Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Җиңү турында 80 факт

Солдат котелогы турында сөйлибез. Армиядә поход котелогы ризык әзерләү өчен түгел, ә аны күчерү һәм аннан ризыкны ашау өчен кулланылган.

Кыр кухнясында пешерелгән ризыкны сугышчыларга түбәндәге тәртиптә өләшкәннәр: котелокның үзенә — беренче ашны, котелокның ачык капкачына икенче ризыкны салалар, өстенә ипи куялар. Кирәк булганда котелокларны кыр шартларында учакта ризык әзерләү өчен, ә капкачын таба итеп кулланырга мөмкин булган. Чәй яки компотны кружкага салганнар.

1941 елның 22 июненә Кызыл Армиядә котелокларның ике тибы кулланыла: цилиндр формасындагы (түгәрәк) һәм капкачлы кузаксыман.

АДМЯ Хәтер музее экспозициясендә овал үрнәктәге совет котелогы тәкъдим ителгән. Овал котелокның прототибы булып ХХ гасыр башында Кайзер Германиясенең хәрби-кыр савытлары булган дип фаразлана. Беренче бөтендөнья сугышында немец армиясе өчен алюминийдан — җиңел һәм нык металдан штампланган котелоклар җитештерү җайга салынган. Моңа кадәр армия савытлары бакырдан, тимердән эшләнгән. 1931 елгы немец котелогы бу савытларны күп яктан кабатлый. Бу котелокка бикләвеч тотка куелган була. Тоткадагы махсус тишекләргә кашык куярга мөмкин. Бил каешына тагып йөргәндә, котелокның эчкә таба уелган ягы тәнгә карап торган була.

Немец котелогы 30 нчы елларда күп кенә Европа илләрендә, шул исәптән СССРда да күчереп алына. 1936 елдан, Ленинградның «Красный Выборжец» заводында, Европа моделендәге овал алюминий котелок чыгару җайга салына.

40 нчы еллар башында аларны яшел буяу белән каплый башлыйлар. Әмма сугыш башлану белән илдә алюминий запаслары бик тиз кими. Шуңа күрә алюминийдан ясалган овал котелокларны, якынча 1943 елдан башлап, корыч белән алыштыралар.

Россия армиясе әлеге котелок белән 1936 елдан башлап тәэмин ителгән. Солдатлар котелокларны тиешле аксессуарсыз гына алсалар да, комплектта чехоллар булуы күздә тотылган. Алар терморегуляцияне тәэмин иткән, ягъни ризыкка озак вакыт җылы булып калырга мөмкинлек биргән.

Немецлар үз армияләрен котелоклар һәм аңа караган төрле әйберләр белән тәэмин иткәннәр. Мәсәлән, коры ягулыкта эшләүче Эсбит тибындагы портатив җылыткыч, җыелмалы кашык-чәнечкеләр, өч һәм дүрт предметлы ашханә җыелмалары.

Кызыл армиянең күп кенә сугышчыларында трофей немец котелоклары очрый, аларны советныкыннан озынча дугалары буенча аерырга мөмкин.

Бөек Ватан сугышы чорында Уралдагы Лысьвада түгәрәк котелоклар ясау яңадан җайга салына, ләкин дефицитлы алюминий урынына корыч кулланалар. Түгәрәк формага кайту шулай ук аңлашыла — мондый котелок җитештерүдә җиңелрәк, ди АДМЯ Хәтер музее экскурсоводы Мәүлидә Мансурова.

1945 елда гына котелокларны яңадан алюминийдан җитештерә башлыйлар. Шуңа күрә СССРдан корыч солдат котелоклары хәрби вакытка караган шактый сирәк экспонат булып санала.

Лысьва заводы тарафыннан гаять зур эш башкарылган, ул җитештерүнең үзкыйммәтен сизелерлек киметергә мөмкинлек биргән. 1945 елга түгәрәк армия котелокларының суммар чыгарылышы 20 миллионнан артык данә тәшкил иткән — алар Кызыл Армиядә иң күбе булган. Җитештерү сугыштан соң да дәвам иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев