Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА

Хәтер әле исән

1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы инде халык хәтеренә әверелеп бара. Җиңүгә иң зур өлеш керткән баһадирларыбызның күбесе бу фани дөньядан китеп барды. Күпме газиз җаннарның гомерләре чит-ят җирләрдә өзелде. Сугыш афәте һәммә кеше өчен уртак. Бу уртаклык – кайгы, сагыш, югалту.

Җитмеш биш ел узса да, нинди генә искә алу чаралары уйлап тапсак та, ул япь-яшь егетләрне кире кайтарып булмый. Шулай да ел саен Җиңү көне якынлашканда бу үлемсез геройларның исемнәрен, гүя хәтердән югалтмас өчен, кабат-кабат әйтәсе килә. 
1941 ел. 22 июнь. Морт авылы халкына да явыз дошман һөҗүме турындагы шомлы хәбәр килеп иреште. Һәм беренче көндә үк 26 кеше мобилизацияләнү турында кәгазь алды. Барлыгы 515 кешесен авыл сугышка озатты, билгеле, бу сан төгәл түгел. Сугыш алдыннан гына хәрби хезмәткә алынганнар да, «халык дошманы» ясап Себергә, Магниткага сөрелгәннәрнең балалары да, Донбасс шахталарына киткәннәр дә бу исемлектә юк. Алар гөнаһсыз рәнҗетелгән булсалар да, дошманга каршы беренчеләрдән булып военкоматларга юл алдылар. Әйе, авылның бер генә капкасына да сугыш җиле кагылмый калмаган шул инде. Фазлыйәхмәтов Нургалиләрдән бишәү — Нури, Нургаян, Хаҗи; Әгъләмов Муллахмәтләрдән дүрт кеше сугышка китә, Муллахмәт кенә исән кайта. Ситдыйковлар икәү — әтисе Вафа һәм улы Хәсән, икесе дә вафат була. Саттаровлар: Салих һәм улы Харис та сугыш кырында ятып калалар. Фазлыйәхмәтовлар бишәү китә, Габделфәт кенә исән кайта. Гыйззәтуллиннар: Сабирҗан, Мөбәрәкҗан, Әсхәт үлгәннәр, Рәхмәтулла гына исән кайта. Бу исемлек бик озын. Кайларда гына башларын салмады авылдашлар, Новгород өлкәсенең Язвище авылындагы 211 кешелек туганнар каберлегендә 23 яшьлек Сабирҗан ятып калды. Энесе Рәхмәтулла, Җиңүгә 40 ел булган көннәрдә барып, абыйсы каберенә Морт туфрагын салып кайтты. Сабирҗан иң тыныч профессия кешесе — укытучы иде. Ул 1937 елда Мамадыш педучилищесына укырга керә, аны тәмамлап, Морт мәктәбендә укыта, шуннан сугышка китә. Халык Мәгарифе отличнигы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Габделнур Гобәйдулла улы Гобәйдуллин аның беренче укучыларының берсе иде. Сабирҗан Гыйззәтуллинның фронттан авылдашларына язган хаты «Сталинский путь» газетасында басылган:
«Якташларга (фронттан хат). Кадерле якташлар, Алабуга районының хезмәт ияләре! Сезнең һәркайсыгызга үземнән һәм иптәшләремнән ялкынлы сугышчан сәлам. Мин Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән башлап ук инде хәрәкәттәге Армиянең данлыклы сафларында хезмәт итәм. Героик Кызыл Армиянең барлык частьлары кебек үк, безнең фронттагы частьлар да дошманга каршы чиксез зур батырлык белән сугышалар, аның җанлы көчләрен юк итәләр, техникасын җимерәләр. Кызылармеецлар, командирлар, политработниклар Ватанга бирелгәнлекләрен, батырлыкның, кыюлыкның сокландыргыч яхшы үрнәкләрен күрсәтәләр. Без сугыш алып бара торган участокларда Мамедов, Фрунзе кебек данлыклы геройлар үсеп чыктылар.
Фронтта безнең Алабуга районыннан килгән иптәшләр дә сынатмыйлар. Немец басып алучыларына каршы шулай ук кыю һәм батыр сугышалар. Фронтта батырлык һәм кыюлык күрсәткән өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнүчеләр арасында безнең райондашлар да бар.
Кадерле якташлар! Без газета һәм хатлар аша сезнең тылда бар көчегезгә тырышып эшләвегез, фронтка ярдәмне көннән-көн көчәйтүегез турында ишетеп торабыз. Бу бик яхшы. Ләкин дошманны тизрәк тар-мар итү өчен без үзебезнең көчләребезне һәм мөмкинлекләребезне тагы да ныграк тупларга тиешбез. Моны сез аңлыйсыз. Шуңа күрә дә үз постларыгызда тагын да, моңа кадәр булганга караганда да тырышыбрак эшләгез! Хезмәт дисциплинасын ныгытыгыз! Фронтка ярдәмне тагы да көчәйтегез!
Сәлам белән якташыгыз, кече лейтенант Сабирҗан Гыйззәтуллин. Төньяк- Көнбатыш фронт.»
Нинди көчле әйтелгән сүзләр!
Гыйльмулла Сафиуллин да Смоленск өлкәсенең Ярцево районы Крапивка авылында мәңгегә ятып кала. Аның гәүдәсе Ярцево шәһәреннән 15 чакрым ераклыкта урнашкан туганнар каберлегендә, исеме мәрмәр ташка алтын хәрефләр белән язылган. Гыйльмулланың улы Зиннур зур тырышлык белән белем алып, Морт мәктәбендә өч дистә елдан артык балаларга математика серләрен төшендерде.
Солтан Шакир улы Шакиров 1943 елның 20 июнендә Орлов өлкәсенең Новосильск районы Көнбатыш Аланлык авылында, Нәгыймә Фатхуллинаның ире Габдрахман 1943 елда Смоленск өлкәсендә үлеп кала. Рахманкулова Нәгыймәнең ире Закир 1943 елда хәбәрсез югала. Нәгыймә апа үзе мең бәлаләр белән карт анасы, ике сабый баласы белән немец оккупацияләгән җирләрдән көчкә туган авылы Мортка кайтып егыла. Нәгыймә Мөхәммәтшинаның улы Нигъмәтҗан үлеп кала, Хәдичә Гайсинаның ире Исрафил 1944 елны Сталинградны азат иткәндә һәлак була. Кайгылы хәбәр китерүче хатларның беренчесен Мортта Зөләйха Саттарова алды. Анда «Ирегез Миннәхмәт Саттаров 1943 елның 19 июнендә Курск өлкәсендә Светлоозерский районында җирләнде», — дип язылган. Миңнәхмәт сугышка киткәндә бишектә калган кызы Илүсә Татарстанның халык артисты, Татарстанның мактаулы мәдәният хезмәткәре дигән югары исемнәргә лаек булды. Кайгылы хәбәрле хатларны Хәдичәбану Вәлиуллина, Нәгыймә Сәфиуллина, Хәлимә Хәмидуллина, Нәфисә Шәйгалләмова, Галимә Хөснетдинова, Мәгудә Шакирова, Мәскүрә Закирова, Миңнур Миңнәхмәтова, Гатифә Сафиуллина, Рәхимә Әлмәтевалар да ала. Рәхимә апа — дүрт бала белән, Сәгадәтбану Вәлиуллина, Наилә Гайнетдинова, Рабига Ибатуллиналар өчәр бала белән тол кала. Шулай ук яшьли тол калган хатыннарның да исемнәрен искә алыйк — Фәраваз Мөхәммәтова, Газдәбану Садретдинова, Фатыйхабану Ситдыйкова, Нурәсма Фәйзуллина, Минафа Гыйззәтуллина, Фатыйхабану Вәлиуллина, Нәсимә Хуҗина. Газдәбикә Вәлиуллина ире Гобәйдулланы сугышның өченче көнендә авыл капкасыннан чыгып озатып калды. Сугыш дүрт баланы әтисез калдырды. Балалары белән тормыш ачысын йотып калган тол хатыннарның күз яшьләреннән, мөгаен, елга хасил булыр иде. 
1941 елда Морт мәктәбен тәмамлаган 16-17 яшьлек егетләр: Әхмәдулла Галиуллин, Әмир Даутов, Габделрәүф Сәлимов, Исрафил Әгъләмов, Лотфулла Гатауллиннар япь-яшь килеш сугыш кырында ятып калды. Лотфулла Гаффаров әти-әнисенә хат язган иде, ә дүрт айдан иптәшләре аның батырларча һәлак булуы турында хәбәр иттеләр. Габдулла Әхмәтов Зөһрәсенә берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласын калдырып сугыш кырында ятып кала. Өлкән улы Тимерхан тормышның ачысын-төчесен татып Морт мәктәбен тәмамлый, дөньяның танылган уйлап табучысы, профессор, СССРның шәрәфле химигы исемен ала, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Тимерханның яшьтәше Вазыйх Камаевка да тормышның иң ачысын татырга, бала-чага күтәрмәслек шөгыльләргә керешергә туры килә: «уфалла» белән урманнан утын, басудан салам ташый, печән чаба, салам эскертли. Ул заман балаларына сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китеп барган әтиләрен алыштырырга кирәк була. Шул китүдән Вазыйхның атасы әйләнеп кайтмый, кечкенә дүрт баласын ятим калдырып, яу кырында газиз башын сала, озакламый әнисе дә үлеп китә. Ятимнәрне балалар йортына җибәрергә дигән карар килгәч, күрше-күлән, мәктәп укытучылары аларны кайгыртуны үз өстенә ала. Шуңадыр инде, Аллаһы Тәгалә Вазыйх Зәйнәгебетдин улына гомерен балалар тәрбияләүгә багышлауны фарыз итә. Ул Мортта яңа мәктәп төзетеп, шунда 16 ел мәктәп директоры булып эшләгән, киң күңелле, олы җанлы зат иде.
Идрис Миңнәхмәтов сугышның беренче көненнән үк яу кырына китеп, Берлинга кадәр барып җитте, әтисе Әхмәт һәм энесе Хафиз ул бәхеткә ирешә алмадылар, сугыш кырында ятып калдылар. Җиңүнең 40 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Идрис абыйның белорус егете Иван Григорьевич Аленич белән 40 елдан соң сәхнәдә очрашуын авылдашлар әле дә хәтерлиләр. Сугышның соңгы көненә кадәр, үлемнең күзенә карап, бер-берсенә терәк булып Берлин стенасына кадәр барып җиткән ике шофер егет үткәннәрне күз алдына китерде, ирексездән аларның күзләреннән яшьләр тамды. Залдагы халык ир-егетләрне басып алкышлады һәм, кичерешләрен аңлаптыр, аларга кушылып елады.
Гариф Гани улы Ганиев Морт авылыннан Словакиянең Лутчиниц шәһәренә кадәр барып җитә. Җиңү көне алдыннан гына, 21 яшендә бер аяксыз кала. Гариф «8 Март» колхозында озак еллар эшләгәннән соң, 1957 елдан мәктәптә хезмәт дәресләрен укыта, мәктәптә 30 ел буе өзлексез эшли. Мәктәпнең хезмәтне оештыру остаханәсен тәртипкә сала, төрле җиһазлар, кораллар булдыра. 
Сугыш мәхшәреннән котыла алганнар орден, медальләр тагып кайттылар. Рәхмәтулла Гыйззәтуллин, Нәкыйп Сәйфуллин, Габдрахман Галләмов, Фәттах Гаделшин — Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары; Габдулла Зиннуров, Тимерхан Шәрифуллин, Мулланур Ризванов, Фатыйх Закиров, Гариф Ганиев, Нургали Фазлыйәхмәтов — III дәрәҗә Дан ордены кавалерлары, Илдерхан Закиров — I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры. Фәттах Нургалиев, Галиулла Хәбибуллин, Мортаза Мостафин, Габделхәй Хафизов, Хаҗи Миңнәхәтов, Шәрип Гайнуллин, Хөснулла Хәсәнов, Гомәр Газизуллин, Хәмит Кәримов, Баһман Фәрхетдинов, Фәйзрахман Габдрахманов, Миңнәхмәт Мөхәммәтшин, Гафиятулла Зиннәтуллин, Нургаяз Галиев, Галиәхмәт Хәбибрахманов, Газизулла Галиуллин, Мирзикамал Кәримовлар дары исе иснәгән батырлар. Алар Җиңүнең 40 еллыгын бәйрәм иткән солдатлар, бу көнгә сугыштан әйләнеп кайткан 261 кешенең 59ы исән иде. 1993 елда Мортта Җиңү бәйрәмен каршылаган ветераннар: Фатыйх Сабиров, Мотыйгулла Гәйфуллин, Хәбибрахман Газизуллин, Шамил Хөсәенов, Шамил Насыйбуллин, Гобәйдулла Сабиров, Мостафа Минһаҗев, Ясәви Садыйков, Миннегали Шәймәрданов, Гариф Фатыйхов, Габделфәт Фазлыйәхмәтов, Әхәт Гыйльмуллин, Әхмәтша Әхмәтшин, Никита Панфилов, Гариф Миңнәхмәтов, Зиннур Госманов, Галиәхмәт Хисматуллин, Илдерхан Гаффаров, Галимҗан Хөсәенов, Лотфулла Моратов, Ахун Сираҗетдинов, Касыйм Мөхәммәтҗанов, Шаһи Мәрданов, Шәкүр Нуриәхмәтов, Алексей Зыбин. 
Багданур Гарипов, Николай Любимов — авылда Җиңүнең 70 еллыгын каршылаучы сугыш ветераннары. Хөкүмәтебез утыз авылдашыбызны, тыл ветераннарын, Җиңүнең 70 еллыгы медале белән бүләкләде. 
Менә инде Җиңүнең 75 еллык юбилеен да билгеләп үттек. Гарипов Багданур абый бүгенге көндә унынчы дистәсенә якынлашып килүче бердәнбер сугыш ветераны. Авылыбызның җирле үзидарә рәисе Фаиз Файзрахман улы аңа хөкүмәтебезнең зур бүләген тапшырды.
Дошманны җиңү өчен тылда да фронттагыча эшләргә кирәк була. «Бөтенесе фронт өчен! Бөтенесе җиңү өчен!» кебек өндәмәләр чакыру булып яңгырый.
1941 елда Әмин Хөсәенов Донбасс шахтасыннан авылга кайта. Аны кырчылык бригадасы бригадиры итеп сайлыйлар. Колхозда бар эш кул көче белән эшләнә ул вакытта. Көн саен хөкүмәткә 30 ат йөге ашлык озатыла. Атлы транспорт белән Ибраһим Йосыпов җитәкчелек итә. Аның бригадасында: Фоат Хафизов, Фаиз Камаев, Мөбарәк Нигъмәтҗанов, Хәдичә Закирова, Нурзидә Гыйззәтуллина, Рәис Шакиров, Талип Гарипов һәм башкалар була. Урак белән урып җыюда зур көч керткән Сара Закирова, Газдәбикә Вәлиуллина, Бикә Шакирова, Хәлимә Хәмидуллина, Бану Газизуллина, Зөһрә Даутова, Гайшә Ягъфарова, Хәдичә Закирова, Зөләйха Госманова, Саҗидә Мәсәгутова, Нурәсма Гаделшина, Бану Әхмәтҗанова, Галиябану Шәйхетдинова, Камал Ситдиковалар була. Камал апаның улы Салих армиягә барганда, военкоматта анаң кем, дип сорагач: «Моя мама как комбайн, 40 сутый чыж да пыж», — дип җавап биргән ди.
Сугыш елларында корыч атларны иярләгән, комбайн һәм тракторлар йөрткән хатын-кызлар: Саҗидә Биктаһирова, Мөкәррәмә Әхмәтҗанова, Мәүҗидә Сабирҗанова, Зәйтүнә Әхтәмова, Дәлилә Шәрифуллина, Хәдичә Гарипова. 
1942 елның 10 декабре. «8 Март» колхозының гомуми җыелышында колхозчылар Саратов өлкәсе «Стахановец» колхозчыларының башлангычын яклап чыгалар һәм илебезне саклаучыларга авиаэскадрилья төзергә дигән карарга киләләр. 1943 елның 2 январе көнне 150 мең сум акча җыела. Районның «Сталин юлы» газетасы бу турыда язып чыга. Тимерче Гобәйдулла Газизуллин (кырык ел гомерен татар балаларына рус телен өйрәтүгә багышлаган Либәбә апаның әтисе) үзенең хезмәт хакыннан самолет төзергә 50 мең сум акча кертә. Ул чагында 1 пот (16 килограмм) икмәк 1 мең сум торган. Гобәйдулла ага «Минем ике улым фронтта, фашистларга каршы көрәштә, мин читтә кала алмыйм» — ди. 65 яшьлек Шәйгалләм Хуҗиәхмәтов, Мостафа Мөхәммәдиевлар 25әр мең, Гатаулла Гаффаров, Мирзаян Сафиуллин, Хөсәен Исламов, Газизулла Фазлыйәхмәтов, Галиәхмәт Галимов, Миңнәхмәт Галимов 5әр мең сум акча кертәләр. Укытучылар, авыл интеллигенциясе Әминә Яруллина, Нурия Хафизова, Әминә Зиннурова, Халидә Башарова, мәктәп директоры Татьяна Николаевна Комарова үзләренең төп эшләреннән башка колхоздагы иң авыр физик хезмәттә дә катнашалар.
1944 елны иген уңмый, чәчү орлыгын хатын-кызлар Алабугадан язгы ташу вакытында капчык белән күтәреп җәяү ташыйлар. Сугыш елларында колхоз идарә әгъзалары: Фәхри Моратов, Татьяна Комарова, Яруллина һәм Зиннурова Әминәләр, Нурия Хафизова, Рәхмәтулла Гыйзәтуллин, Галиәхмәт Хәбибрахманов, Ибраһим Йосыпов, Нургали Сәфәргалиев, Газизәбану Габдрахманова, Сәйфетдин Габитов, Хөсәен Сафиуллин, Галиәхмәт Хисмәтуллин, Әкълимә Шәйхетдинова. Сугыш елларында колхоз рәисләре —Гыйният Закиров, Әмин Хөсәенов. 1944 елның 15 мартында колхоз өчкә аерыла. «Тукай» колхозы рәисе — Галиәхмәт Хисмәтуллин, бухгалтеры —Рәхмәтулла Гыйззәтуллин, «Чкалов» колхозы рәисе Хөсәен Сафиуллин, бухгалтеры Сөембикә Нургалиева; «8 Март» колхозы рәисе Әмин Хөсәен улы Хөсәенов һәм бухгалтеры Гали Хәбибрахманов була. 1944 елны Мортка район үзәге җитәкчелеге килә. Шул елны райисполком рәисе Хәйруллин иске зират өстенә хастаханә салырга уйлаулары турында әйтә, ул зиратның тулганына 70 ел булуын дәлилли. Авыл халкы, билгеле, бу фикер белән килешми, әрвахларның исемен генә түгел, җәсәдләрен дә саклау амәнәт икәнен аңлый алар.
1942 елда авылга ленинградлылар килә. Халык бердәм була, Ленинградтан эвакуацияләнгән 350 баланы һәм 25 өлкән кешене үз итеп сыендыралар. Озак еллар мәктәп интернатында тәрбияче булып эшләгән Мәрьям Әхтәмова: «...бездә дә ленинградлылар яшәделәр, ул — Елена Юлиановна Рамбольская, аның өлкән яшьтәге әнисе һәм кызы Лариса». Лариса Сергеевнага ул вакытта 12 яшь була. Аның иң беренче тәэсире: «... әйтерсең без җәннәткә кереп эләккәнбез, тәрәзәләрдә ут күренә, бернинди снаряд һәм бомба тавышлары ишетелми, тып-тын авыл. Безне бер йортка урнаштырдылар — Зөләйха апа иде аның хуҗасы. 1943 елның кышы иде бу. Безгә аерым йорт бирделәр, ләкин анда бик салкын иде. Әни врач иде, ул өйгә кайтып керә алмый, авыл халкын да дәвалый, хәтта күрше авылларга да чакыралар. Менә бервакыт безнең өй каршына ат килеп туктады. Мәрьям Әхмәтҗанованың әнисе Тайфә апа өйгә керде дә, берни әйтеп тормыйча әйберләрне җыя башлады һәм үзенең өенә алып китте. Ул җылы өендә түрдәге сәкесеннән урын бирде, өч елдан артык катык-сөте белән сыйлады, бәрәңгесен ашатты, бакчасында кыяр, кабак үстерергә рөхсәт итә иде». Лариса Сергеевна туган шәһәре Ленинградтка кайтып, гаилә кора, бу бәхетле гаиләдә ике кыз һәм бер ул үсә. Димәк Морт авылы турындагы җылы хатирәләр әле аның оныклары хәтерендә бүген дә яши дигән сүз.
Авыл халкы да ярата Рамбольскаяларны. Сугыш тәмамланып ленинградлыларны үз шәһәрләренә озаткач та сагынып, кире чакырып хат язалар, бөтенләй бушка өй дә, сыер да бирергә вәгъдә итәләр. Ленинград балалары җәй көннәрендә колхоз басуларында эшли һәм шул елдан бирле Мортта рус класслары ачыла. Язмыш Мортка китереп җиткергән Анатолий Иванович Кулаков искә ала: «1941 елны мин 3 классны тәмамладым, энем 1нче сыйныфка керергә өлгермәгән малай. Без 80 бала идек. Ярославль өлкәсенең Большесельский районындагы Чудиново авылыннан эвакуацияләнеп Ленинградка килдек. Анда гына тукталып калынмый шул, Советлар Союзы Герое „Анатолий Серов“ пароходына утыртып алга таба җибәрделәр. Ул вакытта Ленинградның үзенә дә куркыныч янаганын без белми идек бит. Юлда бик газап чиктек». Алар Алабуга затонына килеп җиткәндә Камада инде су ката башлаган була. Ә балалар кыска күлмәк-ыштаннан, бер кат оек һәм җәйге аяк киемнәреннән. Морттан аларны олаулар, туннар белән килеп алалар һәм мәчеткә алып кереп урнаштыралар. «Җылылыктан эреп йокыга киткәнбез. Иртән торуга, кая килеп эләктек дип, тәрәзәләргә ябырылдык. Карасак, мәчет алды тулы халык. Безне кызганып торалар. Тора-бара без дә татарча сүзләр өйрәндек. Берәр өйгә керәбез дә, „Апа, бир минеке ашарга,“ — дибез. Шуннан безгә йә бәрәңге, йә сөт, йә катык бирәләр. Бигрәк тә безнең мәчет каршында яшәгән Бикә апаларга керергә ярата идек, чөнки ул безне беркайчан да буш чыгармый иде. 1941-42 елларда инде күбебезнең әти-әниләре Ленинградта ачлыктан үлгән була, ә без аларны исән дип белеп хатлар яза идек».
Беркөнне Морт авылы урамнарында таныш булмаган бер кешегә игътибар итәләр. Аның кем икәнен беркем дә белми, танымый билгеле, күп еллар үткән. Ә ул ленинградлы Анатолий Иванович була. Сугыш елларында үзе яшәгән, укыган җирләрне күреп китим, дип килүе икән. Шәмсенур Мәүлетовадан дөге сорап ала. Русларда шундый гадәт бар: каберенә кошлар төшсен дип җиргә дөге сибәләр. Анатолий Иванович та дөге алып Морт авылы зиратына бара. Анда зират кырында Ленинград балалары күмелгән. Бу каберлеккә мәрмәр ташны Морт урта мәктәбе укучылары 1988 елда колхозда бәрәңге алудан килгән акчага алып куйдылар. Мәктәпнең беренче чыгарылышына 50 ел тулган көн иде ул. Ә каберлектә 3 бала бар, икесе Ленинград балалары яшәгән интернатта кер юучы хатынныкы (юлда үлгән булалар) диләр, берсе мәчет тавыннан чаңгы белән төшкәндә агачка бәрелеп үлгән бала, дигән сүз бар.
Ленинград балалары Морт халкына бик рәхмәтле. Рәхмәт сүзләре белән бик күп хатлар алынды. Алар Мортны сагына: үзләре яшәгән мәчет бинасын, урамнарны, елганы, тауны, мәктәпне, почтаны фоторәсемгә төшереп җибәрүне сорыйлар. Ул елларда мәктәптә Мәзгудә Гадиевна дигән бик матур, әйбәт директор эшли иде, дип искә алалар.
Гомерләр үтә тора... Җиңүнең 25 еллыгына авылның нәкъ үзәгендә, сугыш кырларында ятып калганнарның җаннары белән элемтә тоту өчен диярсең, күкләргә ашып 18 метрлы һәйкәл калкып чыкты. Аның авторы — «халык дошманы» улы дигән киртәләрне вата-сындыра, үз манәфәгатьләрен кырыйга куеп, ирек өчен җаннарын фида кылганнарның исемнәрен мәңгеләштерүне максат иткән Расыйх Борхан улы. Туган авылында мәдәният эшләрен оештыручы, үз гомерендә авылда яңа ике мәдәният йорты ачуга ирешкән Татарстанның һәм Россиянең Атказанган мәдәният хезмәткәре Расыйх ага үзенең күптәнге хыялына иреште. Авыл уртасында монументаль корылма яңартылып, ике канатлы бөркет сыман, тагын да горур кыяфәтле булып тора. Аның канатларына саф татар телендә «Сезнең каһарманлык үлемсез!», «Тыл батырларына мәңгелек дан!» дигән сүзләр язылган. Расыйх абыйның җан авазын ишетүче туган авылы Мортта үзенең эзен калдыруны максат иткән, оста куллы Алмаз Хисәметдинов булды. Авылдашларымның да күңелләрендә изге эшләре белән канәгатъләнү хисе тугандыр, чөнки бу һәйкәлне яңарту үзара салым хисабына башкарылды. Борынгылар сүзе хак: ил төкерсә, күл була, дигән алар.
Гомер үтә — кешеләр кала. Кешеләр күчә — нәселе кала, эшләгән эшләре, кылган яхшылыклары, изгелекләре җирдә, киләчәк буыннарның хәтерендә, күңелләрендә кала.
Әйе, хәтер мәңгелек. Җиңүче солдат балалары исән, җиңүче солдат оныклары исән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев