Петр Скучаев: Немецтан да куркынычрак хайван юк...
«Хатын, корреспондент белән кешеләрчә сөйләшик әле, телевизорны сүндер. Саңгырау булмасам да, безгә комачаулап тормасын», — дип каршы алды мине 89 яшьлек хезмәт фронты ветераны Петр Иванович Скучаев.
Язмабыз герое Петр Иванович — киң күңелле, сөйләшергә ярата торган бабай булып чыкты.
— Безнең нәселебез шундый, фамилиягә һич тә туры килми, — ди елмаеп ветеран.
Олы яшьтәге бабайның хәтере вакыт-вакыт әллә кайларга алып кереп китә башласа, ярдәмгә хатыны — Александра Кирилловна ашыга. Ул иреннән ун яшькә яшьрәк. Хәер, газетага да ул мөрәҗәгать итте.
— Без бабай белән сезнең газетада ветераннар турында язылган язмаларны укып барабыз. Алар турында, аларның язмышлары турында язуыгыз бик әйбәт. Ул коточкыч сугыш чоры хакында үзләреннән башка кем яхшырак һәм дөресрәк сөйли алыр? Мин 1945 елның декабрендә, сугыш беткәч туганмын. Бөек Ватан сугышы турында башкалар сөйләгәннән генә беләм. Ә менә минем Петро (Александра Кирилловна иренә яратып шулай эндәшә) ул вакытның бар авырлыгын күргән, — ди Петр Скучаевның тугры юлдашы Александра Кирилловна. Бергә алар өч бала тәрбияләп үстергән, хәзер 7 оныклары бар, оныкларының балаларына куанып яшәгән көннәре. Гаилә корып бергә яши башлауларына да 45 ел булган. Хәзерге вакытта кече уллары Виктор йортында көн күрәләр.
— Әти-әнием белән горурланам. Әти бала чагында авыр сугыш елларын, әнием сугыштан соңгы авыр елларны кичергән. Әмма шул ук вакытта икесе дә үзләрендә кешелеклелекне дә, яхшылыкны да, тормышка уңай карашны да саклап кала алган. Безне дә шундый рухта тәрбияләделәр, — ди Виктор Скучаев.
Ул чор кешеләре, чыннан да, көчле рухлы кешеләр. Коточкыч сугыш аларның күбесенең балачагын һәм хыялларын урласа да, ачык йөрәкле һәм тормышка чиксез гашыйк кешеләр булып кала алганнар. Хезмәт һәм тормышның яхшырачагына ныклы ышану аларга яшәргә көч һәм илһам биргән.
— Без яхшылыкка ышандык, ышандык һәм эшләдек. Күп эшләдек. Сугыш вакытында да, сугыштан соң да. Сугыш вакытында ул тизрәк бетсен өчен эшләсәк, сугыштан соң — илне тизрәк торгызу өчен көч куйдык, — дип искә ала Петр Скучаев. — Мин 1935 елда Рекорд авылында туганмын. Мәктәпкәчә яшькә җитмәсәм дә мине мәктәпкә бирделәр, чөнки мәктәпкә җибәрер кеше булмаган. Ул елны беренче сыйныфка биш урынына өч бала гына барды. Менә мине, алты яшьлек баланы шуңа күрә бер елга иртәрәк бирделәр дә инде. Дүрт класс бетердем. Миңа шул да бик җитте, — дип көлә бабай.
Тормышын сөйләгәндә Петр Иванович моңсуланып та алды, шаяртты да. Ләкин сугыш турында — бары тик җитди генә.
— Сугышны ничек хәтерләмәскә? Барысын да хәтерлим. Бөтен кешене поездларга, пароходларга, ат арбасына утыртып фронтка алып киткәннәрен хәтерлим. Әле бала гына булсам да, минем өлкән абый-апаларымны фронтка җибәргәннәре дә истә. Гаиләдә без җиде бала идек, мин — алтынчысы. Сугыш башланганда миңа — 6, ә сеңлемә 3 яшь кенә иде, — дип искә ала язма герое.
Балалар хезмәте турында Петр Иванович дулкынланып, шаяртмыйча сөйли.
— Яшим дигән һәркем эшләде. Югыйсә харап булырсың. Җирдә сөрдем, печәнен дә чаптым. Сеңлем Зинаида белән көтү көттек, тавыклар, казлар карадык. Мин бит Саратов өлкәсенең Краснокутск районыннан. Безнең белән янәшә Идел буе немецлары яшәде. Кайвакыт без, бераз борщ пешерер өчен, немецларның яшелчә бакчаларына үлән йолкырга бара идек. Үлән алып кайтмасак — ач калабыз. Нинди эш кушалар, нәрсәгә көчебез җитә — барысын да эшләдек. Каһәр суккан сугыш... — дип күзләренә килгән яшьне сөртә бабай.
89 яшьлек Петр Иванович Саратовны бомбага тотканнарын хәтерли.
— Әти ничектер безне эвакуацияләүгә иреште. Ул үзе чыгышы белән Чистайдан. Тик менә мин моның ничәнче елда булуын хәтерләмим. Нинди гомер яшәдем мин! Яшьтәшләрем дә юк инде, ә мин менә һаман яшим. Төгәл хәтерләмим, без башта Чистайга, аннары Алабугага кайттык бугай... Гафу ит, кызым, барысын да хәтерләмим... — ди авыр көрсенеп Петр Скучаев.
Аның каравы, Петр Иванович авылларындагы ниндидер «Шәйдә әбине» бик яхшы хәтерли.
— Шәйдә әби — ул сихерче кебек иде. Ләкин бу китапларда. Ә бу хатын — куркынычрак, чөнки ул авылда, безнең белән рәттән яши. Без, балалар гына түгел, аннан бөтен тирә-як курка иде. Чып-чын сихерче карчык. Аның исемен телгә алырга курыктык. Менә, мәсәлән, кеше бара ди, ә аның каршысына Шәйдә карчык килә. Карчык ул кешегә карап берәр сүз әйтсә, бетте, кичкә ул кеше юк була, я кисәк авырта башлый, я тик торганнан үлеп китә. Шәйдә карчык очраса, авылда терлек тә үлә иде. Ләкин мин нәрсә әйтергә телим. «Мәчедән дә куркынычрак җәнлек юк» дияр иде тычкан. Ә мин: немецлардан да куркынычрак хайван җир шарында юк һәм булмаячак та дим. Хәер, алар кеше түгел, алар ерткычтан да начаррак. Алар Шәйдә карчыктан да куркынычрак! Без — бүре балалары кебек усал, үзебез ач-ялангач, ә алар тантана итә, — дип сөйли ветеран.
— Җиңү көнен яхшы хәтерлим! Үлсәм дә онытасым юк. Җиңү көнен игълан иткәндә миңа әле 10 яшь тә тулмаган иде. Карты-яше — бөтенесе сөенде! — дип уртаклаша Петр Скучаев.
Сугыштан соңгы еллар да язмабыз герое өчен катлаулы була.
— Миңа унберенче яшь китте, ә мин инде тракторчы булып эшлим. Күз алдына китерәсезме? Бервакытны комиссия килде, мине трактор руле артында күрделәр дә, ачуланалар: «Ул бит әле бала гына! Ә сез аны транспорт белән идарә итәргә куйгансыз!» диләр. Вакыты шундый иде... Аннан соң мин шофер да, комбайнчы да, механизатор да, кранчы да булып эшләдем. Башка укымадым инде. Гомер буе эшләдем. Геофизикада да, АТХ-7 дә, МСОда да эшләдем, — ди «Хезмәт ветераны» исеме белән пенсиягә чыккан Петр Иванович. Әйтергә кирәк, аның хезмәт кенәгәсендә "бүләкләр турында«гы барлык битләр төрле елларда Мактау грамоталары алу турында мәгълүматлар белән тулган.
— Мин Бөек Җиңү елында Танайка авылында туганмын. Әлеге факт белән горурланып яшим. Сугыштан соңгы елларны бик яхшы хәтерлим. Мәктәптә укыганда без көл, макулатура, алма җыйдык. Кырларда һәм болыннарда терлек азыгы әзерләдек. Без гаиләдә 11 бала идек! Мин өлкәннәрнең берсе. Миңа әни өчен дә эшләргә туры килде: печән дә чаптым, әйләндердем дә... «Кызыл партизан» колхозыннан мине укырга җибәрделәр. Буада ветеринария техникумын тәмамладым. Соңыннан Танайка авылындагы колхозда эшләдем. Пенсиягә инде Алабуга ит комбинатыннан чыктым. Балачагым һәм яшьлегем авыр булуга карамастан, ул вакытларны сагынып искә алам. Безнең халык нинди сугышны җиңде! Шуңа күрә 9 Майны бик яратам! — дип сөйләде Петр Ивановичның тугры юлдашы Александра Кирилловна.
Петр Иванович исә «9 майны көтәсезме» дигән сорауга, үзенчә, шаяртып:
— Ә аны нигә көтәргә? Ул үзе дә килеп җитәчәк! Килер — каршы алырбыз! — дип җавап бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев