Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА

Гомер буе гражданнарның куркынычсызлыгын саклауда

Бөек Ватан сугышы ветераны Нуретдин Рәхмәтуллин 30 елдан артык гомерен гражданнарның тынычлыгын саклауга багышлаган. Бүген, 92 яшен тутырып килгән чагында да, үз-үзен тотышында аның үткәне чагыла.

Ремонт вакытында хезмәт итү чорында ясалган фоторәсемнәрнең күбесе юкка чыкты. Алар белән бергә кайбер медальләрем дә югалды, әмма аларга документлар сакланып калды. Күп кенә фотоларны төрле күргәзмәләргә тараттым. Өйдә Кемерово шахтерлары белән төшкән бер фото булырга тиеш, әмма кая куйганымны хәтерләмим, – дип җавап бирә ветеран, йөрәккә кадерле бер фотосурәт турында сөйләвен үтенгәч.

Әмма, сурәтләр югалган булса да, Нуретдин Нәфикъ улының искә алырлыгы шактый.

1941 елда сугыш инде көнбатыш илләрдә башланган, ә Германия белән чиктә киеренке була. Баулы районының Салих авылында урнашкан колхоз конторасында тәүлек буе телефон янында дежур тору оештырылган. Яшүсмерләр чират буенча кизү тора. Ул вакытта 14 яше тулган Нуретдин Рәхмәтуллин да үз вахтасын алып бара. Бер төндә авылдан 45 километр ераклыкта, Баулыда булган район хәрби комиссариатыннан шалтыратып, авыл ир-атларын мобилизацияләү турында хәбәр итәләр.

Ул чакта бик авыр вакыт башлана, хуҗалыкта булган бөтен эш хатын-кызлар һәм яшүсмерләр җилкәсенә төшә.

Атлар җитми иде – яхшыларын фронтка, снарядлар ташырга, кыр кухнясын йөртергә җибәрделәр. Ә калганнары кайчагында ачлыктан һәм авыр эштән йөри дә алмый иде. Ул чакта егетләр үзләре ат урынына җигелеп, сабан тарттылар. Кая барасың, җирне сөрергә, икмәк үстерергә кирәк иде, беренче чиратта, фронт өчен, – дип искә ала ул.

17 яшендә Нуретдин Нәфикъ улына да чират җитә. Ул фронтка китә, Ульяновск өлкәсенең хәрби-укчылар полкына эләгә.

– Безне тезеп бастырдылар, 7 сыйныф белемнәре булганнарга алга чыгарга куштылар. Башкалар арасында мине дә сержантлар мәктәбенә җибәрделәр. Землянкаларда, өч яруслы сәкеләрдә йокладык. Урамда 40 градус салкын, ә бездә җылыту юк. Көн саен 30-40 километр юл үттек, әмма ашатуын яхшы ашаттылар, − дип искә ала ветеран.

Сугыш тәмамланганнан соң аны эчке эшләр министрлыгының конвой гаскәрләренә җибәрәләр, алар бандит төркемнәрен тоткарлау белән шөгыльләнә, андый төркемнәр ул вакытта бөтен ил буенча эш иткән була. Шулай ук конвой гаскәрләре хәрби әсирләрне озатып йөри. Соңрак хәрбиләрне көнчыгышка җибәрәләр.

– Иркутскины узгач, безне туктаттылар һәм Япония белән сугыш озак дәвам итмәячәк, дип әйттеләр, шуңа күрә мин фронттагы сугышларда катнашырга өлгермәдем. Әсир ителгән японнарны лагерьга озатырга гына туры килде. Ул вакытта ук хәрби әсирләр көче белән Байкал-Амур магистрален төзи башлаганнар иде. Японнар бик тырыш халык. Тик алар белән дә бер күңелсез хәл булды – бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә ике японлы һәлак булды, һәм аларның ватандашлары бездән һәлак булган кешеләрнең мәетләрен бирүне таләп итте, чөнки аларның гореф-гадәтләре буенча, мәетләрне яндырырга кирәк. Ә без моны эшләргә тиеш түгел идек, һәм алар шау-шу куптарды. Ул көнне мин әсирләрне берүзем озата бардым, һәм японнарның һөҗүм итү куркынычы бар иде, − дип искә ала Нуретдин Рәхмәтуллин.

Яхшы әле, ул вакытта барысын да тыныч юл белән, корбаннарсыз хәл итә алганнар.

Демобилизациядән соң ул Коми АССРна китә, анда лагерьда янгын сүндерүче булып эшли. Эштән киткәннән соң туган ягына кайта, анда да халыкны янгыннардан сакларга туры килә. Ул бу эшне Алабугага күчеп килгәч тә дәвам итә.

− Барлыгы мин 33 ел буе погоннар йөрттем, ә төньякта эшне дә исәпкә алып, гомуми стажым 40 ел, – дип нәтиҗә ясады Нуретдин Рәхмәтуллин һәм лаеклы ялга чыкканнан соң да, халык соравы буенча, 20 ел гараж кооперативын җитәкләвен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев