1941-1945 елларда Иске Куклюк авылы
Иске Куклюк авылы китапханәчесе Лариса Миңнегалиева сугыш елларында авыл тормышы һәм гаилә тарихы белән уртаклашты.
Җәй... Музыка, мари җырлары, көлүләр, Иске Куклюк халкының тавышлары ишетелә. 1941 елның 22 июнендә авыл Сабантуй бәйрәмен билгеләп үтәргә җыена. Нәкъ менә шул көнне фашист Германиясенең безнең илгә коточкыч һөҗүм ясавы турында телефоннан хәбәр килә. Сугышның икенче көнендә, 1941 елның 23 июнендә, комиссия фронтка җибәрү өчен яңа хәрбиләрне сайлап ала. Бу исемлектә минем бабай да була.
Фронтовик Миросанов
Дмитрий Максимович Миросанов бөтен сугышны уза һәм кыйпылчыклы яралардан инде тыныч вакытта — 1991 елның 6 февралендә бакыйлыкка күчә. 8 нче гвардия Кызыл Байрак полкы составында фашистларга каршы сугышларда катнаша, анда «Кызыл Йолдыз ордены» белән бүләкләнә. Ныклыгы һәм батырлыгы өчен «II дәрәҗә Ватан сугышы ордены», «Ленинград оборонасы өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә. Алар безнең гаиләдә саклана.
Дмитрий Миросанов фронтта артиллерист, машина йөртүче, механик була. Өенә 1946 елның башында кайта. Кайтканчы хәрби госпитальдә дәвалана. Тәнендәге бик күп санда кыйпылчыклар — сугыш хатирәсе.
Бабам күп еллар авылда тракторчы булып эшли, авыл хуҗалыгы производствосында алдынгы була. Югары җитештерү күрсәткечләре өчен Дмитрий Миросанов берничә тапкыр мактау грамоталары һәм бүләкләргә лаек була.
Бабам белән әбием 4 бала: уллары Петр һәм өч кыз — Мария, Раиса һәм Нинаны тәрбияләп үстерә.
Хезмәт эшчәнлеген тәмамлагач, Дмитрий Максимович лаеклы ялга китә. Ләкин эшсез өйдә утыра алмыйча, колхозның он тарту тегермәненә эшкә керә. Кызлары әтиләренә булышалар.
Ныклы тыл
Сугышка китүчелрәне бөтен авыл озатып кала. Көн саен бер, икешәр кешене хезмәткә алалар. Башта яшьләрне, аннары өлкәнрәкләрне. Авылда хатын-кызлар, картлар, балалар гына кала. Кыен була, ләкин алар теш кысып барлык авырлыкларга түзәләр. Агач әзерләү катнашалар, кузгалак, кыргый суган, чөгендер яфраклары, бәрәңге сабагы ашыйлар. Юкә яфрагын киптерәләр, су тегермәнендә он тарттыралар. Атларны фронтка җибәргәнлектән, хуҗалыкта ат көче җитми. Җир сөрү өчен сыерлар, үгезләр җигелә.
Кичләрен халык урамдагы бер йортка җыела. Бүлмәдә яктылык өчен чыра, керосинкалар яндыралар, ә яктысы урамнан күренмәсен өчен, тәрәзәләрне әйбәтләп каплыйлар. Хатын-кызлар җылы әйберләр бәйләү өчен җитен эрли, йоннан җепләр тукый. Җыелган әйберләрне фронтка җибәрәләр. Картлар юкә һәм карамадан чабата үрә. Бөтен эш мари җырлары белән үрелеп барган.
Хатлар... Өчпочмаклы хатларны алгы сызыктан, окоплардан, госпитальләрдән җибәрәләр. Алар иң якын кешеләр: әти, ул, кызларның сугыштан кайтуына өмет уята. Кайбер гаиләләрдә бу фронт ядкарьләре әле дә саклана. Похоронкалар конвертларда килгән.
Безнең әби-бабайларга төрле фронтларда сугышырга туры килә. Батырлыклары турында орден-медальләре сөйли, ләкин алар бүләк өчен түгел, ә Ватанны саклап калу өчен көрәшкән.
Авылда Җиңү көнен клубта бәйрәм итәләр. Бу көнне барлык халыкка икешәр-өчәр килограмм ит һәм он өләшәләр, ә мәктәптә балаларны печенье, прәннек белән сыйлыйлар, дәресләр туктатыла. Клубта табын оештырып, җырлар җырлыйлар, бииләр, баянда клуб мөдире Иван Айметов уйный.
Һәйкәл тарихы
1965 елда илебез фашист Германиясен Җиңүнең 20 еллыгын билгеләп үтә. Җиңү көне уңаеннан Иске Куклюк авылында пионерлар оешмасы яу кырларында һәлак булган авылдашларына һәйкәл куя.
Тантаналы линейкага Алабуга Пионерлар йортыннан артистлар һәм оркестр килә. Иске Куклюк, Мишкин Овраг, Түбән Куклюк, Черкасово авылларында яшәүчеләр килә. Легендар сугышларда катнашучылар бер саф булып тезелеп баса. Пионерлар һәйкәл янында каравылда тора. Һәйкәлне запастагы Совет армиясе офицеры капитан Пономарев ача. Пионерлар, комсомоллар, партия оешмасы, авыл советы һәм гражданнар исеменнән чәчәкләр салганнан соң, сугышта катнашкан Степан Полетаев чыгыш ясый.
***
Ел саен Иске Куклюк авылында сугыш кырларында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында митинг уза. Сугыш еллары музыкасы авыл урамнарында бәйрәм чарасы башланганчы ук яңгырый башлый. Халык һәйкәлгә чәчәкләр китерә һәм һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә ала.
Авыл халкы митингка Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының портретларын алып килә. Алар — үзләренең кече ватаныннан фронтка китеп, илебезнең Бөек җиңүенә өлеш керткән якташларыбыз. Бөек Ватан сугышында авылыбызның 350 гә якын кешесе һәлак булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев