Геройлар турында хәтер мәңгелек
Бүген Алабуга районында 25 ветеран яши. Без алар белән горурланабыз һәм хөрмәт итәбез, әмма бу көннәрдә яныбызда булмаган ветераннар да хәтердән китми.
Евгений Акишин
“Сугыш – аның турында искә төшерәсе килми, әмма онытырга да ярамый”, – дип әйтә иде Евгений Акишин. Ул Апас районының Танай авылында туган.
Аның сөйләве буенча, сугыш башланганда унсигезенче яше киткән була, әмма туганнары ул вакытта егеткә нибары 15 яшь булганлыгын белә. Авыл җирендә күпләр тизрәк эшкә чыгу һәм гаиләләренә ярдәм итү өчен үзләренә яшь өстәгән.
1943 елга кадәр Евгений Гаврилович тылда эшли, ә 1943 елда аны Монголиягә, ил чикләрен япон илбасарларыннан якларга җибәрәләр. Бик авыр сугышлар була. Ветеран хатирәләре буенча иң авырларның берсе – Гоби һәм Зур Хинган чүлләре аша чыгу булган.
Дошман, чигенеп, барлык эчәргә яраклы су булган коеларны агулый, юл кырыенда таркала башлаган хайваннарның мәетләре аунап ята. Тузан һәм вак ком борынга, күзләргә һәм колакларга үтеп керә, тамакка эләккән комнан сулыш алу авырлаша, а тирдән чыланып беткән киемдә – тәннән чыккан тоз була. Өчәр көн ач килеш барып, күбесе эсседән үлә. Кайберәүләр, өметсезлектән, сыеклык табып булмасмы дип, үлгән хайваннарның корсакларын ярып карый. Аяклар, карга баткан кебек, комга бата. Ә чүл артында – зур Хинган кыялары. Кытай һәм Монголия японнар тарафыннан тулысынча тар-мар ителгән була, − дип яза үзенең иншасында ветеранның оныкчыгы, − безнең солдатлар андагы халыкка бөтен киемнәрен диярлек биргән, чөнки кешеләр ярымшәрә йөргән була.
Бөек Җиңү көнен совет гаскәрләре Кытайда каршы ала һәм аннан тагын ике ай кайта алмыйча тора, чөнки эшелоннар булмый. Ә алга таба – Владивосток, һәм ике ел Тын океан флотының диңгез пехотасында хезмәт итү. Ә 1947 елдан 1950 елга кадәр Евгений Акишин флот тылында хезмәт иткән, флотны азык-төлек белән тәэмин итү белән шөгыльләнгән, моңа бәйле мәсьәләләрне хәл иткән.
Евгений Гаврилович өенә, Апас районына, фронтка чакырылганнан соң 7 ел үткәч кайта. Нефть разведкасында эшли башлый, бораулау эшләрен башкара һәм скважиналарны үзләштерә.
Аннары Куйбышевка, соңыннан Болгарга, ә 1961 елда – Алабугага күчә. Биредә пенсиягә кадәр Алабуга бораулау эшләре идарәсендә хезмәт куя.
Алексей Вдовин
Алексей Николаевич Вдовин Алабуга районының Танайка авылында 1919 елда туган. 4 сыйныф белем алган.
Хезмәт юлын туган авылының “Кызыл партизан” колхозында 10 яшьтән башлый: ат караучы, балта остасы булып эшли.
1939 елда аны Ерак Көнчыгышка армиягә алалар, анда ул төзелеш батальонында балта остасы булып хезмәт итә. Ә 1943 елда Курск дугасына җибәрәләр. Алексей Николай улы 9нчы чаңгы десанты бригадасы, 4нче укчы полкы, 70нче аерым контрразведка армиясе составында ефрейтор дәрәҗәсендә хезмәт итә. Ике тапкыр кулы һәм аягы яралана. Әмма, яралануга карамастан, ул алгы сызыкка кайта.
Җиңү көнен ветеран Германиядә каршы ала, тик сугыш тәмамлануга ук өенә кайта алмый. Аны Мәскәүдә НКВД махсус гаскәрләрендә хезмәт итәргә калдырганнар.
Ниһаять, өенә кайткач, яңадан балта осталары колхозында эшли башлый. Аннан лаеклы ялга китә.
Алексей Николаевич I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре һәм берничә юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев