Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Алабугада яшәүче бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветеранына быел 100 яшь тула

2025 елның октябрендә ул 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

Кирилл Степанович Тимряков — Алабугада яшәүче бердәнбер Бөек Ватан сугышында катнашучы. 2025 елның октябрендә аңа 100 яшь тула. 

Үз гомерендә ул күпне күргән, әмма ветеран биографиясенең иң куркыныч битләре, әлбәттә, фаҗигале 40 нчы еллар белән бәйле. Кирилл Степанович Кызыл армия сафларына 1943 елның мартында алына. Ул Ленинград фронтында элемтәче булып хезмәт итә. Аннан аны 2 нче Балтыйк буе фронтына, Латвия территориясеннән фашист илбасарларын юк итү өчен күчерәләр. Балтыйк буенда Кирилл Тимряков Бөек Җиңүне каршылый да инде. 

— 9 майны, Җиңүгә 80 ел тулуны түземсезлек белән көтәм. Бу минем иң яраткан көнем. Юбилей медален дә көтәм, — ди ветеран зур дулкынлану белән. 

Хәрби «детальләр», тормыш иптәше белән танышу тарихы һәм ветеранның мавыгулары турында «Алабуга нуры»ның 14 февраль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев