Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Алабугадагы бердәнбер блокадник «Ир-ат — игелекле йөрәк» дип танылды

Ул «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы» конкурсында җиңүче булды.

Бөек Ватан сугышы ветераны, блокадачы, яшьли могҗиза белән генә исән калган милиция подполковнигы Владимир Сергеевич Громов 1945 елның 9 мае турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Ул вакытта аңа 5 яшь ярым була. Ләкин ул истәлекле 9 май көнен аермачык хәтерли. 

Владимир Сергеевич — искиткеч сүз остасы, патриотик җырларны да бик яхшы башкара. «Офицерлар» кинофильмыннан танылган җыр — аның яраткан җырларының берсе. 

Шушы көннәрдә генә ул «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы» конкурсының «Ир-ат — игелекле йөрәк» номинациясендә җиңү яулады. Конкурстан алган тәэсирләр һәм блокададагы Ленинград турындагы истәлекләрне «Алабуга нуры» газетасының 21 февраль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев