Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА

Бер фотосурәт тарихы: курку белмәс полкташ кызлар

Безнең гаилә архивында 6га 8 сантиметр зурлыгында кечкенә генә фотосурәт бар. Ул минем кайнанамның фронтта үткән яшьлеге турында истәлеген саклый.

Рәсемдә хәрби форма кигән, кыска чәчле, җитди кыяфәтле ике яшь кыз. Фотографиянең икенче ягында ясалуының датасы күрсәтелгән: 1943 елның 5нче декабре, һәм татарчалап “Хөрмәтле әти, әни һәм кадерле абыем, миннән истәлеккә шушы фотокарточканы кабул итегез” дип язылган. Астарак –“Басыйрова София Б. һәм Архипова Клавдия И. Ростов өлкәсе, Большое Ремонтное авылы” диелгән.

Вакыттан саргайган рәсемгә игътибар белән карап, аның никадәр вакытка артка, тарих битләренә күчерә алганын, анда күпме вакыйгалар яшерелгән булуын аңлыйсың. Барак диварында сузылган солдат юрганы фонында полкташ кызларны фотога фронт фотографы төшергән.

Бу – Ростовны азат иткәннән соң, сугышлар арасындагы кыска гына ял вакыты була, андый чакларда үз-үзеңне бераз тәртипкә китерү, ял итү, йоклап алу мөмкинлеге барлыкка килгән.

Чәчләре матур итеп җыелган, гимнастеркалары чип-чиста итеп юылган һәм үтүкләнгән, якаларында ап-ак тасмалар – ни дисәң дә, хатын-кызлар сугышта та хатын-кыз булып кала алганнар. Әмма 20 яшьлек кызларның сугышта никадәр олыгаеп, җитдиләнеп китүләренә игътибар итми мөмкин түгел – күзләрендә куркуның эзе дә юк, бары тик дошманны җиңүгә ышаныч.

Басыйрова София Б. – ул Басыйрова Сәгъдәт Басыйр кызы, 1923 елда туган (частьтә аны барысы да Соня яки София дип йөрткән), ә янәшәдә Архипова Клавдия Ивановна, 1922 елгы. Икесе дә 62нче армиянең 1077 зенит-артиллерия полкында хезмәт итә, ул вакытта полкның шәхси составының күпчелек өлешен фронтка үзләре теләп киткән кызлар тәшкил иткән. Ике кыз да Сталинград сугышында катнаша, Сәгъдәт Басыйрова авыр контузия ала. Аннары 8нче гвардия армиясе составында сугышлар белән Ростов өлкәсен, Белоруссияне, Донецк, Луганск өлкәләрен азат итәләр, җиңү турындагы хәбәрне алар 1945 елның маенда Венгрия башкаласы Будапештта каршылый. Икесе дә сугыштан әйләнеп кайта.

Валентина МУХСИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев