Алабуга нуры

Евдокия Чувашова: “Сугыш вакытында без иртәгә үзебезне үк үтереп китә алачак әсир немецларны да карадык, гомерләрен саклап калдык”

Күп вакыт үтүдән саргаеп беткән нибары бер фотосурәт Бөек Ватан сугышының авыр еллары турында бәһасез истәлекләрне саклый ала.

96 яшьлек Евдокия Чувашова йортына килүебезнең сәбәбе башка иде. Башта фотография белән бәйле хатирәләр турында интервью алырга планлаштырылмады. Әмма ветеранның сөйләгәннәрен ишеткәч, аларны һичшиксез газетабыз битләренә күчерергә тиешбез дип уйладык.

Мин Алабуга районының Олы Качка авылында туганмын. 15 яшемдә Алабуга шәфкать туташлары мәктәбенә укырга кердем, соңрак ул фельдшер-акушерлык мәктәбенә әйләнде. Медицина һөнәре турында балачактан ук хыялланган идем практика шулкадәр кырыс булыр дип берәү дә көтмәгән иде

Сөйләвен дәвам итү өчен, безнең героебыз килене Людмиладан (кече улының хатыны) аңа медальләр һәм орденнар тагылган пиджагын алып килүен сорый. Аны кияр алдыннан ветеран үзенә күрә “ревизия” үткәрә – хәрби аерымлык билгеләрен кадерләп сыйпый-сыйпый барлап чыга. Горурланырлыгы бар – Евдокия Ивановна 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен”, “Японияне Җиңгән өчен” медальләре, Жуков медале һәм, әлбәттә, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. “Әбиебез гел шулай, пиджакны кигәнче, барлык медальләренең урынындамы-юкмы икәнен тикшереп чыга”, – дип аңлата килен.

– Рәсми рәвештә шәфкать туташы һөнәрен алганнан соң, 1942 елда мине фронтка алдылар. Мин хәрби комиссариат тарафыннан чакырылдым. Башта Ижевка авылындагы эвакуация госпиталенә эләктем, анда яралыларга ярдәм итәргә кирәк иде. Шунысын әйтергә кирәк, яраланган солдатларны гына түгел, хәрби әсирләрне дә карарга туры килде. Бүген аңа исән калырга ярдәм итәсең, ә иртәгә ул сине үк үтерергә тырышырга мөмкин. Әмма без яралыларны аермадык. Безнең өчен алар гади пациентлар иде.

Евдокия Чувашованың хәрби фотосурәтләренең берсе “Алабуганың тере легендалары”(2016 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан чыгарылган китап) җыентыгының бер өлеше булган. Анда пациентына кашыктан әллә су, әллә дару эчертүче яшь Евдокия Ивановна сурәтләнгән. Фотода сурәтләнгән егетне хәтерлисезме, дип сорыйм.

– Сез нәрсә, әлбәттә, юк. Минем куллар аша йөзләрчә, меңнәрчә кеше үтте бит. Мин аның хәтта совет солдатымы, яисә хәрби әсирме икәнлеген дә искә төшерә алмыйм. Ул вакытта моңа игътибар итәргә вакыт юк иде. Башта тик бер нәрсә – ничек кенә берничә сәгать булса да йоклап алырга һәм исән калырга. Сугыш вакытындагы мәхәббәт турында төшерелгән фильмнар дөреслеккә туры килеп бетми. Ул турыда уйламый идек.

Ижевкадан соң Евдокия Ивановна Арча поселогы госпиталенә эләгә. 1944 елның августында шәфкать туташын Латвиядәге армия госпиталенә, аннары Литвага күчерәләр. Җиңү көнен ул Пруссиядә каршы ала.

– Мин ул көнне хәтерлим. Җиңү турында хәбәр килгәч, барысы да шатланды, кемдер елады, кемдер урамга йөгереп чыкты, бүрекләрен һавага ыргытты. Дөрес, миңа барыбер тынычлык күрәсе булмаган икән. Сугыштан соң мине Ерак Көнчыгышка җибәрделәр, анда Япония белән сугыш бара иде. Мин анда да шәфкать туташы булып эшләдем.

Ниһаять, тыныч тормышка әйләнеп кайткач, Евдокия Чувашова үзенең һөнәре буенча эшләвен дәвам итә – Алабуга үзәк район хастаханәсенә урнаша. Ә сугыш чоры белән бәйле барлык фотосурәтләрне ул, киләчәк буыннарга булсын дип, медицина училищесы музеена тапшырган. Бүген аларны нәкъ менә шунда күрергә мөмкин.

 

“Новая Кама” һәм “Алабуга нуры” газеталары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Бер фотосурәт тарихы” проектын башлап җибәрә. Әгәр сезнең гаилә архивында якыннарыгызның хәрби фотосурәтләре сакланса, алар турында сөйләгез, һәм без геройларыбыз турындагы истәлекләрне бергәләп сакларбыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: