4 апрель 2012 яңалыклары
-
«Rockwool» - иң куәтле предприятие (фотолар)
Бу атнада "Алабуга" махсус икътисадый зонасында таш мамык җитештерә торган иң куәтле предприятиене ачу тантанасы булды. Анда Россия Федерациясенең икътисадый үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, Даниянең сәүдә һәм инвестицияләр министры Пиа Олсен Дюр, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
-
ТР мөселманнары Диния нәзарәте Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбын алыштырды
Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы булды. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең пропаганда һәм мәгълүмат бүлеге башлыгы Ришат Хәмидуллин хәбәр итте.
-
Чит ил паспортының бәясе үзгәрми
Соңгы айларда паспорт-виза хезмәтенең чит ил паспортын бирүче кабинетына килүчеләрнең артуы сизелә.
-
Без – 215 нче
Татарстан республикасының дүрт шәһәре (Әлмәт, Казан, Чаллы, Алабуга) Рәсәйнең 250 иң эре сәнәгый үзәкләре рейтингына эләкте.
-
Вожатыйлар һәрвакыт алда
КФУның Алабуга филиалы студентларына республика вожатыйлар мәктәбен тәмамлау турында сертификатлар тапшырдылар.
-
Чәчү эшләренә әзерлек
Быел чәчү эшләренә Алабуга районында 174 трактор, 6 чәчү комплексы һәм йөзгә якын чәчкеч җәлеп итү планлаштырыла.
-
Суүткәргечтә авария: көн артыннан көн...
Алабугалыларның яртысыннан артыграгы өч көн дәвамында сусыз утырды. Менделеев районы Турай суүткәргечендәге авария - моның төп сәбәбе булды.
-
“Гарант” – сыйфат гарантымы?
Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе җитәкчесе килешүләрне, газчылар кебек, халык белән турыдан-туры төзү мөмкинлеге турында белдерде. Ул вакытта идарәче компанияләр кирәк булырмы?
-
Белемле кеше югалмас
Узган атнада "АлАЗ" генераль директоры КНИТУ-КАИның Алабуга филиалы студентлары белән очрашты.
-
Уяу булыгыз!
Мошенниклар алдауның яңа сценарийларын уйлап чыгарып кына тора. Алабугада яшәүче урта яшьләрдәге ханым аздан гына шундый алдакчыларның корбаны булмый кала. Әлеге вакыйга турында безгә полиция инспекторы Любовь Бикмуллина сөйләде.
-
Күңелегез очып килсен безгә Хәтерләтеп сайрар кошларны
"Иллюзион" кинотеатрында күренекле татар шагыйре, милләтпәрвәр Фазыл Шәехнең 75 еллыгына багышланган искә алу кичәсендә күпсанлы алабугалылар белән бергә Казан кунаклары - язучы-тәнкыйтьче Фоат Галимуллин, шагыйрь, язучы Галимҗан Гыйльманов, Чаллы төбәге язучылар берлеге рәисе, язучы-прозаик, тарихчы, "Мәйдан" журналының баш мөхәррире Вахит Имамов, Татарстан Республикасының халык артисты Миңгол Галиев, шагыйрьнең каләмдәшләре, якын...