7 февраль 2012 яңалыклары
-
Билгеләнү
Руслан Нигъмәтуллин Алабуга районы башкарма комитеты башлыгының ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Моңа кадәр әлеге вазифаны Рим Заһидуллин башкарды.
-
Бүләкләү
Дүшәмбе көнне шәһәр-район хакимиятендә узган атналык киңәшмәдә "Алабуга Агропромдорстрой" генераль директоры Рәшит Хәбиров "Төзелеш өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен" ордены белән бүләкләнде.
-
Электрон балалар бакчасы
Алабуга муниципаль районында төрле категорияле 44 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли. Шуларның 26сы - шәһәрдә, 18е - авылда.
-
Ветераннар берләшә
Алабугада тагын бер ветераннар оешмасы барлыкка килде.
-
“Талант канатларында”
Удмуртиянең башкаласы Ижауда узган Халыкара балалар һәм яшүсмерләр фестиваль-конкурсы әнә шулай дип аталган иде. Анда Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы укытучылары һәм укучылар коллективы да катнашты.