Алабуга районы Поспелово авылында батырлык дәресе үтте
Быелның ике аенда Алабуга муниципаль районы ветераннар советының лекторлар төркеме районның барлык авыл мәктәпләрендә диярлек булып кайтты.
Бу юлы алар Поспелово укучылары белән очрашты.
Моңа кадәр 9 класс укучысы Кира Бятикова җитәкчелегендәге яшь армиячеләр отряды Алабуга районы мәктәпләренең «Форпост» хокук бозуларны кисәтү отрядлары арасында строй җыры смотрында беренче урынны яулады. Төркем бу конкурста инде өченче тапкыр җиңә.
Ә гыйнвар-февраль айларында мәктәптә Ватанны саклаучылар көненә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган патриотик тәрбия айлыгы узды. Аның нәтиҗәләре белән ветераннарны укытучы-оештыручы, мәктәптә Яшь армия хәрәкәте җитәкчесе Дмитрий Жарков таныштырды.
— Айлык барышында яшь буында патриотизм хисе формалаштыруга юнәлдерелгән төрле чаралар һәм конкурслар узды. Остазлар җитәкчелегендә укучылар Ватанны саклаучылар көненә багышланган укучылар конкурсында, солдат җыры конкурсында чыгыш ясады. Строй һәм җыр смотры оештырылды һәм үткәрелде, анда жюри сыйфатында Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар катнашты. Патриотик тематикага кул эшләре һәм рәсемнәр конкурслары оештырылды. Таня Савичеваның туган көненә багышланган «Блокада икмәге» акциясе үткәрелде. Хәрби эстафетада егетләр һәм кызлар үзләрен спортта сынады, Калашников автоматын сүтеп-җыюда, РФ Хәрби көчләре исемнәрен белүдә белемнәрен күрсәттеләр.
Яшь армия хәрәкәтендә катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларына, Әфганстан Республикасыннан гаскәрләрне чыгару көненә, Ленинград блокадасын бетерү көненә багышланган айлык һәм чаралар үткәрүдә булышты.
Мәктәпнең яшь армиячеләр отряды ТР «Юнармия» җирле бүлеге оештырган район чараларында да актив катнаша. Алар арасында Ленинград блокадасы буенча муниципаль квест-уенны, Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга багышланган «Меткий стрелок» ярышларын әйтеп китәргә була.
«Янәшәдә ветеран яши»
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар планында тагын бер мөһим чара — ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә ярдәм итү. Әлеге акция һәм аның үтәлеше белән лекторлар төркемен мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Жаркова таныштырды. Җитәкче сәөйләвенчә, мәктәптә күп чаралар планлаштырылган: плакатлар конкурсы, китаплар, басма матбугат, рәсемнәр күргәзмәләре, «Җиңү календаре» стендын бизәү, Бөек Ватан сугышы темасына багышланган сыйныф сәгатьләре, шигырь сөйләүчеләр бәйгесе, спорт ярышлары, тантаналы линейка һәм башкалар. Моннан тыш, укучылар «Җиңүчеләр парады» акциясендә һәм Җиңү көненә багышланган митингта хәтер вахтасында катнашачак.
Афәрин, балалар!
Җиңү юбилеена әзерлек планнарында батырлык дәресләре дә бар. Аларның берсе март аенда Алабуга ветераннар советының лекторлар төркеме әгъзалары Иван Трофимов, Михаил Красильников һәм совет рәисе Геннадий Баганов катнашында узды.
Дөресен генә әйткәндә, яшь тыңлаучыларның мондый активлыгын миңа бер генә шәһәр мәктәбендә дә күзәтергә туры килмәде, өстәвенә, очрашуда башлангыч сыйныф укучылары да бар иде. Орден-медальләр белән тулы китель кигән Михаил Красильников Бөек Ватан сугышы вакытында сугышчыларның батырлыклары турында сөйләгәндә класста бер генә битараф калучы да булмады. Советлар Союзы Геройларын да бик күп беләләр бу мәктәптә укучылар. Алар Александр Матросов, Николай Гастелло, Зоя Космодемьянская һәм башка каһарманнарның батырлыкларын да, якташлары Петр Сафронов турында да яхшы белә. Әйтергә кирәк, Поспелово мәктәбе Петр Сафронов исемен йөртә. Уку йортына кергән һәркемне каһарманның портреты каршы ала.
Күптән түгел генә сугыш турында нинди кинофильмнар карадыгыз? Кайсыгыз армиядә хезмәт итәргә тели? Бу һәм башка сорауларга укучылар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, шунда ук җавап бирделәр. Алар үзләре дә ветераннарга шактый җитди сораулар яудырды. Аеруча аларны махсус хәрби операция барышы, илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге кызыксындырды.
Михаил Красильников укучылар өчен артиллеристлар турында җыр җырлады, ә бүгенге көндә бөтен җирдә яңгыраучы «День Победы» җырын аягүрә басып хор белән башкардылар.
Мәктәп директоры Тимерхан Сөләйманов, кунакларга мондый тирән әңгәмә өчен рәхмәт җиткереп, ешрак очрашырга теләк белдерде. Ватанны саклаучылар елында һәм Җиңү юбилеенда бу аеруча мөһим.
Фотода: Поспелово авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Сергей Сандаков, яшь армиячеләр Кира Бятикова һәм Егор Тришин Бөек Ватан сугышында катнашкан, тыл хезмәтчәне Александра Федоровна Медведевага Җиңүнең 80 еллыгына юбилей медале тапшырдылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев