Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА

Ватан геройларын искә алабыз

Чагыштырмача күптән түгел, 2007 елда илебезнең истәлекле даталары арасында тагын бер – 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан Геройлары көне барлыкка килде.

Бу көнне Алабуганың 1нче мәктәбендә барлык катнашучылар, шул исәптән кунаклар – Алабуга Ветераннар Советының лекторлар төркеме әгъзалары югары бәя биргән чара үткәрелде. Башта лекторлар батырлык дәресләре үткәрде. Аларның берсендә төркем җитәкчесе, утыз еллык стажы булган хәрби хезмәт ветераны, полковник Иван Трофимов белән бергә мин дә булдым.

Укучылар аны тын да алмыйча тыңлады.

– Кайбер орденнар Петр I заманында ук расланган булса да, Ватан геройлары ул, беренче чиратта, Бөек Ватан сугышы геройлары, – дип ассызыклады ул үз чыгышының башында. Лектор безнең сугышчыларның батырлыклары турында сөйләде, Брест крепостен саклауда катнашкан татарстанлы Петр Гаврилов, 250 көнгә сузылган Севастополь оборонасында булган генерал-майор Петр Новиков (Чистай шәһәреннән) кебек якташларыбызның да Җиңүгә зур өлеш кертүен әйтте. Иван Трофимов Сталинградны саклауга җентекләп тукталды. Анда Минзәлә районында туып үскән сугышчы командалык иткән, ә Алабуга 1нче мәктәбенең элеккеге укытучысы Фирстов шәһәрне яклаучы 30 мең татарстанлыларның берсе булган.

Курск дугасында шулай ук якташларыбыз күп була, алар арасында – хәзерге вакытта Казанда яшәүче Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов. Космодемьянская, Талалихин, Гастелло, Матросов – бу һәм башка Ватан геройлары бүтәннәр өчен маяк булды, аларның батырлыгын меңләгән кеше кабатлады. Фронтта һәлак булганнарның саны 27 миллионга җитте. Алар барысы да безнең өчен герой, гәрчә бу исемне алмаган булсалар да.

Бу тема мәктәпнең актлар залында дәвам итте, анда укытучылар һәм укучылар алдында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Калашникова, территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең берсе рәисе Сания Шәмсетдинова, Алабуга шәһәр Советы депутаты Людмила Губянова, АМР ветераннар советы рәисе Надежда Грахова чыгыш ясады. Бу көнне “Форпост”ның иң актив әгъзаларын мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Моннан тыш, 12 кешегә яшь армиячеләр сафы тулыланды, аларга таныклыклар тапшырылды.

Чараның иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе “төп эзләнүче” Андрей Петрушкинның мәктәп музее директоры Наталья Мыльниковага казу эшләре вакытында табылган экспонатлар тапшыруы булды. Солдат каскалары, портсигарлар һәм башка табылдыклар кечкенә шәһәребезнең сугыш чоры кануннары буенча яшәгән вакытын хәтерләтә.

Укучылар чарага килгән кунакларны концерт белән куандырдылар. Алып баручыларның сугыш вакыты һәм геройлары турында сөйләүләре “Лебединая верность”, “Дан приказ ему на Запад” җырлары белән үрелеп барды. Дүртенче сыйныф хоры һәм башкалар чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев