Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА

Үткәннәргә бер әйләнеп...

Алабуга районында Бөек Ватан сугышы ветераны Мулла Нәҗипов турында белмәгән кеше юктыр. Аның да сугыш турында хатирәләре шактый һәм ул бер фотосурәт хакында истәлекләре белән уртаклашты.

Мулла Нәҗипов – Бөек Ватан сугышы ветераны, Сталинград сугышында һәм Курск дугасындагы сугышта катнашучы, Белоруссия һәм Варшаваны узган кеше. Күп кенә бүләкләргә ия, алар арасында 1нче һәм 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Сугышчан казанышлары өчен” медальләре бар.

Кызганыч, әтинең сугыш вакытында төшкән фотосурәтләре бүгенге көнгә кадәр сакланмады. Элек алар кечкенә генә сумкада саклана иде, әмма күченгән вакытта каядыр юкка чыктылар, таба алмадык, – дип уртаклашты Мулла Нәҗиповның хәлен белергә көн саен килеп йөрүче кызы Нурсаба Нәҗипова.

Шулай булса да, Мулла Нәҗиповның фатирында рәсми чараларда, якыннары белән бергә төшкән фотосурәтләре бик күп. Әмма безне аның сугышчан батырлыклары өчен медальләрен таккан киемдә, чәчәк клумбасы һәм монумент янында төшкән фотосурәте кызыксындырды. Әлеге фотосурәт аңа бик кадерле. Күпме еллар үткәннән соң ветеранның Волгаградка сәяхәт белән бару мөмкинлеге туа, Алабуга шәһәре һәм районныннан ул берүзе була.

– Мин монда Волгаградта. Безне шәһәр күрсәтергә алып бардылар. Волгоградка без “Ф.Парфенов” теплоходында юл тоттык. Анда үз вакытында Сталинград (хәзер Волгоград) өчен барган сугышларда катнашкан республикабыз ветераннары җыелды. Кайларда гына булмадык, төп истәлекле урыннар белән таныштык, бик ошады. “Ватан-ана чакыра!” монументына да мендек. Шәһәр сугыш вакыты белән чагыштырганда бик үзгәргән, ул вакытта бөтенләй җимерек, начар хәлдә иде. Хәзер аның чәчәк атуы куандыра. Шәһәр Идел буйлап 90 километрга сузылган, күз алдына китерәсезме! – дип истәлекләре белән уртаклашты Мулла Нәҗипов һәм шулай ук Сталинградны азат итүдә катнашкан абыйсын – Миннәхмәтне дә искә алды. Икесе дә ул сугышта катнашсалар да, аларга күрешү насыйп булмаган.

Бөек Ватан сугышында җиңүдән соң күпме вакыт үткәч, шул ук эзләр буенча, шәһәр урамнарыннан тыныч вакытта үтү күңелдә нинди хис-кичерешләр тудыра икән? Әлбәттә, безгә ул хисләрне тулы мәгънәсендә кичерү мөмкин түгел, чөнки сугышның бөтен мәһшәрләрен күргән, җиңү өчен гомерен дә кызганмыйча, безнең аяз күк йөзе, тыныч тормышыбыз өчен көрәшкәннәр генә теге яисә бу таныш урынны күргәннән соң әйтеп тә, язып та бетерә алмаслык дулкынлану хисләре кичерә.

Фотосурәт – тылсымлы үзенчәлекләргә ия булган әйбер. Ул кешегә буыннар арасындагы бәйләнешне саклап калырга, үзеңә якын вакыйгалар турында күз салган саен кабат-кабат искә төшерергә, үткәндәге хатирәләрне туганнар, дуслар, балалар һәм башкаларга тапшырырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев