Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА

Солдат истәлеген 80 елга якын вакыттан соң мәңгеләштерәчәкләр

77 ел элек, 1943 елның 22 февралендә, Тула өлкәсендә элеккеге Городище шәһәрчеге янындагы немец оборонасы линиясен өзгән вакытта 24 кызылармеец сугыш кырында ятып кала. Алар арасында Алабуга районында туып-үскән Егор Клементий улы Сметанин да була.

Тула өлкәсенең Арсеньев районында Штурм эзләү экспедициясе тарафыннан якташыбызның сөякләре яткан туганнар каберлеге табылуы турында хәбәрчебезгә бер ай элек билгеле булды – бу хакта безгә Алабуга үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова хәбәр итте. Нәкъ менә шул вакытта, гыйнвар ахырында, эзтабарлар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатның туганнарын да эзләде. Бәхетле очрак буенча озак көтәргә туры килмәде. Бу хакта алга таба сөйләрбез әле.

Бөтен ил буенча Бөек Ватан сугышы елларында югалган һәм һәлак булган солдатларны эзләү белән шөгыльләнүче эзтабарлар отрядлары аз түгел. Без Тула өлкәсендәге “Штурм” отряды җитәкчесе Михаил Булдаков белән элемтәгә кердек. Ул эзләнүләрнең ничек алып барылуы турында сөйләде

– Узган елның язында Тула өлкәсенең Арсеньев районындагы Поляны авылыннан 1,5 чакрым ераклыкта урман массивында 221 сугышчы һәм Кызыл Армия командирының җәсәдләре табылды. 2020 елның гыйнварында экспедиция дәвам итте. Бу юлы 1943 елның 22 февралендә, элеккеге Городище хуторы районында немец оборонасы линиясен өзәргә омтылганда һәлак булган 24 кызылармеецның җәсәдләрен табуга ирештек. Без күмелгән бүрәнкәгә тап булдык. Шурф (казылмалар эзләү, шартлаткыч эшләр өчен тирән булмаган вертикаль тау эшкәртмәсе) нигезләп, биредә туганнар каберлеге барлыгын аңладык. 60 сантиметр тирәнлектә кеше җәсәдләре табылды. Нәрсә эзләвебезне белмәсәк, бу урынга бәлки игътибар да итмәс идек. Җирләү квадрат формасында иде. Иң гаҗәбе шунда, сугышчылар нәкъ менә Арсеньев районын немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 78 ел тулган көнне табылды. Бүрәнкәнең формасы һәм күләме 1942-1943 еллар билгесез каберлеге табылу турында уйларга нигез бирә. 1943 елның 20-24 февралендә биредә каты сугышлар барган.

 

Описание: \\Verstka-1\numera nk\Numera\2020\№13 от 21.02.2020\8\nv6SixaPZ7I.jpg

 

Җирләү урынында шулай ук амуниция предметлары, форма фрагментлары, шул исәптән 6 өлкән сержант элмәкле “өчпочмак”лары, шәхси әйберләр дә табылды. Һәлак булган геройларның исемнәрен билгеләү буенча архив эше дә нәтиҗәле булды. Ул вакытта дивизиядә югалтулар турында мәгълүматлар буталчык булган. Мәсәлән, без бер полкта сугышкан, әмма икенчесенә язылган сугышчыларның җәсәдләрен таптык. Моннан тыш, дивизия һәм полк донесениеләре буенча үлем даталарында хаталар да бар. Кайбер документларда ул 21 февраль дип күрсәтелгән, икенчеләрендә – 22нче. Дивизиядә югалтулар турында белешмәләр постфактум, ягъни нәрсә дә булса булып узганнан соң гына төзелгән, шуңа күрә аларга ышаныч юк. Һәм кеше факторы да искәрмә түгел. Иң төгәл мәгълүматлар рота, батальон, полк хәбәрләреннән килә, – дип сөйләде Михаил Булгаков.

Казу эшләре белән беррәттән алып барылган тикшеренү һәм архив эшләре нәтиҗәсендә 11 геройның исемнәре билгеле була. Шуларның берсе – 1909 елда Алабуга районының Армалы авылында туган Егор Клементий улы Сметанин. Солдатның һәлак булуы турындагы кәгазь (похоронка) аның хатыны Анна Дмитрий кызы Селиванова исеменә килгән.

Гыйнвар ахырында фронтта һәлак булган солдатның туганнары да табыла. Аларның берсе – бертуганының оныкчыгы Татьяна Николай кызы Халәфетдинова (кыз фамилиясе – Сметанина), ул Алабуга шәһәрендә яши.

Татьяна Николаевна өчен табылдык турында хәбәр көтелмәгән хәл була. Ул хәтта туганының 70 ел элек батырларча һәлак булганын белмәгән дә.

Описание: \\Verstka-1\numera nk\Numera\2020\№13 от 21.02.2020\8\IMG_6082.jpg

 

– 25 гыйнварда Армалы китапханәчесе шалтыратты, ул минем кебек үк – Татьяна Николаевна. Бер-беребезне Татьяна көне белән котладык һәм ул миңа бу шатлыклы хәбәрне җиткерде. Мине 19 гыйнвардан бирле эзләгәннәр икән. Табуларына бик гаҗәпләндем, чөнки үзем бу хакта берни дә белмәдем. Дөресен генә әйткәндә, шок хәлендә идем, бу сүзнең яхшы мәгънәсендә, әлбәттә. Хис-кичерешләремне әйтеп бетерерлек түгел. Безнең гаилә фотоальбомында хәтта аның фотосурәтләре дә юк. Үзәк китапханәдән Юлия Владимир кызы шалтыратты, минем белән хәрби комиссариаттан, Ветераннар советыннан һәм бөтен Россия буенча танылган эзләнүче Михаил Булдаков элемтәгә керделәр. Егор Клементий улы – бабамның абыйсы. Әти авыл мәктәбендә укытучы иде, аның исеме Николай Степан улы, ә әтисе, ягъни бабам, Степан Клементий улы.

Эзтабарлар башка сугышчыны эзләгән, ә безнең туганыбызны тапканнар. Минем өчен бу өчләтә шатлык – табылган солдат турында хәбәрне мин үз исем бәйрәмемә, юбилеема берничә көн кала һәм, өстәвенә, Җиңү көне алдыннан да алдым, – ди Татьяна Николай кызы.

Егор Сметанин фронтка 1942 елның 6 маенда алына, ә 1943 елның февралендә 34 яшендә батырларча һәлак була һәм туганнар каберлегендә җирләнә. Оборона министрлыгының Үзәк архивыннан алынган мәгълүматларга караганда, аның соңгы хезмәт итү урыны – 190 нчы укчы полкының 5нче укчылар дивизиясе; хәрби званиесе – кызылармеец. Беренчел җирләү урыны – Тула өлкәсе, Арсеньев районы, Полянский авыл советы, Поляны авылы, 1нче кабер.

– Тулага барып кайтасым килә, анда 9 май көнне барлык хөрмәтләр белән сугышчыларны Дан аллеясында җирләү планлаштырыла, – дип планнары белән уртаклаша Егор Сметанинның туганы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев