Блокаданы кичергән бердәнбер алабугалы – Владимир Громов
Ленинград блокадасын кичергән алабугалы республика конкурсында җиңү яулады.
Исегезгә төшерәбез, конкурс Чаллыда узды. Җиңүчеләрне 8 номинациядә билгеләп үттеләр. Һәрберсендә — 20дән артык катнашучы. Конкуренция зур. Мөхтәрәм алабугалы әйтүенчә, Бөек Җиңү юбилее елында мондый дәрәҗәдәге статусны алу икеләтә күңелле. «Мондый статус минем өчен бик кадерле», — дип аңлата үз-үзеннән мондый уңышны бөтенләй көтмәгән ветеран.
— Мин сәхнәгә дә миңа ышанган кешеләрне уңайсыз хәлдә калдырмас өчен генә чыктым. Баш тарта алмадым, бу минем холкымда түгел, ләкин җиңүгә өметләнмәдем. Шуңа күрә, минем исемемне һәм 1 урынны игълан иткәч, мин гаҗәпләндем һәм хәтта бераз югалып калдым, — дип сөйли чын күңелдән безнең герой.
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы» бәйгесендә катнашу фикерен Владимир Громовка Алабуга мәдәният көллияте җитәкчесе Людмила Рыбакова тәкъдим итә.
— Людмила Николаевна шалтыратты да, хәлемне белеште. Аннары әйтә: «Владимир Сергеевич, сезне конкурска җибәрергә булдык. Сезгә безнең көллияттә репетиция ясарга, әзерләнергә һәм конкурска барырга кирәк», — ди. Менә шулай итеп бәйгегә эләктем дә инде. Минем номинациядә чыгыш ясаучылар — көчле, талантлы кешеләр. 24 торак пункттан, Чаллыдан, Әлмәттән, Түбән Камадан килгәннәр. Мин үз чыгышымнан гына түгел, алабугалыларның башка номинацияләрдәге чыгышларыннан да бик канәгать. Безнең Алабуга составы тулысы белән җиңүчеләр рәтендә булуы мине гаҗәпләндерде һәм сөендерде. Без мондый дәрәҗәгә ничек ирештек? Белмим... Ләкин бу миндә чиксез горурлык хисе тудырды! — дип уртаклаша Владимир Громов.
Язмабыз герое сүзләренчә, ел саен 9 Май көнне дә ул шуңа охшаш хисләрне кичерә.
— Җиңү көнендә мин һәрвакыт бәйрәмгә чыгам. Бәйрәмне карап кына утырмыйм, чыгыш та ясыйм. Тантананың зурлыгы, чараларның оештырылуы мине һәрвакыт сокландыра һәм сөендерә. Алабугада һәрвакытта да барысы да югары дәрәҗәдә уза. Гомумән, Татарстанда ветераннарга булган мөнәсәбәт ошый. Безнең республикада аларны кадерләп яши беләләр. Мин Түбән Тагилдан Алабугага күченгәндә (монда геройның улы һәм ике оныгы яши, — автор искәрмәсе), шәһәрдә Ленинград блокадасын кичергән 10 кеше яши иде, ә хәзер мин берүзем калдым. Социаль яклау хезмәткәрләре дә, «Ышаныч» («Доверие») үзәге, шәһәр хакимияте дә — барысы да безгә, ветераннарга бик яхшы мөнәсәбәттә. Бөтен җирдә дә болай түгел, — дип сөйли Владимир Громов.
Җиңү бәйрәменә тагын ике ай калды. Әмма Владимир Сергеевич инде хәзер үк аны дулкынланып көтә. Бәйрәмгә дип, фатирындагы ремонтны да иртәрәк бетерергә тырышкан.
— Җиңүгә 80 ел! Бу бит бик зур дата! Шулкадәр еллар дөньяда яшибез! Җиңүнең мондый юбилеен күрү дә насыйп булды. Ышанмыйм, ләкин мин бик бәхетле! Ә 26 февральдә миңа юбилей медален тапшырачаклар... Дулкынланам... Ә мин әле дә Җиңүнең беренче көнен хәтерлим. Миңа нибары 5 яшь ярым иде. Әле дә хәтерлим, салют башланган вакытта әни һәм абыем Юра белән өйдә утыра идек. Бөтен кеше урамга чыкты. Бөтен җирдә тантана! Бөтен җирдә шат йөзләр! Салютлар! Әнием үзе елый, үзе көлә, безне кочаклап: «Ниһаять! Ниһаять, Җиңү!» дип кабатлый, — дип искә ала Владимир Громов. Әйтергә кирәк, ул гомер буе туган шәһәренә — Ленинградка, Васильев утравындагы йортына кайтырга хыялланып яши...
Үзләренең кече Ватаны белән ике яшьлек кечкенә Вова Громов, аның 6 яшьлек энесе Юра һәм аларның 24 яшьлек тол калган әниләренә коточкыч 42 нче елда, блокаданың иң кызган вакытында аерылышырга туры килә.
— Мин еш кына әнидән: «Ә нигә без кире Ленинградка кайтмадык?» — дип сорый идем. Беләсезме, ни өчен? Безнең барлык туганнарыбыз да коточкыч ачлыктан үлгәннәр. Шулкадәр күп үлем булган җиргә кайту әниемә бик авыр булды. Мин 39 нчы елның октябрендә Ленинградта тудым. Сугыш башланганда миңа яшь ярымнан әз генә артык иде. Блокада турында әни сөйләвеннән беләм. Кызганычка, әтиемне хәтерләмим. Ул Путилов заводы мастеры була, Кронштадтта су асты көймәләрен ремонтлый. Көннәрдән бер көнне завод өстенә бомба төшә. Барысы да һәлак була. Миндә дистрофия башлангач, әни Васильев утравындагы фатир тәрәзәләрен кадаклап, эвакуациягә китәргә дигән карар кабул итә. Башкача мин исән калмас идем. Әни балалар бакчасында тәрбияче иде. Безнең белән бергә ул Ладога күле аша балалар бакчасын да чыгарды. Беренче баржаны немецлар бомбага тоттылар. Безнең баржа үтеп китте. Бездән соң барганын да батырдылар. Могҗиза белән генә үтеп киттек... Безне Ташкентка алып киттеләр, ләкин ни өчендер Уралда, Свердловск шәһәрендә тукталдык. Шуннан инде безне, исән калганнарны, Уралның төрле шәһәрләренә тараттылар. Шулай итеп, 1942 елда без Түбән Тагилга килеп эләктек. Миңа нибары 2 яшь ярым иде. Мин әниемнән гомерем буе Ленинградка кайтуны сорадым. Хәтерлим, хәтта бервакыт безгә Ленинградтан әтинең дусты, Костя абый килгән иде. Аның хатыны ачлыктан үлгән, ул да ике баласы белән ялгыз калган. Костя абый да әнине туган ягына кайтырга чакырды, ләкин әнием ризалашмады. Үсеп җиткәч, мин, әлбәттә, Санкт-Петербургта берничә тапкыр булдым, туган йортымны күрдем, һәм һәрвакыт аның янында булганда күзләремә яшьләр килә: никадәр гаиләләр юкка чыккан, язмышлар җимерелгән, — дип сөйли Лениград камалышын кичергән алабугалы.
Владимир Сергеевич үзенең хезмәт юлын Түбән Тагил металлургия комбинатында башлый. Өч ел ярым Германиядә армия хезмәтен үтә. Армиядән кайткач, комбинатта эшен дәвам итәргә планлаштыра, ләкин илдә тәртип сакчылары таләп ителүен белгәч, Алабугага килеп милиция мәктәбендә белем алырга була. Алабугадан соң ул белемен Мәскәүнең Эчке эшләр министрлыгы Академиясендә күтәрә. Хәзер инде Владимир Сергеевич отставкадагы подполковник. Ләкин, 85 яшьтә булуына карамастан, Владимир Сергеевич хәзер дә бик яхшы физик формада.
— Мин сәламәт тормыш рәвеше алып барам. Спорт белән шөгыльләнәм, салкын су белән коенам, тәмәке тартмыйм, даими рәвештә Мәңгелек утка кадәр барып, кире кайтам. Хәрәкәттә — бәрәкәт дигән сүзләр белән килешәм. Гантельләр, шахматлар, китаплар — минем тугры юлдашларым. Интернет белән дус, кызыклы кешеләр белән аралашырга яратам, — дип сөйли Владимир Громов. Моннан тыш, ул әле бик яхшы җырлый да. Үзе әйтүенчә, җыр — аның гомерлек юлдашы. Мәктәптә дә, армиядә дә, эчке эшләр органнарында да җырлаган. Алабуганың «Красная гвоздика», «Благомир» составында җырлый. Шуны да әйтергә кирәк, «Благомир» хорында җырлаганда аны Чаллының «Луч» ансамбле музыкантлары күреп ала һәм аларның солисты булырга тәкъдим итә.
Владимир Громов Россия Президенты белән бер көнне туган булуын ассызыкларга ярата, җитмәсә, адашлар да әле. Моннан тыш, икесе дә офицерлар һәм икесен дә туган шәһәрләре — Санкт-Петербург берләштерә.
PS. «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы» бәйгесендә Владимир Громов ике җыр башкара. Ветеран чыгышыннан соң зал басып алкышлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев