2 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Юраш укучысы Булат Хөсәенов “Укучыларның иҗади хезмәте” бәйгесендә җиңүче булды
27 октябрь көнне КФУның Алабуга филиалында "Укучыларның иҗади хезмәте" дигән IV региональ конкурс узды.
-
Алабуга районыннан Гөлфия Әхмәтова “Татарга тылмач кирәк” Республика олимпиадасында җиңү яулады
Быелның сентябрь-октябрь айларында практик тәрҗемә белән бәйле сорауларга мәктәп укучыларын җәлеп итү, сәләтле яшьләргә ярдәм күрсәтү уңаеннан татар теленнән урыс теленә һәм, киресенчә, урыс теленнән татар теленә тәрҗемә буенча "Татарларга тылмач кирәк" дигән Республика олимпиадасы оештырылды.
-
Бәйрәмдә исәп-касса үзәге эш тәртибе
ТКХ хисаплау бүлеге халыкны 6 ноябрьдә тәнәфессез иртәнге 8 сәгать 30 минуттан 12 сәгатькә кадәр кабул итәчәк.
-
Алабугада киләсе елның капиталь ремонт программасына 69 йорт кертелде
Моның өчен республика бюджетыннан 157 миллион сум таләп ителә.
-
Зоопаркта кемнәр яши?
Зоопаркка соңгы тапкыр җиде яшьләр чамасында барганмындыр, мөгаен. Анысын да тартып-сузып кына "зоопарк" дип атарга була, чөнки андагы хайваннардан мин төлке, куян һәм бүрене генә хәтерлим.