Алабуга нуры

Ватан сакчысы

Иң кадерлесе – үз гомерен корбан иткән батыр сугышчы, үз Ватанының лаеклы улына багышлана.

Мәсәгут Мәхмүт улы Сәйфуллин – 3нче укчы полкы 145нче аерым миномет батареясының батыр командиры. Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинградны немец-фашист илбасарларыннан саклый. Мәсәгут Сәйфуллин талантлы педагог, Алабуга балалар йортының беренче директоры Мәхмүт Фәтхетдин улы Сәйфуллин гаиләсендә туа.

Алабуга балалар йорты ул елларда республикада гына түгел, бөтен ил буенча үрнәк булып санала. Мәсәгут әти-әнисен бик ярата һәм хөрмәт итә, бигрәк тә әтисе белән горурлана. Әнисе Зөләйха Зарипова – балалар йортында тәрбияче булып эшли. Ул үзендә зирәк педагог һәм уңган хуҗабикә сыйфатларын берләштерә алган зәңгәр күзле сөйкемле ханым була.

Мәсәгут 5 яшендә үк мәктәпкә бара. Гел бишле билгеләренә укый. Укытучылар аның теоретик һәм техник фәннәр өлкәсендә бик яхшы сәләтләрен билгеләп үтә. Ул аеруча математика белән мавыга, һәм бу табигый – Мәсәгут авиаконструктор булырга хыяллана. Шулай ук музыканы ярата (бигрәк тә аңа Иоганн Штраус вальслары ошый), поэзия белән мавыга, шигырьләр дә язып карый. Аның яраткан шагыйрьләре – Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил була.

Мәсәгут әти-әнисеннән игелеклелек, ярдәмчеллек һәм кешеләргә карата хөрмәт кебек күркәм сыйфатларны да алган. Яшьтәшләре Мәсәгутны бик яраткан, аның дуслары бик күп була. Сыйныфташлары болай дип искә ала: “Ул озын буйлы, төз гәүдәле, зәңгәр күзле егет иде. Беркайчан һәм беркемгә дә ярдәм итүдән баш тартканы булмады. Математиканы да, гуманитар фәннәрне дә бер үк дәрәҗәдә яхшы белүе гаҗәпләндерерлек иде. Ачык фикерләү һәм принципиальлек, ихтыяр ныклыгы һәм шул ук вакытта нечкә күңеллелек тә хас иде аңа”.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мәсәгут Ленинградка китә һәм авиация институтына укырга керә.

Җәй. Июнь ае. Студентлар, булачак авиаконструкторлар, теоретик механика буенча катлаулы имтихан тапшыра. Иң кыю студентларның беренче төркеме инде профессор Арбатов М.А.ның сорауларына җавап бирергә әзерләнә. Бераздан аудиториянең ишеге ачыла һәм аннан, бәхетле елмаеп, чибәр егет килеп чыга. Каршысына йөгереп килүче курсташларының имтихан нәтиҗәләре турындагы сорауларына “Бик яхшы!” дип җавап бирә ул.

Тырыш укуы, техник һәм математик фәннәрне үзләштерүдә ирешкән уңышлары өчен Мәсәгут Сәйфуллинга хөкүмәт стипендиясе тапшырыла. Каникуллары вакытында егет туган шәһәренә әти-әниләре янына кайта.

Балалар йортында тәрбияләнүчеләр аның кайтуын һәрвакыт зур түземсезлек белән көтә, чөнки Мәсәгут аларга күп вакытын һәм игътибарын бирә. Ленинградтан кечкенә бүләкләр дә алып кайта, төрле уеннар, ярышлар үткәрә.

Буш вакытында егет йөзү һәм балык тоту белән мавыга. Бервакыт Кама елгасында Мәсәгут һәм аның абыйсы Шәех бик зур сом балыгы тоталар. Мәсәгутнең әтисе аны арбага салып, пристаньнан балалар йортына алып кайта.

Җәйге каникуллар вакытында шундый бер очрак була. Мәсәгут дуслары белән бергә Камага су коенырга һәм балык тотарга бара. Инде өйләренә кайтырга җыенган вакытта Малай бата! Ярдәм итегез!”, дигән тавышларны ишетәләр. Бик яхшы йөзә белүче Мәсәгут, бер секунд та уйлап тормыйча, елгага ташлана һәм малай баткан урынга йөзә. Аның ярдәме бик вакытлы була – тагын бер генә минутка соңга калса, малай якты дөнья белән хушлашасы булган, чөнки елга агымы инде аны баржа астына алып кереп китә башлый. Мәсәгут баланы ярга алып чыгып, шунда ук аңа ясалма сулыш ясый. Малай коткарыла. Аның әти-әнисе Мәсәгуткә кыюлыгы һәм батырлыгы өчен чиксез рәхмәтле була.

Дәһшәтле 1941 ел җитә.

Ул вакытта инде бишенче курс студенты булган Мәсәгут Мәхмүт улы, деканның үгетләүләренә карамастан, үз теләге белән фронтка китә. Өйгә язган хатларның берсендә болай дип хәбәр итә: “Хәзер яңа саклау позициясен алдык, әмма немец самолетлары тынычлык бирми. Бу хатны бомбежка астында язам. Хәзер инде самолетлар сугышның беренче көннәрендәге кебек куркыныч тоелмый... Соңгы тапкыр, камалыштан чыкканда, ике граната белән 9 немецны юк иттем һәм боҗрадан чыга алдым... Кәефләр әлегә бик яхшы. Мин ышанам, без җиңәчәкбез!”

Батырлык һәм кыюлык, Ватан өчен сугышларда күрсәткән каһарманлыклары өчен Мәсәгут Сәйфуллин командир итеп билгеләнә һәм хәрби бүләккә тәкъдим ителә. Әмма аны алырга өлгерми... Аяусыз сугышларның берсендә ул авыр яралана. Тик госпитальдә дәваланганнан соң, яңадан алгы сызыкка кайта. Әти-әнисе алган соңгы хатта уллары җиңүгә ышана: “...Хәзер немецлар белән сугышка керәбез. Әлегә исән-саумын. Без җиңәчәкбез!”

Мәсәгутнең фронт хатларын укып, без Ватанның тугрылыклы, дошманны җиңүгә нык ышанган улының ныклыгына һәм батырлыгына сокланабыз.

1942 елда Сәйфуллиннар йортына коточкыч хәбәр килә: “Сезнең улыгыз Мәсәгут Мәхмүт улы Сәйфуллин Ленинград янында сугышларда батырларча һәлак булды”.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: