7 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Гаилә бәйрәме
2 сентябрьдә "Алабуга" махсус икътисадый зонасында урнашкан ROCKWOОL заводында "Гаилә көне" узды.
-
Сентябрь аенда магнитлы көннәр
-
Яшәү минимумы артырмы?
Татарстан пенсионерларының яшәү минимумы күләме киләсе елга 4 мең 870 сумнан аз булмаска тиеш. Кичә Дәүләт Советының социаль сәясәт комитетында әнә шул хактагы закон проектын тикшерделәр.
-
Электрон ТКХ
Сезне кызыксындырган йорт буенча барлык исәпләүләр суммасын һәм үткәрелгән яки үткәрелә торган капиталь ремонт чыгымнарын хәзер www.tаttis.ru порталында күрергә була.
-
Алабуга капкачларына читләр хуҗа булмасын
Авыл халкы соңгы уңышны җыя, ә минем шикелле шәһәрдә яшәүчеләр көзге ярминкәне көтә. Анда барысы да арзанрак: яшелчә, җиләк-җимеш һ.б. Шуннан яшелчә алып, кышка салатның төрлесен, тозланган әйберләр ясарга исәп. Әлбәттә, иң мөһиме - кышка запас әзерләп кую, ә аннан да мөһимрәге - япкан банкаларның икенче көнне үк атып чыкмавы.
-
Соңга калмагыз!
16 сентябрьдә ТКХ чыгымнары өчен бирелә торган субсидияне алу өчен гаризаларны кабат теркәү башлана. Бүгенге көндә мондый төр субсидияне өч меңнән артык алабугалы ала.
-
Нәтиҗәләр билгеле
"Иң төзек территория" бәйгесе шәһәр һәм район территориясенең төзеклеген арттыру, уңайлы итү, шәһәрне яшелләндерү эшләренә халыкны җәлеп итү максатын күздә тотып игълан ителгән иде.
-
Алабуга сөйли
Хәзер "Алабуга УкупрПласт" предприятиесе хезмәткәрләре шәһәр һәм ил яңалыкларын, файдалы киңәшләрне, төрле романнардан өзекләрне урыс һәм татар телләрендә тыңлый алалар.
-
Бәхетләр түгәрәк булсын
Дамира ханым чыгышы белән Минзәлә районының Җәмәк авылыннан. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң өч чакрымдагы Кадрәк авылына йөреп янә алты ел белем эстәгән. Ул чагында бөтен илгә данлыклы "КамАЗ"ның шаулап-гөрләп торган чагы.
-
Озак яшәү сере
2 сентябрьдә Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасын башкаручы Константин Макаров Анна Яковлевна Паранинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
-
Ташкабак коймагы
Ташкабакны чистартабыз да эре угычта уабыз.