Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Сугыш чоры баласы Валентина Ёлкина: бернигә карамастан, исән калырга

Сугыш чоры баласы, тыл хезмәтчәне, редакция ветераны Валентина Ёлкина сугыш еллары, сугыштан соң чор турында истәлекләре белән уртаклашты.

Әтисенең соңгы тапкыр битеннән үбеп чыгып китүе, аның кытыршы яңаклары — бу кадерле һәм йөрәкне телгәли торган истәлекне Валентина Даниловна гомере буе йөрәгендә саклый. Иртән иртүк Даниил Пислегин фронтка китә. Леспромхозда плановик булып эшләгән укымышлы белгеч буларак бронь алса да, тылда кала алмый аның әтисе. Бу — 1942 елның гыйнвары була.

Артемий бабасы исән калырга булышкан

Гаиләдә алар дүрт бала кала. Валентинага биш яшь тә юк, Надежда һәм Георгий тагын да яшьрәк, өлкән Виталийга сигез яшь, ул — беренче сыйныф укучысы.

Алар Киров өлкәсенең Плотбище бистәсендә яши. Әтиләре сугышка кадәр сала башлаган йорт төзелеп бетмәгән килеш кала.

Балалар турында кайгырту, авыр хуҗалык эшләре — барысы да Вера Яковлевна җилкәсенә төшә.

Гаиләгә әтисе ягыннан бабасы — Артемий Феофанович ярдәм итә. Бабайның көймәсе була, ул балык тота, ауга барып җәнлек алып кайта. Табуы бик кыен булганлыктан, боларны барысын да тозсыз ашыйлар. Киров урманнарында күп булган җиләк белән гөмбә дә ризыкка ярый. Авыр вакытларда зур гаиләнең иң зур терәге, әлбәттә, сыер була. Аның өчен печәнне бик авырлык белән — сазлыкларда, тезгә кадәр суда торып әзерлиләр. Кечкенә Валя да өлкәннәргә булыша. Бакчаларында бәрәңге үстерәләр.

Икмәк кисәге

Валентина Даниловна еш кына ул вакыттагы икмәкнең тәмен искә ала. Ипи — искиткеч зур байлык, туйганчы ашарга да җитми, аны әз-әзләп кенә бирәләр. Балалар кечкенә чүпрәк капчыкларга ипи паегын салып үзләре белән балалар бакчасына алып бара торган булган.

Әниләре пешекче булып эшли, мәктәпкәчә учреждениедә сабыйларны ашата, шулай ук балаларга күлмәкләр, өс киемнәре тегә. Ничек кенә булмасын, тормыш аларны исән калырга өйрәтә. Һәм алар, бернигә карамастан, исән калалар.

Курск дугасында һәлак була

1943 елның маенда аларның йортына кайгы килә: әтиләренең Курск дугасында һәлак булуы турында ике похоронка китерәләр. Игелекле һәм көчле, үз гаиләсен чын күңелдән яраткан, барлык балаларына югары белем бирергә хыялланган әтиләре һәлак була. Алар ул вакытта ышанычлы таянычсыз кала. Шулай да күп еллар буена могҗизага — яраткан кешеләренең кайтуына өметләнеп яшиләр алар.

Әтиләренең кайда күмелүен белмиләр. Приказда нибары: «Кече лейтенант Пислегин Даниил Артемьевич — 78 нче укчы дивизиясенең 453 нче укчы полкының миномет взводы командиры. 13.05.43 елда һәлак булды» дигән коры сүзләр генә язылган.

Улын югалту кайгысын бабай бик авыр кичерә: кечерәеп-бөкрәеп кала, шул хәбәрдән соң озак та яшәми фани дөнья белән саубуллаша.

Җиңү көне һәм тыныч тормыш

Әнисенә ярдәм итү өчен, абыйсы Виталий 14 яшеннән эшли башлый. Мотопычкысы булганга аны агач әзерләүгә җибәрәләр.

Валентина, кечкенә булса да, Җиңү турында хәбәр килеп ирешкәч, кешеләрнең ничек шатланганын һәм елаганын яхшы хәтерли. Аларны, башлангыч сыйныф укучыларын, мәктәптә линейкага тезәләр һәм сугыш бетү турында игълан итәләр.

Тыныч тормыш башлана. Укырга, һөнәр алырга кирәк.

Туган бистәсендә җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Валентина дусты белән Киров өлкәсенең Малмыж шәһәренә китә һәм педагогия училищесына укырга керә. Бер хатынга фатирга кереп, шуда яшиләр, салам матрасларда йоклыйлар.

Өйдән еракта яшәве кыен булса да, алар бөтен авырлыкларны җиңәргә тырышып укыйлар. Аларга иптәш кызының бабасы булыша, ул еш кына студент кызларга кунакка килә һәм әле капчыгы белән борчак, әле тагын берәр нәрсә алып килә торган була.

Бөтен гаилә белән — Алабугага

Педучилищены тәмамлагач, Валя туган поселогына кайта һәм мәктәптә эшли башлый. Ә тиздән нефть училищесын тәмамлап Алабугага эшкә җибәрелгән классташы Сергей Елкинга кияүгә чыга. Шулай итеп, 1959 елда яшь гаилә Алабугага килеп яши башлый.

Валентина башлангыч мәктәптә укыта (башта икенче, аннары хәзерге дүртенче мәктәптә), ә Сергей «Прикамнефть» нефть-газ табу идарәсенең беренче нефть скважинасында оператор булып эшли.

Алабугада уллары Александр һәм кызлары Татьяна туа, аларны алар яхшы кешеләр һәм үз эшләрендә чын профессионаллар итеп тәрбияләп үстерә.
Гаилә торак алгач, алар янына Киров өлкәсеннән Валентинаның абыйлары, апасы, оныкларын яратып үстергән әнисе дә күченеп килә.

Алабуга алар өчен туган шәһәргә әверелә.

1970 елга кадәр Валентина Даниловна мәктәптә эшли, аның укучылары беренче укытучыларын җылылык һәм рәхмәт белән искә алалар. Аннары ул шәһәр газетасы редакциясендә эшли башлый: башта корректор, ә аннары җаваплы сәркатип була.

***
Миңа Валентина Даниловна белән «Новая Кама» газетасында эшләргә туры килде. Ул — үз эшендә чын профессионал һәм игелекле кеше, безне, яшьләрне, әниләрчә гел кайгыртып торды. Аңарда хәзер бик сирәк очрый торган гадилек сизелә иде. Ачык һәм игътибарлы караш, ягымлы елмаю. Ул хәзер дә, үзенең 85 яшендә дә шундый ук. Аның ике оныгы, ике оныкчыгы һәм оныкчыкларының баласы да бар.

Балаларына да, оныкларына да, безгә, үзенең хезмәттәшләренә дә ул еш кына сугыш чоры, әти-әнисе турында сөйли торган иде. Герой әтисенең фотосурәтләре дә — йортның түрендә. Бөек Ватан сугышы герое турындагы истәлек гаилә тарихында мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев