11 июль 2012 яңалыклары
-
Ярдәм итик!
Краснодар крае территориясендә зур фаҗига. Су басу нәтиҗәсендә йортлар һәм юллар җимерелде, кеше гомерләре өзелде. Соңгы мәгълүматлар буенча анда 162 кеше һәлак булган.
-
Гуманитар ярдәм
Кичә социаль яклау идарәсендә Крымск шәһәрендә су басудан зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыю башланды.
-
Рәхим итегез!
"ВДОХновение" автор җырларының ХII Фестивалендә катнашу өчен заявкалар җыю игълан ителде. Фестиваль 4 августта Шишкин буалары җирлегендә һәм Александр бакчасында узачак.
-
Чиста су булачак
Разведчиклар урамында суүткәргечкә реконструкция ясала.
-
Пермьдә Сабантуй
Район башлыгы Геннадий Емельянов Пермь өлкәсендәге Сабантуй бәйрәмендә катнашты.
-
Авыл уңганнары
"Яңа Юраш" агрофирмасында кышлык өчен сенаж һәм печән әзерләү хәстәренә керешкәннәренә инде 3 атнадан артык. Быелгы һава шартларының уңай килүе эшләрне кызу темпта алып барырга мөмкинлек бирә.
-
Бульдозер кабинасында 50 ел
Фаяз Вәлиевнең бульдозер кабинасына утырганына 12 июльдә нәкъ 50 ел була. 75 яшендә дә ул төзелештә алыштыргысыз булган машина белән егетләрчә идарә итә.
-
Илнең иң яхшы музее искиткеч тамаша әзерли
"Интермузей-2012" титулын яулаган Алабуга музей-ядкәрлеге генераль директоры Гөлзадә Руденко һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова Спас ярминкәсе турында сөйләде.
-
Үзем тапкан мал түгел...
Пролетар урамындагы 44 нче йортта яшәүчеләр өчен якшәмбе төне тыныч булмый: түбәдән капиталь ремонт өчен әзерләп куелган төзелеш материаллары коела.
-
Уңышны уттан саклыйк
Җәйге кызу көн... Инде уракка да ерак калмады. Хәзер хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү бара. Шунлыктан киләсе уңышны янгыннардан саклау зарурлыгы туды.
-
Агуга киртә куелды
Шәһәрдә "Мәк" оператив-профилактик операция барышында наркотик матдәләр саклауның ике факты ачыкланган.
-
Биш меңенче Ford
Ак фургонлы һәм дизель двигательле Ford Transit машинасы Алабугадагы завод конвейерыннан юбилейлы сан белән төште.
-
Инвалидлар өчен пенсия
Сорауларга РООИ "ЗАКАЛ" оешмасы юристы Марат Гыйззәтуллин җавап бирә. Әлеге оешмага Алабуга шәһәре, Төзүчеләр урамы, 27 нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә була. Абонент тартмасы 334, телефон: 3-34-70
-
Кузгалак салаты
100 г кузгалак, 40-50 г каймак, 1 йомырка, тоз, борыч, укроп. Яшь кузгалак яфракларын суда юып турарга, тирән эчле савытка салырга. Тоз, борыч, каймак өстәп, яхшылап болгатырга. Соңыннан салат савытына салып, кирәгенчә шикәр комы сибеп, өстен пешкән йомырка белән бизәргә, вак итеп туралган укроп сибәргә.
-
Фольгадагы скумбрия
Мин скумбрияне фольгага төреп пешерергә яратам. Башы, койрыгы киселмәгән балыкны яхшылап юарга, эчен алырга. Эчен-тышын тоз белән ышкырга. Борыч сибәргә. Фольгага куеп, ярты лимон согын сибәргә. Лимонны телемләп кисеп, балыкның өстенә, эченә дә куярга була. Укроп, петрушка сибеп, балыкны фольга белән яхшылап төрергә. 40 минут чамасы духовкада пешерергә.