Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА

Ветеран Вазыйха Сабитова турында истәлек мәңге яшәр

Бу атнада Алабуга шәһәрендә гомер иткән Бөек Ватан сугышы ветераны Вазыйха Муллахмәт кызы Сабитованы соңгы юлга озаттылар.

Бөек Ватан сугышы ветераны вафаты уңаеннан Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев та Вазыйха Сабитова гаиләсенең кайгысын уртаклашты. Вазыйха Муллахмәт кызы тыйнак, тәртипле, ярдәмчел кеше буларак туган-тумачалары, якыннары һәм якташлары хәтерендә гомер буена калачак. Аның турындагы якты хәтер безнең рәхмәтле йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак, дип белдерде.

Вазыйха Муллахмәт кызы Бондюг районының (хәзер Менделеевск районы) Бәзәкә авылында мулла гаиләсендә туган. Ул вакытта авыр ачлык еллары була, хезмәт өчен түләнми, ә Фаткуллиннар гаиләсендә (Вазыйха Сабитованың кыз фамилиясе) 7 кеше була. Шуңа күрә ул, җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, абыйсы белән Владивостокка эшкә китәргә мәҗбүр була: кондитер фабрикасына эшче булып урнаша, прәннекләр ясый.

1943 елда Владивостоктан Совет Армиясе сафларына алына. Сержантлар әзерләү мәктәбен уза, аннан соң 218нче артиллерия бригадасы составында 263нче гаубичный полкы составында телефончы булып хезмәт итә.

Хезмәттәшләре аны ихтирам белән Валентина Михайловна дип атап йөртә.

Авыр гаубицаның беренче залпында ук (снаряд 45 килограмм авырлыкта) Вазыйха Муллахмәт кызының колак пәрдәләре ертыла – ыгы-зыгы вакытында сугышчан иптәшләренең берсе дә аны кисәтергә өлгермәгән булып чыга. Әлеге бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә Вазыйха Муллахмәт кызы ишетү сәләтен өлешчә югалткан.

Ә бервакыт сугыш вакытында алгы сызыкта телефон чыбыгы өзелә. Дошманның артиллерия уты астында Вазыйха Муллахмәт кызы өзелгән телефон чыбыкларын тоташтыра.

1945 елда Вазыйха Сабитова туган авылы Бәзәкәгә кайтып төшә, “Ижминводы” шифаханәсендә эшли. Соңрак, кияүгә чыгып, Пермь өлкәсенең Березники шәһәренә апасы янына юл тота. Биредә химия заводында аппаратчы булып эшли. 45 яшендә пенсиягә чыга, әнисен карашырга булышырга дип, янә туган авылына әйләнеп кайта. 1990 елдан Алабуга шәһәрендә яши.

Бөек Ватан сугышы ветеранының бүләкләре: “Японияне Җиңү өчен” ордены, “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале, юбилей медальләре.

Хөрмәтле ветераныбызның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев