Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА

Синең турында хәтер мәңгелек

Бөек Җиңү көне уңаеннан редакциягә Ватаныбызны немец-фашист илбасарларыннан саклаган туганнарының һәм якыннарының истәлеген мәңгеләштерү үтенече белән бик күпләрдән хатлар килә. Фәнүзә Ганиева үзенең каенатасы турында сөйләде.

Асыл Дәүләт улы Ганиев 1905 елның 24 маенда Чкалов өлкәсе Әсәкәй районының Әсәкәй авылында туа. 1942 елның 20 декабрендә аны гамәлдәге армиягә алалар. Ул Көнбатыш фронтның 534 нче укчылар дивизиясе авторотасында Газ-Зис5” автомобиленә рядовой йөртүче итеп билгеләнә. Немец-фашист илбасарларына каршы сугышларда кызылармеец Асыл Ганиев зур батырлыклар күрсәтә, “Батырлык өчен” һәм “Сугышчан казанышлар өчен” медальләре белән бүләкләнә. Бүләкләү кәгазендә түбәндәгеләр язылган: “Кызылармеец Ганиев А.Д., 1943 елның маеннан 534нче аерым авторотада булган чорда, автомобильләрне ремонтлау буенча слесарь вазифасында булып, үзен фидакарь хезмәтче итеп танытты. Иптәш Ганиев көн саен автомобильләрне ремонтлау буенча фидакарь хезмәте белән беррәттән, линиядә – хәрби хәрәкәтләр районында зыян күргән автомобильләргә дә күп тапкырлар техник ярдәм күрсәтте. Гыйнвар аенда гына да ул дошман утыннан зыян күргән өч автомобильне атыш зонасыннан чыгара һәм кыр шартларында торгыза. Шул ук вакытта, куркыныч янауга карамастан, биремнәрне төгәл вакытында үти. Дивизиянең автопаркын торгызу буенча уздырылган кампания барышында, 1944 елның 1-12 февраль көннәрендә, аның тарафыннан 6 автомобиль ремонтланды. Иптәш Ганиев хөкүмәт бүләгенә лаек булды – “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнде”.

Асыл Ганиев лаек булган тагын бер хөкүмәт бүләге – Кызыл Йолдыз ордены. Бүләкләү кәгазеннән: “Кызылармеец слесарь Ганиев автомобильләрне ремонтлау буенча фидакарь хезмәтләре белән автопаркны хәрби әзерлектә тотуны тәэмин иткән сугышчылар рәтенә керә. Иптәш Ганиевның 1945 елның 23 гыйнварыннан 21 февраленә кадәр һөҗүм итү сугышларында зыян күргән автомобильләрне торгызу буенча эше аеруча игътибарга лаек. Бу чорда аның тарафыннан кыр шартларында 13 автомобиль торгызылган. Командованиенең автомобильләрне ремонтлау буенча хәрби биремнәрен үрнәк башкарганы һәм күрсәткән фидакарь хезмәте өчен ул Кызыл Йолдыз ордены хөкүмәт бүләгенә лаек булды”.

Асыл Ганиев үрнәк булырлык сугышчан гамәлләре өчен күп кенә бүләкләргә лаек була. Сугыштан яраланмыйча туган авылы Әсәкәйгә кайта, анда механик, соңрак колхоз рәисе булып эшли. 1957 елда Лениногорскига күчеп килә, “Лениногорскнефть” идарәсендә механик вазифасында хезмәт куя.

1984 елның 25 маенда вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев