Җиңү турында 80 факт
Солдат каскасы турында сөйлибез.
Хәтер музеенда Бөек Ватан сугышы чоры атрибутларының оригиналлары саклана. Мәсәлән, солдат каскасы. Без илебез тормышындагы героик чор белән бәйле мәкаләләр сериясен «Җиңү турында 80 факт» рубрикасында дәвам итәбез.
5. СШ-40 (корыч (стальной) шлем) яки Солдат каскасы
Хәтер музее экспозициясендә Кызыл Армия солдатының сугыш башы чоры киемнәре тәкъдим ителгән. Шундый экспонатларның берсе — 1940 елгы үрнәктәге корыч шлем, ә гади телдә — каска. Исеме французча casque — шлем сүзеннән килеп чыккан. Бу яклау чарасы солдатның хәрби экипировкасында мөһим урын алып тора, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда СССР Кораллы Көчләрендә киң кулланыла. Касканың авырлыгы — 1 килограммнан артык.
Белешмә өчен: беренче совет хәрби шлемы «1936 елгы үрнәктәге корыч шлем» булган. Халыкта мондый шлемнарны «хасанка» яки «халхинголка» дип атаганнар. Шлем-каска мондый атамаларны юкка гына алмаган. Ул беренче мәртәбә Гражданнар сугышында, Испаниядә (1936-1939 еллар), аннары японнарга каршы Хәсән күлендә, 1938 елда Халхин-Гол елгасында сугышларда кулланыла. Совет шлемын РККА артиллерия идарәсенең Фәнни-техник бүлегенең югары квалификацияле инженеры, 1нче ранглы хәрби интендант Александр Шварц булдырган.
‒ Каска үрнәген ул вакытта Кызыл Армия башкомандующиеның кавалерия буенча ярдәмчесе, шулай ук РККА кавалериясе инспекторы булган Советлар Союзы Маршалы Семен Буденный сынап караган. Буденный инициативасы буенча шлем иңбашларын кискеч сугудан саклау өчен киң ян кырлары барлыкка килә. Сүз уңаеннан, яхшы куелган кылыч белән сугу ул чакта «Наган» револьверы пулясының 10 метрдан бәрелү көченә тиң булган, — дип аңлата Мәүлидә Мансуровна.
Шлемны 1,1 миллиметр калынлыктагы броньлы корычтан Лысьва шәһәренең Металлургия һәм металл эшкәртү заводларында ясаганнар. Барлыгы 1600000 берәмлек җитештерелгән. Хәсән күле янындагы хәрби хәрәкәтләр барышында җәрәхәтләрне анализлау нәтиҗәләре күрсәткәнчә, нәкъ менә шлем булу баш сөяге җәрәхәтләреннән үлемне 6 процентка кадәр диярлек киметергә мөмкинлек биргән (шул ук вакытта Беренче бөтендөнья сугышы чорында металл шлемнары булмаган патша армиясе хәрбиләренең баш сөяге җәрәхәтләреннән үлем 50 процент тәшкил иткән).
1940 елдан башлап РККАда касканың яңа модельләре барлыкка килә, әмма Бөек Ватан сугышы башлану бу процессны тоткарлый. Сугыш башында СШ-36 номерлы шлем иң киң таралганы була, СШ-40 белән бергә якынча 1943 елга кадәр, ә Ерак Көнчыгыштагы кайбер өлешләрдә — 1945 елның сентябренә кадәр кулланыла.
‒ 1940 елгы үрнәктәге корыч шлем подшлемник белән йөртелгән. Ул 1939 елның июнендә Кызыл Армияне тәэмин итүгә кабул ителгән СШ-39 шлемының модернизацияләнгән варианты булып саналган. СШ-39 конструкциясендә алдагы СШ-36 кимчелекләре бетерелгән, әмма СШ-39ны 1939-1940 еллардагы совет-фин сугышы барышында куллану сизелерлек кимчелекне ачыклаган — аның астыннан кышкы шапка кияргә мөмкин булмаган, ә штатлы йон шлемник көчле салкыннардан коткармаган. Шуңа күрә солдатлар еш кына СШ-39 подтулей җайланмасын ваталар һәм касканы аннан башка, башлык өстеннән генә киеп йөриләр, — дип аңлата Хәтер музее хезмәткәрләре.
Яңа СШ-40 шлемында подтулей җайланмасы СШ-39дан, гөмбәз формасы үзгәрешсез калган булса да, шактый аерыла. Ул өч таҗ яфрагыннан тора, аларга кире яктан техник мамык тутырылган амортизатор капчыклары тегәләр. Таҗ яфракчыкларын шнур белән тартканнар — ул баш өстендә шлем утырту тирәнлеген көйләргә мөмкинлек биргән.
СШ-40 җитештерүен 1941 елның башында Уралдагы Лысьвада җәелдерә башлыйлар, ә бераз соңрак — Сталинградның «Кызыл Октябрь» заводында. Акрынлап СШ-40 Кызыл Армия каскасының төп тибына әверелә. Сүз уңаеннан, ул сугыштан соң да зур күләмдә чыгарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев