Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА

Муллахмәт бабама хат

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, сүзем карт бабам Мөхәммәтҗанов Муллахмәт турында.

1941-1945... Ул еллардагы авырлыкларны, иксез-чиксез газап-югалтуларны берничек аклап та, онытып та булмый. Әбинең күңеленә тирән яра булып уелып калган бу сугыш. Гаиләдә өлкән бала булганлыктан, ачысын-төчесен дә инде бар йөрәге аша уздырып, әнисенә беренче ярдәмче, эне-сеңелләренә терәк була. Әтисен Муллахмәтне сугышның беренче көннәреннән үк яу кырына озата. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, сүзем карт бабам Мөхәммәтҗанов Муллахмәт турында.

Тумышы белән Татар Дөм-Дөм авылы егете Муллахмәтне хәзерге көндә хәтерләүче юк, хатирәләр дә әллә ни сакланмаган. Документлар га таянып бабайның 1899 елда  Дөм-Дөм авылында туган икәнлеген беләбез. 1931 елда Абалач авылы кызы Миннур Шәйдуллина белән гаилә корып, 3 бала тәрбияләп, тормыш итеп ятканда илебезне каплаган кара афәт Миннур ханымны балалар белән ялгыз итә. Муллахмәт бабайны 1942 елның гыйнварында фронтка озаталар. Мәүлидә әбинең сүзләре һаман истә:Ул сугыш әтине, абыйларны алды, берсе дә кире кайтмады. Шуңа таянып, бабайның бертуган абый-энеләре дә бәлки булгандыр. (Искәрмә: Югалучылар исемлегендә Муллахмәт белән рәттән тумышы белән шулай ук Дөм-Дөмнеке булган 1907 елгы Мөхәммәтҗанов Фәйзрахман да бар. Тормыш иптәше Мөхәммәтҗанова Закирә. Укучылар арасында бәлки танып белүчеләр бардыр). Авылда Муллахмәт абзыйны берничә кеше генә аз-маз тасвирлап бирә алды: Бик кызу, туры сүзле, оча да куна иде инде, кызы Мәүлидә нәкъ үзе иде”, – дип искә алдылар.

Архив язмаларыннан ачыклаган ядкарьләр нигезендә бабайның үткән фронт сукмагын азрак күзалларга була. Хезмәт итү урыны: 111 нче запас атучылар полкы 31 нче запас атучылар бригадасы; гв. МР №Г/1951. 1942нче елның 22 февралендә 506 кешедән торган 10788 нче хәрби эшелон белән Калуга өлкәсенең Малоярославец шәһәренә 1 нче мотострелковый дивизиягә озатыла. Әлеге урында билгеле булган мәгълумат чылбыры өзелә. Бары тик шул ук елның декабрь аенда хәбәрсез югалды дигән факт йөрәкне өзгәли. Муллахмәтнең тормыш иптәше Миннур кызлары Мәүлидә һәм Фәридә белән ятим калалар.

Сугыш чоры балалары ул еллар турында сөйләргә яратмыйлар. Мәүлидә әби дә без күргәннәрне кабат күрергә язмасын дия иде. Сугыш башланганда бары 8 яшь була аңа. Әнисе Миннур әби: “Укыганга ипи бирмиләр дип, мәктәп урынына үзенә ияртеп эшкә йөртә башлый. Колхозда төрле эшләр эшли, соңрак күп еллар дәвамында сыер савучы була. Авыр еллар турында бер сүз дә сөйләми иде ул. Кызганычка каршы Муллахмәт бабайның фотокарточкасы да, ниндидер документ-кәгазьләр дә сакланмаган. Тик шулай да, ел саен безаның оныклары Үлемсез полкта аның исеме белән урам буйлап узабыз. Күп еллардан соң булса да, үткәннәргәгә хат форматында бабайга хат язасы килә. Туган ягына аның бер генә дә хаты килеп җитмәгәндер мөгаен, үз чиратында ул да газиз йортыннан бер хәбәр дә ала алмагандыр, диеп рядовой Мөхәммәтҗанов Муллахмәткә хат язабыз:

– Муллахмәт бабабыз, без – синең оныкларың һәм оныкчыкларың, сиңа чиксез рәхмәтебезне белдерәбез: әбиебез Мәүлидә, апабыз Фәридә өчен; аяз күк йөзе, якты матур киләчәк өчен. Синең батырлыгың белән горурланабыз. Кыска гына тормыш юлында ачлы-туклы балачак михнәтләрен дә, өрлек кебек егет чагына туры килгән каһәрләгән сугышның газабын артыгы белән татыгансың. Болар барсы да безнең өчен бит, бабам! Үлгәннәрнең каберен бел диләр, әбиләребезгә хәтта анысы да насыйп булмаган, тик шулай да синең турында хәтер мәңгелек!

Оныкчыгың Айгөл Гатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев