Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫНА

Ветеран Җиңүнең 80нче язын көтә

Кирилл Тимряков, Бөек Ватан сугышы ветераны, илебезнең героик үткәне һәм язмышы турында сөйләде.

Ул детективлар һәм тарихи романнар укый, илдәге һәм дөньядагы сәяси яңалыкларны күзәтә, даими рәвештә вакытлы матбугатны өйрәнә, рәсемнәрне төрле төсләргә буярга ярата һәм хәтта, көченнән килгәнчә, үзенә физкультминут оештырырга тырыша.

Кирилл Степанович Тимряков — Алабугада һәм районда бердәнбер Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше. Тормышының күп өлеше Буа районына бәйле. Хәзерге вакытта Алабугада, кече кызы Светлана Чувашева гаиләсендә яши.

Безнең героебыз һәрвакыт кайгыртучан туганнары янәшәсендә: пөхтә, ипле һәм, Аллага шөкер, сәламәтлеге һәм кәефе начар булудан зарланмый. Ул һәрвакыт күтәренке кәефтә, төшенкелеккә бирелми. Ә бит аңа инде йөз яшь диярлек... Сүз уңаеннан, Кирилл Степанович, Россия Президенты Владимир Путин кебек үк, 7 октябрь көнне туган. Хәтта ел саннары да охшаш: Кирилл Тимряков — 1925, ә Владимир Путин — 1952...

— Президентыбызны, аның сәясәтен хөрмәт итәм. Җиңүнең 80 еллыгына медаль көтәм, — дип елмая бабай.

Җиңү көне

Кирилл Степановичның яраткан бәйрәме — Җиңү көне. Ул үзенең җиңүле сиксәненче язын дулкынланып көтә. Безнең герой янәдән медаль тулы костюмын киеп, аның өчен махсус концерт оештырылган капка янына чыгачак һәм, һичшиксез, диңгезче дуслары белән очрашачак.

‒ Мин Җиңүне Балтыйк буенда каршыладым. Җиңү турындагы хәбәрне ишеткәч, бик шатландым! 1945 елның 8 маенда алман армиясе капитуляцияләнә. Фашистлар Германиясен җиңү турында игълан ителгән көнне мин Либава шәһәрендә күзәтү пункты әзерли идем. Без телефон чыбыкларын суздык һәм сугышның бетүен белдек. Җиңү! Ниһаять, дүрт ел дәвам иткән сугыш бетте!

Ләкин сугыш бик мәкерле... Мондый очракны да искә төшерми булдыра алмыйм. Коммутатор һәм персонал белән машина (ике кыз һәм телефонист) бомба астына эләгә. Ике кыз да һәлак була, телефончы яралана, машина йөртүче машинадан сикереп төшеп исән кала. Кемгәдер Җиңү килде, ә кемгәдер — бу көнне дә матәм... Сугышта булган бар нәрсә минем хәтеремдә гомер буе калачак, — дип сөйли ветеран.

Кирилл Степановичка сөйләшүе кыен: яше һәм вакыйгаларның авырлыгы аркасында, әлбәттә. Шуңа күрә «Алабуга нуры» укучыларына аның «Страницы моей памяти» истәлекләр китабыннан аерым өзекләр тәкъдим итәбез. Кызы Светлана Чувашева әтисенең кулъязмаларын укып чыккач, аларны бастырып чыгарырга булган.

«Страницы моей памяти» (авторлык стиле сакланды)

«Лето 41-го... Мне тогда шел 15-й год, я был на дежурстве на колхозной пасеке вместо своего отца. Мой отец в это время был председателем ревизионной комиссии колхоза, а ночью охранял пасеку вместе с Думаковым Кандруком. Это — инвалид с детства, передвигался на четвереньках. Вот я с ним дежурил в ночь на 22 июня. Рано утром к нам прибегает Илюшин Семен с известием о нападении Германии на нашу страну, о начале войны. По дороге домой по всей деревне только и слышим разговоры о войне. Второй день подряд в военкомат вызывали мужчин и отправляли на фронт по 10-12 человек. Через некоторое время стали приходить известия о погибших. Слезы, утраты, горе... Сначала ушли на фронт молодые солдаты, затем постарше, потом еще старше. А на селе работы много. Лето: сенокос, жатва, огороды, сады. Мужчин, кроме стариков, не осталось, техника — лошади. Самая тяжелая работа легла на наши подростковые плечи. Зерно возили в телегах за 40 км на пристань, в Тетюши, с телег мешки по 70 кг выгружали на баржу. Ранним утром выходили обозы с зерном, а обратно возвращались ночью. А иногда на одного извозчика приходилось два обоза...»

«В начале марта 1943 года нас вызвали в районный военкомат на комиссию. Мы, 13 человек 1925 года рождения, ехали на двух санях... Прошли медкомиссию. Всем сказали ждать повестки на призыв к военной службе. И действительно, на третий день повестку получили трое: Скворцов Василий, Вишнев Егор и Шурбин Николай... А в середине марта пришла повестка на меня и еще на двоих: на Титова Николая Семеновича и Матросова Михаила Петровича... В Горьком нас отправили по разным направлениям. Я попал в Богородск Горьковской области...»

«Обстановка на фронте к тому времени была очень сложной. Наша армия отступает. Немцы подошли вплотную к Москве, Ленинград в блокаде, Украина вся находится в руках немцев. Враги плотно подошли к Сталинграду, к Волге, тяжелейшее положение у Красной армии...»

Кирилл Степанович Ленинград фронтында элемтәче була. Аннан аны 2нче Балтыйк буе фронтына — Латвия территориясеннән фашист илбасарларын юк итүгә күчерәләр. Кирилл Степановичның хәтерендә дулкынландыргыч эпизодлар да бар.

‒ Безнең разведчиклар 20гә якын немецны әсирлеккә алдылар. Аларның күзләрендә — хәзер аларны атарлар дип курку. Алар арасында мин бер малайны күрдем. Ул яралы, авыр сулый, канга баткан иде. Аны ике яктан ике әсир тотып тора. Ул минем дошманым булса да, бик күп кайгы-хәсрәт вә җимереклек китерсә дә, мин аны бик кызгандым. Менә бит әле миндә дошманны да кызгану хисе калган, гәрчә сугыш мине чыныктырган кебек тоелса да... — дип сөйли Кирилл Степанович дулкынланып.


Бүләкләр һәм казанышлар:

— 1944 елның 3 июненнән Ленинград фронтының 941 ОБС составында сугышларда һәм походларда катнашучы; 

— Германияне Җиңүдәге сугышчан казанышлары өчен медаль;

— «Совет армиясе һәм флотына 30 ел» медале;

— «Фронтовик 1941-1945» билгесе;

— 2000 елның 2 маендагы «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 55 ел» истәлекле билгесе;

— 1987 елдан хезмәт ветераны;

— 1974 елдан 1991 елга кадәр СССР коммунистик партиясе әгъзасы;

— 2010 елгы юбилей медале;

— 1996 елгы Жуков медале; 

— 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены.


Минем гаиләм

1950 елда Төньяк флоттан демобилизацияләнгәннән соң Кирилл Степанович туган ягына кайта. Ике айдан соң ул өйләнә. Аның сөйгәне — Тингәш авылында туган Софья Степановна.

Кирилл Степанович үзенең тормыш иптәше Софья Степановна белән 61 ел яшәгән. Нәселнең дәвамы лаеклы: бүгенге көндә өч бала, биш онык һәм сигез оныкчык.

‒ Әти бездә игелеклелектән тыш, намуслылык, дөньяга ачыклык тәрбияләде. Кешелеклелеге, хезмәт сөючәнлеге белән безгә һәрвакыт үрнәк ул. Әтинең шундый булуында безнең әнинең дә зур өлеше бар. Аның әтигә карата ихтирамлы мөнәсәбәте аркасында без һәрвакыт әтинең абруе барыннан да өстен икәнен белә идек. Безнең әти-әни соңгы мизгелгә кадәр бер-берсен хөрмәт итеп яшәделәр. Һәрнәрсәдә безгә, үз балаларына ярдәм иттеләр, — дип сөйли геройның кызы, Светлана Кирилловна.

Соңгы сүз

«Страницы моей памяти» дигән истәлекләр китабы «И я выжил, и живу. Мне сейчас 94 года. И буду еще жить!» дигән сүзләр белән тәмамлана. Бу кулъязма авторы тарафыннан биш ел элек язылган, ләкин безнең геройның тормыш принцибы бөтенләй үзгәрмәгән.

Озак яшәгез, мөхтәрәм ветеран! Рәхмәт Сезгә, кадерле Кирилл Степанович, Сезнең алда баш иябез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев