Алабуга нуры

Хатирәләр гомергә калды

Фотолар тупланган шактый зур альбом... Нәкъ менә анда Бөек Ватан сугышы ветераны Кирилл Тимряковның тормышыннан хатирәләр саклана.

Хәрби-диңгез флоты формасындагы мәһабәт гәүдәле яшь егет – ветеранның йөрәгенә кадерле әлеге фоторәсемдә Кирилл Степанович әнә шундый булып сурәтләнгән. Әмма алар арасында 1943 елда фронтка чакыру алдыннан ясалган бер фото да юк. Бары тик цифрланган күчермә генә калган.

– Мин бу фотоның нинди шартларда эшләнгәнен төгәл хәтерләмим. Буада фотога төштем, авылларда фотоаппаратлар булмады. Шуннан соң мине фронтка алдылар. Миңа ул вакытта 17 яшь иде. Башта мин Горький шәһәренә (хәзер Түбән Новгород) эләктем. Элемтәче булырга укыдым. Моңа ярты елдан артык вакыт китте, чөнки нәкъ шул вакытта авыру эләктердем. Аннан мине Ленинград фронтына җибәрделәр. Ленинград шәһәре җимерек хәлдә иде. 1944 елның 10 июнендә 4нче Сталин бәрелеше башланды. Бу көнне мин коммутатор сакланган землянка янында сакчы булып тордым, ул зур булмаган күл янында, дошманнан 400-500 метр ераклыкта гына урнашкан иде. Кинәт туплардан өзлексез ату башланды! Моны безнең “Катюшалар” эшләде, ә аннан соң артиллерия. Соңрак танклар һәм җәяүле гаскәр китте, – дип сөйли ветеран.

Аның сүзләренә караганда, истәлекле фотосурәт аның туган ягы Буа районында калган, ә менә сугыш еллары хатирәләре аны беркайчан да калдырмый.

Финляндия белән сугыш тәмамланганнан соң, Кирилл Тимряков хезмәт иткән частьны Прибалтикага күчерәләр, анда техника һәм кораллары булган күп санлы немецлар уратып алынган була, якынча 7-8 дивизия. Немецлар актык чиккә җиткәнче каршылык күрсәтә, ләкин сугышның ахырына якынлашканын аңлыйлар.

– 8 майда без Латвиядә идек. Анда элемтә тоташтырылырга тиешле пунктны билгеләделәр һәм без моны эшләдек тә. Каланчалы бер сарайда утырабыз, сөйләшәбез, шул вакытта: “Сез нәрсә эшлисез? Сугыш бетте!” дип хәбәр иттеләр. Без сикереп тордык, шатлыктан кычкырып җибәрдек, кочаклашып, баш киемнәребезне күккә чөя башладык. Күзләрдә бәхет яшьләре. 9 Майда без Либавага әйләнеп кайттык. Костел (католиклар чиркәве) ишегалдында әсир немецлар һәм Ватанны саткан руслар, барысын да сакал-мыек баскан. Барысы да алар яныннан үтеп, төкереп киттеләр, – дип искә ала ветеран.

Җиңүдән соң Кирилл Степанович шунда ук өенә кайта алмаган. Яшь солдатларны хәрби кораблар өчен диңгезче итеп квалификациялиләр. Моның өчен Соловкада махсус уку-укыту үзәге ачылган. Ярты ел укыганнан соң, яшь ир-егетләрне частьларга бүләләр. Кирилл Тимряковны Төньяк флот штабына комплектлау бүлеге писаре итеп җибәрәләр. Анда ул 1нче статья старшинасы дәрәҗәсенә кадәр хезмәт итә.

− Мин “Печора” немец корабында хезмәт иттем. Ул бик зур, өч баскычлы иде, озынлыгы 101-103 метр, төгәл хәтерләмим. Ул су астын көймәләре дивизиясендә исәпләнә. Без су асты көймәләрен торпедалар белән тәэмин иттек. Палаталарда каюталар, төрле бүлмәләр һәм складлар урнашкан иде. Бик кызыклы хезмәт иде!(көлә – Авт. иск.) Нәрсә генә күрмәдек. Һәм анда кешеләр дә бөтенләй башка иде. Бер-берсе өчен берни кызганмыйлар. Мин дә шундый булып калдым, – диде ветеран.

Ул 1950 елда гына демобилизацияләнә, ә 1952 елның 6 июлендә Төньяк флот штабыннан чакыру буенча янә хезмәт итәргә бара. 4 ел хезмәттән соң, ниһаять, туган ягына әйләнеп кайта.

Алга таба трактор бригадасында хисапчы, Алших авыл советы секретаре, аннары Ырынгы (Рунга) авыл советы рәисе булып эшли. Тельман исемендәге колхозда комплекслы бригада бригадиры, ферма мөдире, техник куркынычсызлык инженеры булып эшли.

– Җиңү көнендә, гадәттә, яхшы кәеф белән уянам, тагын бер кат Җиңүне билгеләп үтүебезгә шатланам. Авырулар каядыр чигенеп тора кебек. Дөрес, еллар үзенекен итә, сәламәтлек тә элеккеге кебек түгел, шулай да, йөреп торганда аралашырга, онытылганнарны искә алырга кирәк. Күптән түгел санаторийда ял иттем – ветеран буларак миңа юллама бирделәр. Сәламәтлекне ныгыту мөмкинлеге барлыкка килүенә бик шатмын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: