,

Кайгыртучан, ярдәмчел.

Чын күңелдән тырышучы

Ятим балалар өчен.

 

Һәр баланы җылытучы

Ягымлы караш белән”.

...Ә еллар катлаулы булган,

Уңышлар авыр килгән.

 

Тыныч, матур яшәр өчен

Сугыш юлларын үткән.

Фашист оясын туздырып,

Берлинга барып җиткән.

 

Хөрмәт иткән һәр сабыйны,

Җирдә һәр җан иясен.

Мәхмүт абый исеме алдында

Килә башымны иясем.

Гөлзадә ӘХТӘМОВА

 

Кадерле Мәсәгут абыема

(Әлеге шигырь Ватаныбызның тугрылыклы улы, Бөек Ватан сугышы елларында илебезне фашист илбасарларыннан батырларча яклаган Мәсәгут Мәхмүт улы Сәйфуллинга багышлана. Ул үз теләге белән фронтка китеп, Ленинградны фашистлардан саклаган 3нче укчылар полкының 145нче аерым миномет батареясында хезмәт итә. Сугышларда күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен батарея командиры итеп билгеләнә һәм дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә. Мәсәгут Сәйфуллин Ленинград янындагы каты бәрелешләрдә Ватанны саклап, батырларча һәлак була. Безнең киләчәгебез, тынычлык һәм ирек өчен гомерен дә кызганмаган геройның истәлеге мәңгелек!)

Синең матур зәңгәр күзләреңне

Ватан сугышы уты яндырды.

Баһадирдай көчле иңле абыем,

Алды сине сугыш давылы.

 

Арысландай кыю көрәштең син,

Ябырылганда фашист өере.

Син сугыштың газиз Ватаның өчен

Кыл өстендә булды гомерең.

 

Бер хатыңда яздың:

Әнием, бүген ике граната белән

Тугыз немецны дөмектердем.

Ә берсендә яздың: “Әнием, бүген

Командир булып күтәрелдем”.

 

Ә аннан соң авыр хәбәр килде:

“Батырларча, улыгыз һәлак булды”.

Газиз абыем! Ятасың син бүген

Ленинград җире куенында.

Мәңгелеккә батыр командир булып

Калдың син безнең күңелебездә.

 

Кадерле Мәсәгут абыем!

Син һәрчак безнең якты

Хыялыбыз булып яшисең.

Синең батырлыгың безнең йөрәкләрдә,

Беркайчан да истән чыкмыйсың.

Гөлзадә ӘХТӘМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев