Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА

Минем карт бабам – герой

Бөек Ватан сугышы һәр гаиләдә үз эзен калдырды. Кемнәрнеңдер туганнары сугыштан кайта алмаган – “похоронка” килгән, кемнәрдер яраланган яки инвалид булып кайткан.

Безнең гаиләгә дә сугыш җиле кагылган — әтием ягыннан карт бабам Хәбибрахман Насыйбуллин Бөек Ватан сугышында катнашып, җитди яралана.
Хәбибрахман Насыйбулла улы 1918 елның 13 маенда туган. Фронтка 1941 елның февралендә алына. Аңа ул вакытта нибары 22 яшь булган, Белоруссия һәм Украина фронтларында сугышкан.
Хәбибрахман Насыйбуллин пехотачы була, җәяүләп Россиянең яртысын уза, Украина һәм Белорусия шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Яраланып, озак вакытлар госпитальдә ята, әмма терелгәннән соң шунда ук сафка чыга.
Җиңү белән өйгә — хатыны һәм балалары янына кайта. Әбинең сүзләренә караганда, ул беркайчан да сугышта ниләр кичерүе турында сөйләргә яратмаган. Һәрвакыт тыныч күк йөзе теләве турында әйткән.
Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен ул лаеклы бүләкләр — «Сугышчан казанышлары өчен», «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен», Кызыл Йолдыз ордены, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Хәбибрахман Насыйбуллин 1997 елның октябрендә вафат була.
Безнең гаиләдә аны хәтерлиләр, хөрмәт белән искә алалар. Минем беркайчан да карт бабамны күргәнем булмады, әмма аның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә үз өлешен кертүе белән горурланам. Ул герой булган! Сугыш ветераннарына дан һәм мәңгелек хәтер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев