Алабуга нуры

Рейхстагка үз исемен язган

Кече сержант Василий Костин бөтен сугышны уза, Берлинны штурмлап алуда катнаша һәм хәтта рейхстагка үз исемен яза.

Еллар узган саен Бөек Ватан сугышы вакыйгалары ерагая бара, анда катнашучылар һәм шаһитлар саны кими. Бәхеткә, ул вакыт турында хатирәләрне бүгенге көнгә кадәр саклаган фоторәсемнәр бар. Бүген, инде 75 ел үткәннән соң, без Бөек Җиңүгә бәһасез өлеш кертүчеләрне тирән хөрмәт белән искә алабыз. Аларның берсе Танайка авылында туган Василий Констатин улы Костин. Ул армиягә 1941 елның апрелендә алына, ә июнь аенда сугыш башлана. Безгә Василий Константиновичның сугыш чоры турындагы истәлекләрен кызлары Анна Васильевна Савина һәм Любовь Васильевна Кузнецова сөйләде. Алар әтиләреннән калган һәр әйберне: аның хәрби билетын, фоторәсемнәрне, язмаларны, орден, медальләрне кадерләп саклый.

– Әти һәрвакыт: “Мин Мәскәүдән Берлинга кадәр юлны шуышып чыктым”, дип әйтә иде, – ди Анна Васильевна. Ул бит элемтәче булган, ә алар теләсә нинди шартларда да иң беренче булып элемтә урнаштырырга тиеш, кирәкле урынга барып җитәр өчен, җиргә ятып шуышырга, кайчагында бүрәнкәдә яшеренергә туры килә. Хәтерләвемчә, әти өйдә һәрчак махсус корсет киеп йөри иде, чөнки аркасы сызлап интектерде – сугышта гел җиргә ятып эш иткәннән салкын үзәккә үткән, күрәсең, шуның нәтиҗәсе.

Чыннан да, сугышта элемтәчеләрнең ролен бәяләп бетерерлек түгел. Элемтәдән башка гаскәрләр белән идарә итү дә, мәгълүмат тапшыру да, тыныч халыкка бомбага тоту булачагы турында хәбәр итү дә мөмкин булмас иде. Кече сержант Василий Костин бөтен сугышны уза, Берлинны штурмлап алуда катнаша һәм хәтта рейхстагка үз исемен дә яза.

– Әти безгә бу турыда еш кына сөйли иде, моны белүебезне һәм истә тотуыбызны теләде: “Сез моны белегез инде, балалар, йә телевизордан күрсәтерләр, әйбәтләп карагыз, яме, анда исемнәр бик күп иде, ә мин иң югарыда Васька Костин дип язып куйдым, – дип искә ала аның сүзләрен Анна Васильевна.

Ул безгә 1945 елның май аенда төшерелгән фотосурәтне күрсәтә, анда яшь Василий Константинович сугышчан иптәшләре белән Берлинда. Бу фоторәсемгә карап, шуны уйлыйсың: мөгаен, биредә сурәтләнгән һәр кешенең уенда бер генә нәрсәдер, ул да булса – Җиңү! Көтеп алынган һәм лаеклы Җиңү! Моның өчен күпләр корбан булды, меңәрләгән гаиләләр якын кешеләрен югалтты, фашистларның кансызлыгын үз башыннан кичерде. Әмма илебез,бернигә дә карамастан, җиңүгә иреште. Әлеге фотода бу хис-кичерешләрнең барысы да саклана кебек.

Василий Костин “Кызыл Йолдыз” ордены, “Варшаваны азат иткән өчен” медале, “Берлинны алган өчен” медале белән бүләкләнгән. Василий Константин улының кызлары шулай ук аның бик мәрхәмәтле кеше булуын, тормыш юлында очраган кешеләрнең язмышлары өчен ничек борчылуын искә ала.

– Әти сөйләгән вакыйгаларның берсен аеруча яхшы хәтерлим, – ди Анна Васильевна. Бу хәл Белоруссия фронтында булган. Һөҗүм башлана, җирле халык мөмкин булганның барысын да җыеп, арбаларга тутыра, балаларын да шунда утыртып, китәргә җыенган була. Ә барлык элемтәчеләргә ул вакытта боерык бирелә – атларны үзләренә алып, иярләп, тиз арада алгы сызыкка чабарга, бу мөмкин кадәр тизрәк элемтә линиясе урнаштыру өчен кирәк була. Әти шул вакытта бер хатынның тезләнеп ялваруын оныта алмый иде, ул атларын алып китмәүләрен үтенеп елаган, югыйсә без моннан ничек чыгып китә алырбыз, дигән. Әмма, приказ булгач, хәрби кеше аңа каршы бара алмый, әти дә буйсынырга тиеш була. Ул аннары ул гомер буе кайгырды, беләсе иде, ул кешеләр исән кала алдымы икән, дип өзгәләнде.

– Шулай ук Берзарин фамилияле сугышчан иптәше турында күп сөйләде, – дип искә ала Любовь Василий кызы. Без ул исемне яхшы хәтерлибез. Әти бу кеше белән бик дус булган. Ни кызганыч, ул сугышта һәлак була. Әткәебез бу турыда сөйләгәндә, йөзенә кайгы катыш сызлану, үкенү чыга иде. “Их, ул вакытта аның урынына үзем үлгән булсам”, дигән чаклары да булды хәтта. “Минем бит ул вакытта гаиләм, балаларым юк иде, ә аның хатыны һәм ике баласы ятим калды”. Әтинең үзен Алла саклаган, күрәсең, ул бер мәртәбә дә яраланмаган, бары тик бер тапкыр контузияләнгән була.

Василий Костин сугыштан 1946 елда кайта, аннары Танай авыл җирлеге бригадасында эшли. Ул 1994 елда, 73 яшендә вафат була. Ветеранның кызлары аның турында зур горурлык һәм хөрмәт белән искә ала, чөнки аның Бөек Җиңүгә керткән өлеше бәһасез.

Фото Костиннар гаиләсе архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: