Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Алабугалы Мөхәммәтнур Төхвәтуллин: «Әти» сүзен бер тапкыр да әйтергә насыйп булмады

«Бөек Җиңүнең 80 еллыгына» рубрикасында Алабугада яшәүче ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары язмышы аша туган илебез тарихында булган афәтле еллар истәлекләрен барлауны дәвам итәбез.

Мөхәммәтнур Ягъфәр улы Төхвәтуллин Татарстанның Алабуга районы Кутыр авылында 1941 елның 12 июнендә дөньяга килә. Гаиләдә алтынчы бала булып бу дөньяга аваз сала ул.

Кызганычка, кечкенә вакытта ике кыз — Вәсимә һәм Хашия апалары дөнья куйган була. Мөхәммәтнур абыебыз — төпчеге. Ике абыйсы һәм бер апасы була әле аның. Олы апасы Фатыйма 1931 елгы. Ул 15 ноябрьда дөньяга килә. Аннан соң абыйсы — Тимерхан. Ул 1936 елның 3 июнендә туа. Икенче абыйсы — Кәүсәр. Ул 1939 елның 5 гыйнварында туган.

Әбиебез, ягъни Мөхәммәтнур абыйның әнисе Мәгъсүмә Юныс кызы дүрт баласын һәм Ягъфәр бабайның әнисе Зөһрә әбине (ул сукырайган) сугыш чорында яклаучыга да, караучыга да, туендыручыга да әверелә. Тормыш арбасын сыңар канат белән сөйрәү җиңел булмый аңа. Иртәдән кичкә кадәр колхоз басуында тир түгү, өйдә асраган мал-туарны карау, аларны туйдырырга печән, салам, азык әзерләү, балаларны исән-сау үстерү — барсы да аның җилкәсендә була. Үз көчен кызганмаган әбиебез кырда эшләгәндә дә иң алдынгылардан санала. Аңа тырыш хезмәте өчен бирелгән медальләр, бүгенге көнгә сакланып кына калмаган.

Авыр сугыш чорында, ачлыктан интеккәндә ул бүләкләрнең алдагы көнгә әһәмияте булыр, дип уйланылмаган да. Ул чорда балалар шулар белән уйнап үскән. Бүген кемнәрнеңдер әти-әнисенең бүләкләнүләре турында сөйләгәндә, йөрәк кысып куя: безнекеләрнеке дә булган ич мондый бүләкләр. Саклана гына алмаганнар. Кемнәр белгән дөньяларның мондыйга әйләнәсен. Хәзер башкалар үз әби-бабалары турында горурланып сөйләгәндә, бирелгән бүләкләрен барлаганда, миндә дә тукталырлык истәлекле бүләк булыр иде.

Мөхәммәтнур абыем әтисен бөтенләй хәтерләми, ятим үскән, тормышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән. «Әти» сүзен бер тапкыр да әйтергә насыйп булмаган абыебызның язмышы тигез юлдан тәгәрәмәде. «Ач идек. Чирәм чыккач, ятарга куфайка өстерәп, өй каршына чыгып ятар идем, — дип сөйли ул. — Ә кич белән шуны өстерәп кабат өйгә керәм». Күтәрергә көче дә булмаган баланың.

— Мәгъсүмә, улың ачка үлә бит, — дип әйтә торган булганнар әбиемә.

Әбигә хәер сорашырга туры килгән. Төнлә өйләр юып, балаларына ризык алып кайта торган булган. Әбием миңа да: «Иң авыры — туган авылымда хәер сорашу, ялланып эшләү иде», — дип сөйли иде. Юныс байның җитешле гаиләсендә үскән кызга сугыш чорында нинди тетрәнүләр аша үтәргә туры килгән. Дөньяда нәрсә күрәсеңне алдан белеп булмый шул. Сугыш бар кешене тигезләгән, яшисең килә икән, өзелергә торган җепкә дә тотынырга туры килгән.

Ягъфәр бабайның, сугышка алынгач, бер генә хаты килгән. Ул анда сугышка керергә әзерләнүләре турында язган булган. Аннан хәбәрсез югалуы турында белешмә генә килеп төшә. Өч кыз арасында бер малай булып үскән бабабыз турында без бүтән бер нәрсә дә белмибез. Кеше бар иде, инде юк. Ә гаиләсе турында кем кайгыртсын?

Ятим калган балаларның балачагы каз, сарык, сыер, дуңгыз көтүләре көтеп үткән. Кычыткан, алабута, ат кузгалагы — балаларның көтеп алынган ризыгына әйләнгән. Ә кышларын салам ягылган мич җылысы, урманнан ташыган чыбык-чабык балаларның туңуын бетерә алмаган. Ямаулы киемле ятим балалар шулай да яшәргә тырышканнар. Әбием бөтен авырлыкларны ничек үз җилкәсендә күтәрә алгандыр? Шулай да каты-коты белән балаларын ач үлемнән йолкып алып кала алган. Хәтта ул вакытларны күз алдына да китерүе кыен. Шуларны уйлагач, йөрәгем кысып куя.

Кечкенә генә Кутыр авылында андыйлар бер минем якыннарым гына булмаган. Һәрберсе тормышка бар булдыклары белән ябышканнар. Ә авылга көн саен әтиләренең үлү хәбәре килеп торган. Кайгы, аның өстенә ачлык, ялангачлык, хәерчелек...

Мөхәммәтнур абыебыз үз авылларындагы башлангыч мәктәптә укый. Уку вакытлары турында абый шулай искә ала: «Көз көне укырга бара идек, кар төшкәч, өскә кияргә кием булмаганлыктан, укырга йөреп булмый. Туңуны басыр өчен мич башында утырабыз».

1955 елда Иске Юраш урта мәктәбендә укый башлый. Җиде классны шунда тәмамлый. 1957 елда Алабуга СПТУ уку йортын тәмамлап, шофер һөнәрен ала. 1961 елда «АТП» да шофер булып эшли башлый. Торыр урын булмау аны кабат авылга кайтара. Ул анда ат белән эшли.

1962 елда кабат Алабугага килеп, Алабугада «АТХ-17» оешмасында эшли. Аннан Морттагы «Сельхозтехника»да эшләргә туры килә аңа. Ул вакытларны абый сагынып искә ала. Иске генә машина булса да, көн саен авылга кайтып йөрергә мөмкинлек була. Ул вакытта абыйсы Тимерхан Кутырдан Илмәт авылына күченә. Әнисенең пешергән ашлары, җылы урын көтеп тора аны авылда. Эштән соң, шундый өйгә кайтулары үзе рәхәт тормыш ич ул.

Тормыш корып яшәү өчен абый Алабуганы сайлый. «Сельхозтехника» берләшмәсенә күченә. Шунда утыз биш ел тырыш хезмәт куя. Бик күп Мактау грамоалары белән бүләкләнә. «Авариясез эшләгән өчен» медальләре дә бар аның.

Алабуга «Сельхозтехника»сында эшләгәндә ничә Тапкыр Мәскәүдән яңа машина алып кайтырга да туры килә. Иске машиналарны төзәтеп, эшли башлаган абыйга, соңыннан яңаларында да күпме юл үтәргә насыйп була.

1962-1995 еллар — самосвалда эшләгән, авыл кырларын иңләгән, урып-җыюларда тырыш хезмәт куйган еллары аның. Ул вакытларны ул сагынып искә төшерә. Истәлекләргә бай хезмәт юлы — аның тормыш мәгънәсе. Аны командировкада булган урыннарында да ярата торган булганнар. «Сезнең ун машинагызга Төхвәтуллинның бер машинасы җитә. Аны җибәрегез», — дип чакырып ала торган булганнар.

Мөхәммәтнур абыебыз гомере буе шофер булып эшләде. Нинди генә машиналар йөртмәде ул. Кайларда гына командировкада булмады. Нинди генә юллар аша үтмәде: авылның сазлы юллары, шәһәр араларындагы асфальт юллар. Аларның озынлыгы ничә меңнәр километр булды икән. «ЗИЛ», «КамАЗ», «ГАЗ» машиналары — аның бер өлешенә әверелгән техникалар иде.

Ул эшләгән машиналарның барсы күз алдында тора. Без ул машиналарга утырып кайларга гына бармадык. Абый үзе белән Казан шәһәренә дә алып барганы хәтердә. Әле юлда машина ватылып, аны абыйның төзәтеп азапланганы да истә калган.

Абый Алабуга шәһәрен үз итеп гомер итә, үз йортын төзеде, малын асрады, гаилә корып, хатыны Фәридә апа белән ике ул үстерделәр. Олы улы Илсур Брянскида хезмәт итте, шуннан Чечня сугышына алынды. Ике белем алды, техникум һәм институт тәмамлады. Армиядән соң Алабуга "Росгвардия«сендә күп еллар хезмәт куйды. Аны җитәкләде. Илдә барган хәрби операцияне дә күрергә туры килде аңа.

Икенче улы Илнур автомеханик һөнәрен сайлады, Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлады. Ул хезмәт юлын әтисе кебек техника белән бәйләде. Улларының икесе дә — руль артында. Әтиләре йөреп өлгермәгән юлларны дәвам итәләр. Тырышлар, тәртиплеләр. Аларга үзеңә ышанган кебек ышанырга була.

Мөхәммәтнур абый үзе дә гомере буе эш яратты, балалары да шундый булып үстеләр. Гомумән эш — нәселебезнең ныклы тоткасыдыр ул.

Абый бик туган җанлы булды. Өйләнгәнче дә, Фәридә апа белән тормыш коргач та, безне үз гаиләләре кебек күрделәр. Һәрвакытта ярдәм итеп яшиләр. Ачык чырай белән каршы алып, тәмле ризыклары белән сыйлап җибәрү — аларның һәрвакытта безгә карата кылган мәрхәмәтле гамәлләре. Ике улы да ярдәмнәреннән ташламый.

Абый кечкенәдән үк безне карады. Тәмледән-тәмле күчтәнәчләр алып кайту да — аның гадәте иде. Барысы өчен без аңа олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Исән-сау яшәсеннәр.

Сугыш чорын үз җилкәсендә татыган бала буларак, абый сугышның кабатлануын теләми. Илдә, дөньяда барган вакыйгалар белән танышып бара. Дөньяларның тыныч булмавына борчыла. Хәрби операциянең дә тизрәк тәмамлануын көтә, балаларның ятим булып үсүләрен теләми.

«Сугыш җилләре генә тынсын иде инде. Тыныч яшәүләргә ни җитә!» — абыебыз Мөхәммәтнурның һәр көн теләгән теләкләре шуңа барып тоташа.

Хашия ТӨХБӘТУЛЛИНА
Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев